Иҗат рухы урамнар бәйгесендә
Татар авылларының җырга-моңга, нәфис сүзгә осталыктагы урамнар бәйгесенең стартын кем башлап җибәргәндер, әйтүе кыен, тик Алабуга районындагы ошбу бик тә кирәкле гамәлне Иске Юраш авылында башлап җибәрделәр кебек.
Әлеге чараларның халык талантларын барлауда һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә алыштыргысыз ысул икәнен әлбәттә инде беренчеләрдән булып милли-мәдәни тормышның үзәгендә кайнаучы мәдәният хезмәткәрләре белеп-сизеп тора. Тәвәкәлләп башлау гына кирәк бит ул, аннары бер эзгә салып дәвам итү әлләни катлаулылык тудырмый. Моны яхшы аңлаган Илмәт мәдәният йорты директоры Назимә Әмирҗанова һәм сәнгать җитәкчесе Фәүзия Төхбәтуллина (Юрашлылардан күрептер инде) быелның 8 март бәйрәме көннәрендә урамнар бәйгесен Зиңгәр урамында яшәүчеләр (һәм анда кайчандыр яшәгән) оештырган концерт-кичә белән башлап җибәрделәр. Ул концерт-тамашада 5 яшьтән алып яше 70кә җиткән үзешчәннәр биеде дә, нәфис сүзгә хирыслыгын күрсәтте, җыру да сузды һәм скетч та уйнады. Яңалык булган хозур манзарага тамашачы зал тутырып җыелган иде. Шулай булмыйча да: тагын кайчан Илмәт тарихының аерылгысыз бер өлеше булган Зиңгәр урамы кешеләре турында тулы мәгълүматны ишетер идең дә, тагын кайчан кемнәрнеңдер башыннан кичкән истәлек-хатирәләре белән уртаклашуын тыңлар идең.
Зиңгәр урамында туып-үскәннәр арасыннан инженер-химик та, табиб һәм эшмәкәр, укытучы вә механизатор, савымчы һәм хәрби, тәртип сакчысы берлә колхоз рәисе, артист һәм тагын күп төрле профессия кешеләре чыкан икән бит. Аларның бәгъзеләре әле һаман үзләренә һәм җәмгыятькә файда китереп эшчәнлекләрен дәвам итә, беришләре лаеклы ялга чыккан, ә кайберәүләр фанилыктан мәңгелек бакый дөньяга күчкән.
Ул чактагы җанлы кичәнең сценариен Мәдәният йорты хезмәткәре Н. Әмирҗанова һәм Ф. Төхбәтуллина язган, аны исә кызыклы вә мавыктыргыч итеп сәхнәдән алып баручы, Алабуга шәһәр гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче (чыгышы белән шушы урамнан) Тәгъзимә Марданова булды. Әйтергә кирәк, концерт-кичәдән халык канәгать калып, үзенә рухи азык алып таралышты.
Инде менә 4 ноябрь кичендә күркәм традициягә әверелеп баручы "Урамнар бәйгесе"нең чираттагы чыгыш ясаучысы сыйфатында Мәдәният йорты сәхнәсендә Үзәк урам үзешчәннәрен күрәбез. Концерт-тамашаның сценариен бу юлы ошбу урам тузаныннан беренче адымнарын атлап киткән, хәзер Алабуга мәктәпләренең берсендә татар теле укытучы - Миләүшә Әхтәмҗанова язган.
- Туган авыл, туган нигез, авылым урамнары...,- дип башлый ул сүзен залдагы тамашачыларны сәламләгәннән соң. - Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә газиз һәм якын икәнен адәм баласы туган җиреннән аерылып, чит якларга киткәч кенә аңлый, диләр. Бу чыннан шулай. Кайда гына булмасын, инсани зат туган авылын, үзе туып-үскән урамнарын, йортын-җирен сагынып яши. Чөнки нәкъ менә шул урамнарда ул тәүге адымнарын атлаган, анда аның әти-әнисе, әби-бабалары яшәгән, авылы зиратында туганнарының, нәсел дәвамына башлангыч биргән газизләренең изге сөякләре мәңгелек сыену урыны тапкан...
Ошбу башламы белән яңалык та ачмый Миләүшә ханым, сүзләрендә югары пафос та юк кебек. Тик алар беркемне дә битараф калдырмый торгандыр, кеше теләсә-теләмәсә, үзенең туган урамын, балачагын, якыннарын, күрше-тирәсен хәтер иләге аша күзалдыннан үткәрә булыр.
Әнә ич гади авыл кешесе инде шигырьдәге лирик герой образында болай дип сөйли: - Төшләремә кереп йөдәттең дә,
Сагыну хисләремне тыялмый,
Очар кошлар төсле канатланып,
Сиңа кайттым, туган авылым...
Барлык авылдашлары, туганнары алдында баш игәннән соң ул, ностальгиягә бирелеп, туфрагында аунап үскән урамы буйлап үтәргә тәкъдим ясый:
- Урамымны искә алган саен
Яктыралар күңел көзләрем.
Йөрәгемдә мәңге иңеп калган
Шунда уйнап үскән эзләрем.
Узыйк әле, дуслар, шул эзләрдән
Искә алыйк әле үткәнне...
"Үзәк" урамының үткәненә күз салсаң (һичьюгы әлләни ерак булмаган 40-50 елына), анда яшәгән һәм әле дә гомер итүче кешеләрнең шактый өлешен мактаулы һөнәр ияләре - укытучылар тәшкил иткәнен күрәсең. Алар: Иске Юраш урта мәктәбендә узган гасырның 50-60 елларында ук мәгърифәт учакларын кабызган Әнисә апа (хәзер инде мәрхүмә) һәм Хәйдәр абый Галиуллинар, Рифкать абый (шулай ук вафат) белән Рәйсә апа Закировлар, Нәзирә апа Нуруллина, Зөлфия апа Хәбибуллина, Сәкинә апа Шакирова, Суфия апа Хөсәенова, Габделбәр Сафин (инде мәрхүм) кебек фидакарьләр. Ә шушы ук урамнан чыккан әллә ничә мөгаллим башка төбәкләрдә укыту-тәрбия эшләре алып барган һәм әле дә алып баруын дәвам итә.
Заманында зур күрсәткечләргә ирешкән күп санлы савымчыларны да биргән икән ич "Үзәк" урамы. Әле кояш көнчыгыш тарафтагы күк йөзен җәйге алсулыкка манып кына килгән бервакытта иртәнге тәмле йокысыннан бүленеп Рәмзия, Айсылу, Нәкыя, Гөлдар, Әминә, Сара, Фәхернур, Фаимә, Хәлимә, Диләрия, Суфия апаларның бер-бер артлы ихаталарыннан чыгып, фермадагы сөтлебикәләре янына ашыгуы күзаллана (бернинди концерт номерларсыз гына барган микәнни очрашу-кичә дип аптырый күрмәгез: 8-9 яшьлек малай һәм өч кызчыктан торган милли киемдәге бию төркеменнән башлап әле һаман Т-150 тракторында эшләүче 67 яшьлек җырчы Хәниф ага Хәбибуллин һ.б. лар һәр төр һөнәр ияләрен вә өлкәннәрне бию-шигырь-җыр-балалайкада уйнаулары белән хушландырдылар). Заманында тир түгеп иген иккән, терлекчелектә мул итеп сөтен һәм итен җитештергән кешеләр дә яши бу урамда. Шундыйлардан: Зиннур, Вәкил, Рәшит, Назир, Фәрит, Хәниф, Эдуард абыйларны (Эдуард абый менә берничә ел үзенең КФХсын оештырып җибәрде һәм дистәләп кешене эш белән тәэмин итте) санап китәргә кирәк. Ә ничек ике күрше Хуҗа абый (берсе - тимерче, икенчесе - алдынгы механизатор), Вагиз, Илгиз, Габдерәшит, Рамил, Рафаил, Рәвил абыйларны инде вафат дип кенә онытырга кирәк ди. Аларның лаеклы дәвамчылары булып балалары, оныклары кала ич һәм, күпчелеге читтә булсалар да, илгә-көнгә файда китерүләрен дәвам итәләр.
"Үзәк" урамының күркен арттырып һәм аны ямьләндереп, урам чатында әллә каян балкып торучы ике катлы йорт хуҗасы Илдус Вәлиев (соңгы 20-25 елда вафат булган авылдашларны гүргә иңдерү аның катнашыннан башка үтми диярлек), аннан чак кына түбәндәрәк һәм каршы якта шулай ук гүрнәчәдәй иркен йорт өлгертеп кергән Вагиз Хәбибуллин (ошбу зат шәхси кибетеннән ризык һәм тәм-том сатып авылдашларын кинәндерә), урамның аскы өлешендә җыйнак һәм матур өен калкыткан Фәнгас Әминов һәркайсы урта яшьләрдәге ир затлары һәм, урта урамлыларның гына түгел, ә бөтен авылның да горурлыгы.
Озак еллар авыл советында сәркатип вазифасын башкарган Әминә апа Әхмәтҗанова, авыл китапханәсенең 40 елга якын алыштыргысыз мөдире булган Мәдинә апа Хәйруллиналар белән шулай ук горурланмыйча мөмкин түгел. Хәзерге вакытта китапханәне һәм "Татар авылы" музеен тәртиптә тотучы Миңсылу Җамалетдиновага да рәхмәт сүзләре ирештерү тиеш. Урамның иң өлкән кешеләре: 91 яшен тутырып килүче Мөнирә апа, 85 яшен күптән түгел билгеләп үткән Тәкъмилә апа, тигез тормышта бәхетле олыгайган 85 яшьлек Рәшидә апа һәм Багданур абыйлар да ихтирамга лаек...
Кайчандыр шаулап-гөрләп торган выл урамнары бүген тын калган, "Үзәк" урамында да шундый ук хәл. Аның яшел чирәмендә аунап үскән балалар инде күптән буй җиткереп, үзләре әти-әни, ә кайберләре әби-бабай булганнар. Күпләре якындагы һәм ерактагы кала вә салаларга барып урнашып, шунда тамыр җәйгәннәр. Тик шулай да туган туфрак, туган нигез тарта бит ул.
Бу уңайдан тормышка чыкканчы ошбу урамда гомер кичергән Суфия апа Дәүләтшинаның (хәзер инде мәрхүмә) шигъри юлларын гыйбрәт итеп китерәсе килә:
- Йөрмәгез читтә каңгырышып,
Кайтыгызчы, киткән балалар.
Кочак җәеп сезне каршы алыр
Йортта калган ялгыз аналар...
Әйе, авыл инде (гомумән авыллар) картаеп бара, моннан 20-30-40 еллар электәге кебек җәйләрен су буйларын чыр-чу белән тутырган су коенучы, кышларын боз өсләрендә талдан ясалган хоккей таягы белән шәрәкә куучы һәм таудан чаңгы вә чанада шуучы балалар да юк (булганнары кампитрга "багынган"). 2011 уку елында оптимальләштерү сылтавы белән башлангыч мәктәпне дә ябып куйганнар. 2007 елның җәй уртасында, эреләндерү сылтавы белән, авыл хуҗалыгы ширкатенең дә кинәт кенә эшчәнлеген туктатканнар һәм күрше хуҗалыкка кушып куйганнар (шуннан бирле Мәдәният йорты каршындагы менә дигән ике катлы кирпечтән төзелгән идарә бинасы ишексез-тәрәзәсез калып, шыксыз сураеп утыра). Инде килеп якын айларда авыл җирле үзидарәсенең бина ишегенә дә йозак салмакчылар ди (булганны бетерүе ансат бит ул, аны кабат ипкә китерүе генә катлаулы).
Дөньяда һәм илдә барган глобаль үзгәрешләр фонында регресска дучар ителгән авылны (авылларны) бөтенләй юкка чыгудан саклап калу өчен, мәдәният хезмәткәрләре инициативасы һәм авылдашлар тырышлыгы белән оештырылган "Урамнар бәйгесе" конкурсын, миңа калса, һәр җирдә гамәлгә кертергә кирәк. Чөнки бу татар авылларының милли-мәдәни үзенчәлеген, күп гасырлардан килгән горе-гадәтләрен саклау, буыннар чылбырын өзмичә, аны киләчәккә таныту өчен дә кирәк.
Ә инде шыгрым тулы зал җыйган (тамашачылар күрше Морт, Юраш, Ядегәр авылларыннан да килгән иде) "Урамнар бәйгесе"ндәге "Үзәк" урамы чыгышына килсәк, ул эстафетаны "Тау башы" урамы һәвәскәрләренә тапшырды. Алардан соң нәүбәт халык телендә "Ындыр арты" һәм "Кавказ" дип аталучы урамнарга җитәчәк. Алары ни белән сөендерер икән?
Фирдәвес ХУҖИН
Алабуга районы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев