Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ике атнага иртәрәк

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган җомгада районның "Стахеев" һәм "Башак" хуҗалыкларында арыш урагына чыктылар.

16 июльдә исә "Нократ таңнары", "Якты үзән", "Яшь көч" агрофирмалары игенчеләре көзге бодайны теземнәргә салырга кереште. "Нократ таңнары" һәм "Якты үзән"дә борчакны турыдан-туры урып-суктыра башлаганнар. Борчак кыйммәтле культуралардан санала һәм аңа һәрвакытта ихтыяҗ зур. Район буенча иң күп мәйданда борчак игүче хуҗалык - "Нократ таңнары" (ул 600 гектар тәшкил итә). Ошбу хуҗалык башкалардан аермалы буларак, арышны да күп - 2 мең гектарда чәчкән. "Стахеев" агрофирмасы 905 гектар көзге бодай һәм 915 гектар арыш чәчеп, шулай ук аптырашта калмас, дип уйларга нигез бар (әйтүләренә караганда, быел арышка бәя югары булырга тиеш).

Район буенча барлыгы 6274 гектар мәйданда арыш, 2954 гектарда көзге бодай һәм 830 гектарда борчак җыеп суктырасы бар. Боларга өстәп, югарыда саналганнардан да күбрәк мәйданда үстерелгән арпа, бодай, солы, һәм башка культураларны да вакытында урып-җыю мәшәкате инде борын төбендә. Игенче өчен иң мәшәкатьле чор килеп җитте. Кем әйтмешли, аның борылып карарга да вакыты юк. Аллаһ сабырлык вә түземлектән, барлык башлангычларда уңышлардан аермасын берүк.

Фирдәвес Гыйльметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев