Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Илдар Гаделшин: “Әгәр тели икән, кеше эшләячәк”

Мурзиха авыл җирлегенә: Яңа Мурзиха, Иске Мурзиха һәм Токмашка авыллары керә. Җирлектә барлыгы 455 кеше яши, шуларның 214е - Яңа Мурзихада, 201е - Иске Мурзихада, калган 40ы - Токмашка авылында. Жирлек кешеләрен ни борчый?

- Ирем җәй көне чәчү эшләрендә эшләде, ә эшләгәне өчен хезмәт хакы түләмәделәр. Фәрит Әсхәт улы түләргә җыенмый да, - дип зарланды Ольга Сәхапова.

Эш белән тәэмин итүче аның фикере белән килешми:

- Эшләгәненә ашлык алды, алдан сөйләшкәнчә түләдем, - ди.

Район башлыгы Геннадий Емельянов:

- Кулыгызда килешү юк, коры сүз белән генә берни хәл итеп булмый, кайсыгызга ышанырга? Иптәшегез үзе килсен, ул бит эшләгән, сезнең аркылы гына булмый, сөйләшербез.

Ольга Дамир кызы китәргә ашыкмады, тагын бер соравы бар икән.

- Балалар бакчасының уен мәйданчыгында урнашкан атынчыкларның терәткечләре юк, 1 яшьтән 4 яшькә кадәрге балалар өчен махсус атынчыклар кирәк, - ди ул.

Геннадий Емельянов мәсьәләне хәл итүне райбашкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Шәфкать Саффаровка һәм мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зариповка тапшырды.

- Балалар бакчасы өчен зур рәхмәтемне белдерәм, - дип башлады сүзен Александр Лемасов. - Спорт залына спорт инвентарьләре, туплар, теннис өстәле, ракеткалар, тренажерлар булса яхшы булыр иде. Шөгыльләнергә теләүчеләр бар.

- Тренажерлар кыйммәт тора. Яңаны куярбыз, ә кеше йөрмәсә? Ул ягы да бар бит әле. Шәһәрнекеләр исәптән төшерелгәч, сезгә яхшы тренажер алып кайтып куярбыз, - диде Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Александр Крылов.

Спорт залына тренажер кирәк булса, концерт куючылар костюм сорый.

- Үзем дә, кызым да төрле концертларда катнашабыз. Чыгыш ясый торган костюмнарыбыз бик иске, яңалары кирәк, - дип үтенде Светлана Веселкова.

Анысы мәдәният идарәсе башлыгы Андрей Ивановка йөкләнде.

- Клуб төзедек тә - бетте, түгел, мәдәният йорты суларга, яшәргә тиеш. Булыр костюмнарыгыз, - диде район башлыгы.

Авыл сулышы

Авыл җирлеге территориясендә мөгезле эре терлек, кәҗә һәм сарык саны арткан. Нигездә җирлек яшелчә үстерү белән шөгыльләнә, ә язын кош-корт алалар. Терлек продукциясе үзләре өчен җитештерелә.

Узган ел эчендә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан 144 чара уздырылган.

- 2016 елда безнең өчен куаныч булып, төзекләндерелгәннән соң, балалар бакчасы яңадан эшли башлады. Моның өчен район башлыгы Геннадий Емельяновка рәхмәт белдерәсем килә. Бакчабыз заманча техника, кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, уен һәм йокы бүлмәсендә, бәдрәфтә җылы идәннәр, уен мәйданчыгыбыз да бар, - ди авыл җирлеге башлыгы Илдар Гаделшин. - Бүген бирегә 7 бала йөри.

Күпфункцияле үзәк территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс урнаштырылган.

- Патриотик тәрбия үзеннән-үзе барлыкка килми. Бу кече яшьтән алып тәрбия нәтиҗәсе. Безнең балалар, оныклар, оныкчыклар "Ватан", "патриотлык" сүзен онытмасын иде, - ди Илдар Гаделшин.

Узган ел җирлектә тагын бер зур эш башкарылган - Иске Мурзиха авылында җимерек хәлдәге күперне капиталь төзекләндергәннәр. Ә Яңа Мурзиха авылында зиратның агач киртәләре сеткага алыштырылган.

Халыктан җыелган салым акчасы 48 мең 400 сум тәшкил иткән, республика бюджетыннан 193 мең 600 сум өстәлеп, 242 мең сум җыелган. Бу акчага урам яктырткычлары куелган һәм тукталыш тирәсе яктыртылган; Токмашка авылында суүткәрү манарасы киртәләнгән һәм суүткәрү торбасы җылытылган.

- Әгәр кеше тели икән, ул эшләячәк. Безнең җирлектә моның өчен мөмкинлекләр бик зур! Бу "Р. Г. Гарифуллин" КФХ мисалында исбатланган, - ди җирлек башлыгы.

КФХның төп юнәлеше - үсемлекчелек, ул 1165 гектар җирдә тормышка ашырыла. Хуҗалыкта 2700 тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш гектарыннан 20 центнер тәшкил иткән. Барлык пайчылар икешәр центнер ашлык алган.

2016 елда тагын су белән тәэмин итү объектлары төзекләндерелгән, су сыемының санитар саклау урыны проектын, су белән тәэмин итү схемасын эшләгәнннәр, күмү урыннары булдырылган һәм аларны карап тору оештырылган.

"Интернеттан башка булмый"...

71 яшьлек Валентина Федорова бик позитив кеше, аңа үз яшен биреп тә булмый. Яшен сорагач, үзе дә:

- Миңа 17, кирегә әйләндерсәгез, аңларсыз, - ди.

Тик утырып, вакытын сарыф итә торган кеше түгел ул.

- Кечкенә чактан ук бәйли, чигә башладым, аннары уку, гаилә, балалар белән бераз онытылып торылды. Пенсиягә чыккач, тагын тотындым. Хәзер плед та бәйлим, берсе өчен, көне буе бәйләгән очракта, бер ай вакыт китә. Чигү үрнәкләрен әзерне, җеплене, тукымалыны алам, рәсеме дә төшерелгән, күңел биреп чигәсе генә кала, - дип сөйли ул.

Өендә нинди генә картина юк, зур пледлары да өчәү, тагын берне башлаган. Бүләк тә итә икән.

- Бу көннәрдә интернетта утыра алмыйм әле, Wi-Fi югалды, - дип дәвам итте ул сүзен. - Интернет челтәре аша танышларымны, бергә эшләгән иптәшләремне, дус кызларымны таптым. Кичләрем шулар белән аралашып үтә. Интернеттан башка булмый.

Ул тумышы белән Башкортстаннан, бу авылга килен булып төшкән, бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган, белгечлеге буенча дефектолог икән. Биш бала әнисе -ике улы, өч кызы бар. Кызларына да әниләренең таланты күчкән булса кирәк, алар барысы да бәйли.

Агымдагы елда

Быел Совет һәм Ленин урамнарында юл төзекләндереләчәк; авылда күмү урыннары җайга салыначак; балалар мәйданчыгы урнаштырылачак; Яңа Мурзиха авылында суүткәрү манарасы капиталь төзекләндереләчәк; Иске Мурзиха яктыртылачак; Токмашка авылында тукталыш павильоны куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев