Илмәт авылында әдәби очрашу
22 февральдә Илмәт авылы китапханәсендә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фирдәвес Хуҗинның соңгы бер-ике елда вакытлы матбугат чараларында дөнья күргән очерк-мәкаләләренең геройлары белән очрашу булды. Бу чара китапханә мөдире Минсылу Җамалетдинова һәм җирле үзидарә тарафыннан Ватанны саклаучылар көне уңаена туры китереп тә оештырылган иде.
"Алабуга нуры" һәм "Мәдәни җомга" газеталарында "Гасыр яшьтәше" исеме белән басылып чыккан очерк герое 95 яшьлек Минемулла Нәҗипов мәҗлеснең төп күрке булырга тиеш дип планлаштырылса да, ул, кайбер сәбәпләр аркасында, очрашуга килә алмады. Шулай булса да, кичәгә килүчеләр якташларын зурлап һәм хөрмәт белән телгә алып үттеләр, очрашуда дулкынланып чыгыш ясаучы Мәскүрә апа Сәлимова, Салих ага Хөсәенов (алар икесе дә Иске Юраш авылыннан), Мәсхүдә апа Гатауллина, Нургаян абый Нуруллиннарның (болары - илмәтлеләр) кимлек-җитмәүчелектә үткән балалык елларын, авыр үсмер чакларын һәм аннан соңгы тормыш юлларын күңелләре нечкәреп тыңладылар.
Аерым алганда Мәсхүдә апа: "Кеше, кагыйдә буларак, балачагын сагына. Ә мин, хәтта мөмкинлек туса да, балачагыма әйләнеп кайтмас идем", - дип сөйләде керфекләре яшькә чыланып.
Ирле-хатынлы Әнвәр һәм Розалия Мөхәммәтҗановлар яшьлек елларын сагынып искә алды. Аларның беренчесе, ул хезмәт иткән узган гасырның 60 нчы еллар уртасында Армиядә "бабайлык" күренешләре күзәтелмичә, идеаль тәртип булуын һәм хәзер дә егетләрнең Ватанны сакларга барырга бурычлы икәнлеген, тик моның өчен тәртип кертергә кирәклеген ассызыкласа, икенчесе - ничек итеп яшьләрнең колхоз болынына печән чабарга теләп баруларын матур итеп тасвирлады.
Өлкәннәр, тормыш рәхәтлеге ягыннан, үткән белән бүгенге көн арасында аерманың җир белән күк арасы икәнлеген әйтсәләр дә, җәмгыяви тормышта әдәп-әхлак, гореф-гадәт һәм милли традицияләрнең нык какшавын; авылда яшәргә нигездә карт-карчыклар гына калып, аның киләчәге бик томанлы икәнлегенә тирән борчылу белдерделәр. Дәүләтнең авылга йөз белән борылуына өметләрен өзмәүләрен әйттеләр.
Илмәт авыл җирле үзидарәсе рәисе Илфат Шакировның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кичәгә җыелучыларны котлавы, авылның ветераннар советы рәисе Сәкинә Шакированың ветераннарга һәм кунакларга теләгән изге теләкләре һәм язучы Фирдәвес Хуҗинның очрашуга кагылышлы аңлатмалы чыгышыннан соң башланып киткән язма геройлары белән тел-лөгать алмашу күркәм чәй өстәле артында шактый озак дәвам итте.
Үзем күп еллар Иске Юраш авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгәнлектән, бераз күңелгә тигән кимчелек турында да әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Китапханә мөдире Минсылу Җамалетдинова әйтүенчә, ул, "Сталинград сугышына 70 ел", "Гасыр яшьтәше" дип исемләнгән очрашуга балаларны да җибәрүне сорап, мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән булган. Тегеләре: "ярар", дисәләр дә, кызганычка, бер укучы да очрашуга килмәгән иде. Бу бик сәер, әлбәттә. Урта һәм өлкән буын үрнәгендә үсеп килүче буынны тәрбияләүнең менә дигән мөмкинлекләреннән берсе ич инде бу чара! Шуны аңласак иде.
Сәкинә Шакирова,
ветеран укытучы,
Илмәт авылы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе артаХәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.6800
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!51600
-
25 февраль 2021 - 17:07Диңгез суы ябыктыра Су — яшәү чыганагы, кеше организмы өчен бик тә кирәк.10200
-
25 февраль 2021 - 09:56Татарстанда буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.9800
-
25 февраль 2021 - 08:13Алабугада фатирда чыккан янгында бала зыян күрде Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала агуланган.9500
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкланды Янгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.9100
-
25 февраль 2021 - 12:00Алабуга юниорлары тхэквондо буенча беренчелектә җиңү яулады Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.8700
-
25 февраль 2021 - 07:35Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.8600
-
25 февраль 2021 - 11:00Алабуга районы авыл хуҗалыклары оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып ала «Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.8300
-
25 февраль 2021 - 14:00Алабуга боксчылары ТР Беренчелегендә җиңү яулады Ярышлар Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында үтте.8200
-
25 февраль 2021 - 16:00Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрәчәк Рейд 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.8200
-
26 февраль 2021 - 18:38Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 26 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 331 кешегә җиткән.7900
-
25 февраль 2021 - 12:58Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.7600
-
25 февраль 2021 - 15:00Алабугада яңа шахмат зонасы ачылды Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде.7500
-
25 февраль 2021 - 16:45Алабугада кокэси япон курчаклары күргәзмәсе ачыла Күргәзмәдә агачтан ясалган 74 курчак тәкъдим ителәчәк.7400
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.6800
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.6700
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.6500
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.6400
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.6000
-
25 февраль 2021 - 19:49Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 25 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 328 кешегә җиткән.5900
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.5800
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.5700
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.5600
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.4900
-
27 февраль 2021 - 09:00Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.4600
-
27 февраль 2021 - 18:00Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.4500
-
27 февраль 2021 - 09:42Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.4300
-
27 февраль 2021 - 16:27Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 333га җиткән.4200
-
27 февраль 2021 - 14:00Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе 19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.3000
-
27 февраль 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика