Алабуга нуры

Илмәт фермеры сынатмый

2000 елда "Илмәт" күмәк хуҗалыгының кояшы баюга барганда, Мисхәт Шакирҗанов үз эшен башлап җибәрергә дигән карарга килә. Моның өчен гариза язып рәсми рәвештә колхоздан чыга.

Удмуртия якларыннан иске генә "КамАЗ" машинасы сатып алып, аны яхшылап ремонтлый һәм төрле җирдән эш белешеп, җәйге-көзге сезонда заказлар буенча рейсларга йөри. Тырышлыгының нәтиҗәсе финанс якларын ныгытырга булышса да, кышкы айларда клиентлар табылмау типсә тимер өзәрдәй утыз биш яшьлек ир затын фикерен үзгәртергә мәҗбүр итә: ул әнисенә һәм хатыны Раушания белән үзенә хөкүмәт тарафыннан инде 1995 елда ук тәгаенләнгән сигезәр гектар җир кишәрлекләрен бүлеп бирүне сорап колхоз идарәсенә мөрәҗәгать юллый. Идарә исә үз чиратында мәсьәләне хәл итүне колхозчыларның еллык хисап җыелышына куя. Бу якларда моңа кадәр күрелмәгән гайре табигый хәл (ил, республика буенча да фермерлык хәрәкәтенең әле яралып кына килгән чагы) һәм шуңа да җыелышта тавышы күп була аның. Кемдер: "Бирсәк тә әнә ерак Үтәгәндәге "вышкалы" басудан бирергә кирәк",- дип чәчрәп чыга; кайсыларыдыр "уртача ераклыкта булсын",- ди, ә кемнәрдер бөтенләй бирмәү ягында була. Бәхеткә, акыллы һәм төпле фикер йөртүчеләр дә табыла, урта звено җитәкчеләрдән берсе: "Җәмәгать, безгә уптым илаһи гына фикер йөртергә һәм колхозлар оешканчы бабаларыбыз үз имана җирләрендә маңгай тирен түккән ысул белән эшләп карарга ниятләгән авылдашыбызга арт белән борылырга ярамый, аңа хәерхаһлы булыйк һәм авылдан 2-3 чакрымдагы "ар басуы"ннан тиешле мәйданны бүлеп бирик".- дип кыска нотык тота. Шуннан соң шау-шу басыла төшә, Мисхәт әфәнденең гаризасын чыгыш ясаучы тәкъдим иткәнчә тавышка куялар. Һәм ул күпчелекнең яклавы белән уңай хәл ителә.

Мисхәт Мөхәммәтхан улы 2001 елда үзләренә бүлеп бирелгән 25 гектар мәйданның яртысына бодай, ә калган яртысына берьеллык үлән чәчә. Иген уңышы уртача чыга, ә менә викалы солы котырып уңа. Чәчү һәм урып-җыю эшләрен фермер колхоз техникасы ярдәмендә, элек күмәк хуҗалыктан аласы калган акчалар исәбенә башкара. Берьеллык үләнне дә пресслап бирәләр хәтта. Гомумән, өр-яңа башлангычны күрергә һәм анда ни дә булса эшләп-ярдәм итеп карарга теләүчеләр күп табыла. Ашлык, рулонлы печән сатудан гаилә кассасына шактый акча керә. Раушания белән Мисхәт Шакирҗановларның күңеле күтәрелә. Әнә ич беренче елны ук ярдәмгә шәхси "МТЗ-50" тракторы белән Рамил Мирхәйдәров та килгән, үзләренең чылбырлы "ДТ-75" тракторы бар. Уңышлы башлангычка ничек сөенмисең, ди. Рамил шул килүдән китми дә. Мисхәт абыйсы аңа әлбәттә инде хезмәте өчен ашлыгын, печәнен, саламын һәм беркадәр акчасын да бирә.

Фермер хуҗалыгын оештырып җибәргән беренче елларны җиңел булмый әле (хәер, җирдә эшләү беркайчан җиңел түгел). Туфракны эшкәртү һәм җир куенына орлык салу ул әле эшнең башы гына, аннары аны чүп үләннәрдән арындырмый (моның өчен агроном белеме һәм гербицидлар белән эшләү сорала), вакыты җиткәч урып-сугып һәм амбарга ташып, иген уңышын классларга аермый да булмый. Алары инде соңрак, бәрәңге бакчасының аргы башындагы инеш буена ике амбар-склад төзеп куйгач әтрафлырак итеп башкарыла. Складлар төзү һәм аларга сортировка машинасы вә ак он тегермәне урнаштыру катлаулыкларын Мисхәт Шакирҗанов үзе генә белә. Хәер, алай дип әйтү гел үк төгәл булмас, янә бер кеше - аның җизнәсе Фәрит Мәхмүтов та белә бу турыда. Фәрит әфәнде кайнишенә беренче көннәрдән булыша. "Ярый әле җизни бар, ул минем уң кулым",- ди Мисхәт Вафирә апасының ире турында горурланып.

Балалар да үсеп кул арасына керә башлый: уллары Рөстәм һәм кызлары Чәчкә белән Илүзәнең ярдәме күп тия (бик кызганыч, Чәчкә чәчәк булып атып килгәндә генә фаҗигале рәвештә арабыздан китеп барды, авыр туфрагы җиңел булсын), әтиләре аларга да бик рәхмәтле.

Берничә еллар элек өлкән яшьтәге күрше-тирә һәм кайбер авылдашлар шәхси пайларын Мисхәттән үз файдалануына алуын үтенә. Тырыш ир каршы килми, компаньоны һәм ярдәмчесе Рамил Мирхәйдәровның да кишәрлеген биләмәләренә куша. Шулай итеп аның җир мәйданы 150 гектардан артып китә. Фермер арендалаган мәйданнар өчен авылдашларына бөртекләтә түли, яз һәм көз айларында бәрәңге бакчаларын сукаларга булыша.

Хакимияттәгеләр аның тырышлыгын күреп, хөкүмәтнең кече эшмәкәрлек һәм фермер хуҗалыкларына ярдәм итү программасы нигезендә 50гә 50 нисбәтендә түләү шарты белән 2008 елда лизингка "Нива" комбайны сатып алу мөмкинлеге тудыра. 2009 елда шундый ук юл белән прессподборщик, 2010 елда "МТЗ-82" тракторы алына. Моның өчен Мисхәт Шакирҗанов район башлыкларына һәм республика җитәкчелегенә рәхмәттән башка сүз юк, ди. Чәчү һәм урып-җыю вакытларында ташламалы бәяләрдән бирелгән ягулык-майлау материаллары да хәлне беркадәр җиңеләйтә, ди ул. Бюджет хисабыннан кайтарылган минераль ашлама да иш янына куш булып тора, күләме артыграк булса, тагы да яхшырак булыр иде анысы. Хәер, биргәненә шөкер итә белә Илмәт фермеры.

Кайтартылган техника өчен түләү яртылаш кына булса да, бурычлар миллион сумнар белән җыела һәм бу очракта банктан кредит алмыйча берничек мөмкин түгел. Ә кредитны процентлар белән түләргә кирәк. Ай саен, еллар буе. Ул кадәр акчаны һәрдаим табып бетереп тә булмый. Шуңа күрә ирле-хатынлы Шакирҗановларга ел әйләнә ким дигәндә 15-20 баш мөгезле эре терлек асрарга туры килә, савым сыерлары 3-4 баштан кимеми. Һәр айда диярлек үгез суеп итен сату һәм акчаны банкка илтү, килешәсездер, җиңел шөгыль түгел. Бусы бөтен гаилә тырышлыгы нәтиҗәсе. Һәм нәтиҗә бик күркәм: Шакирҗановлар кредит бурычларын инде каплап бетерә язган.

2011 елдан аермалы буларак, быел иген-таруга бәяләр чагыштырмача югары булды. Мисхәт әфәнде әйтүенчә, алар гектарыннан уртача 20 центнерга якын бөртек җыеп алганнар һәм бүген дә әле аерым кешеләргә арпасын, бодаен сатып яткан көннәре. Илмәтнең үзеннән һәм күрше-тирә авыллардан гына түгел, башка районнардан һәм хәтта Удмуртиядән дә киләләр икән сатып алучылар. Бөртектән тыш беренче һәм икенче сортлы онга да ихтыяҗ зур. Тегермән үзендә бит: көне-сәгатендә тарта да бирә Мисхәт сораган кешегә. Сүз уңаеннан әйткәндә, узган ел карабодай чәчеп уңган Мисхәт һәм аның командасы. 25 килолы капчыкларга тутырылган ярманы сыпырып алып бетергәннәр. Ошбу культура шулай ук ярыйсы табыш китергән.

Быелгы урып-җыю сезонын иртә төгәлләде Илмәт фермеры, август уртасына басулары бушап калган, ай ахырына туңга сөрү эшләре төгәлләнгән иде инде.

"Не хлебом единым сыт человек" ди урыс халык мәкале. Бу сүзләрдә билгеле бер дәрәҗәдә хаклык бар. Мисхәт баштанаяк эшкә чумган булса да, җәмәгать көче белән башкарыла торган өмәләрдә һәм төрле спорт чараларында катнашырга да вакыт таба. Авыл халкы бердәм рәвештә зиратны чистартырга җыелганда ул беренчеләрдән булып арба таккан тракторы белән килеп җитә (зират буена агач утырту, аларга су сибү дә аның катнашыннан башка узмый). Авылларның хоккей командалары кышкы сезонда иптәшләрчә очрашу уздырганда да Мисхәт шулар арасында. Ә менә спорт командалары арасында район күләмендә уздырылган аркан тартышу бәйгесендә илмәтлеләрнең көчлеләрдән саналган район үзәк хастаханәсе, полиция бүлеге хезмәткәрләрен дә артта калдырып, 2010 елда беренче урынны яулауларын аерым әйтеп китәргә кирәктер, мөгаен. Әлбәттә инде, илмәтлеләр арасында Мисхәт Шакирҗанов та бар иде.

Сүземне түгәрәкләп, Мисхәт әфәндегә һәм аның гаиләсенә, барлык булышчы-ярдәмчеләренә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калыйк.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: