Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Илмәткә белгечләр килде

4 октябрьдә Алабуга районының Илмәт авылы мәдәният йортында "Бердәм кабул итү" көне үтте. Теләге булган авыл кешесе төрле юнәлештәге белгечләргә үзенең сорауларын бирә алды. Очрашуда пенсия фонды, социаль яклау идәрәсе, район кулланучылар җәмгыяте, шәһәр поликлиникасы, теркәү һәм җир-милек палаталары, федераль дәүләт теркәве хезмәте, эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашты.

Шунысын да әйтергә кирәк, "Бердәм кабул итү" көне 2011 елдан Алабуга муниңипаль район башлыгы, Алабуга шәһәре мэры Геннадий Емельянов боерыгы белән үткәрелә башлаган иде.

"Узган елда без Алабуга районының барлык авылларын йөреп чыктык, бу очрашулар быел да дәвам итәчәк. Халык җирле хакимият органнары аша аның кайчан үтәчәген белеп тора. Шулай ук торак пунктларның үзәк урамнарында, кибет янында белдерү кәгазе эләбез", - дип сөйләде район башкарма комитетының баш белгече Ирина Штычкова. Быел 13 сентябрьдә беренче очрашу Бехтерево авылында булган. Ә 27 декабрьдә белгечләр соңгы торак пунктка - Яковлевога барачак. Очрашулар катгый график буенча үтә.

Көн яңгырлы булуга карамастан, Илмәт авылы мәдәният йортына 20ләп кеше килде. Сорауларның күпчелеге социаль яклау, пенсия фонды, теркәү һәм җир-милек палаталары адресына булды.

Халыкны социаль яклау идарәсе белгеченә балаларга бирелә торган субсидия һәм фатир түләүләренә нинди льготалар бирелүе хакында сорау юлланды. "Ни сәбәпле шәһәрдә субсидия күләме, авылныкы белән чагыштырганда күбрәк?" - дигән сорау белән ике кеше мөрәҗәгать итте. Социаль яклау идарәсе белгече әйтүе буенча, шәһәрдә фатирга күбрәк түләргә кирәк, чөнки монда комуналь уңайлыклар күп, ә авыл халкы ут һәм газга гына түли, шуңа күрә субсидияләр дә кимрәк. Субсидия күләме коммуналь уңайлыкларга гына түгел, ә фатирда теркәлгән кеше санына, региональ торак мәйдан нормативына, гаиләнең тулай кеременә бәйле. Бу билгеләр региональ стандарт белән исәпләнә. Региональ стандарт Татарстан Республикасы Карары белән кабул ителә.

Илмәтләрне пенсияне рәсмиләштерү юллары, нинди документлар кирәклеге кызыксындырды. Бүген пенсия алучылар аның аз булуыннан зарланды.

Сорауларның күпчелеге теркәү һәм җир-милек палаталарына булды. Күпләрне җирне милек итеп рәсмиләштерү мәсьәләсе борчый иде.

Илмәт халкы газ счетчиклары турында да сораштырды. Өлкән кешеләргә аларны алмаштырыр өчен, Яр Чаллыга ук барырга кирәк. Анда бара алмый торганнары да бар. Бу мөрәҗәгатьне "Бердәм кабул итү" көнен оештыручылар "Алабугагаз" идарәсенә юлларга.

Шул уңайдан "Алабуга нуры" газетасы хәбәрчесе горгазның авыл җирлегенә хезмәт күрсәтү бүлегенә шалтыратты. "Газ счетчиклары өч төрле була - 10 ел, 8 ел һәм 1 ел хезмәт итә торган. Норматив буенча хезмәт итү срогы беткәч, аларны алмаштырырга яисә дәүләт тикшерүенә (государственная поверка) илтеп тапшырырга кирәк. Без бер айдан ук алдан кешеләргә шул хәл турында кисәтү җибәрәбез." - диде безгә баш мастер Таһир Шәяпов - "Газ счетчиклары һәммә җирдә сатыла. Ә аларны дәүләт тикшерүенә Яр Чаллыг яки Түбән Камага алып барырга кирәк. Дәүләт аның өчен 300 сум акча ала. Алабугада дәүләт тикшерүе ясый торган хезмәт юк. Кызганыч, әмма әлегә безнең мөмкинлек юк".

Ксения Старикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев