Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Илмәттә спорт мәйданчыгы төзеләчәк

Аны грант хисабына төзергә ниятлиләр.

Илмәт авыл җирлеге 5 миллион сум күләмендә «Татнефть» грантын откан. Шушы акчаларга Илмәттә зур спорт мәйданчыгы төзергә ниятлиләр.

Үзара салым программасы кысаларында 2021 елда 78 мең 400 сум акча җыелган булган, республикадан 313 мең 600 сум өстәлгән. Нәтиҗәдә, 392 мең сум акча тупланган. Шуларның бер өлеше — 207 мең 750 сумы Илмәтнең Үзәк урамында 100 метр озынлыкта су белән тәэмин итү челтәрен алыштыруга, янгын гидрантын урнаштыруга, Сәйдәш урамындагы суүткәргечне төзекләндерүгә киткән. Тау урамында су манарасына койма тотылган, Ядегәр зиратын киртәләп алганнар. 

2022 елга планнар:
— үзара салым акчасына Илмәт һәм Ядегәр паркларын төзекләндерү;
— республика программасы хисабына Көек авылының Җәлил урамында 150 метр озынлыктагы юлга вак таш җәю.

Халык җыенында 2022 елга үзара салым бәясе планлаштырылган. Илмәттә балигъ булган һәр кешедән 500, Ядегәрдә — 700әр сум акча җыярга карар кылганнар. 

Бүген Ядегәрдә биш ветеран яши. Район башлыгы ярдәме белән, әлеге авыл газлаштыру программасына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев