Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Җир хуҗасына ярдәмгә

Авылда крестьян-фермер һәм ярдәмче хуҗалыкларның артуы белән бергә авыл җирлеге тормышының икътисадый шартлары да яхшыра. Моннан тыш, кече эшмәкәрлекнең бер төре булган бу предприятиеләр авыл халкын эш белән дә тәэмин итә.

Бүгенге көндә Татарстан республикасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләгән эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә программа бар.

Алабуга районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә кырыкка якын кече предприятие һәм 223 шәхси эшмәкәр эшли. Гаилә фермалары 28гә якын булса да, әлегә шуларның 15е генә Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гаилә фермасы дип кабул ителгән. Фермерлар мөгезле эре терлек, дуңгыз һәм сарыклар үрчетүдән тыш, умартачылык, куян үрчетү, балык һәм нәселле чабышкы атлары үстерү белән дә шөгыльләнә.

Узган елда "Гаилә фермалары" программасы буенча 3 крестьян-фермер хуҗалыгы 1 миллион сумлык, тагын 1 хуҗалык "Яшь фермер" программасы буенча 720 мең сумлык ярдәм алуга ирешкән. Өч эшмәкәр "Лизинг-грант" программасында катнашып, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга 1 миллион сум алды. 9 авыл хуҗалыгы предприятиесе "50гә 50" һәм "Агроидея" программалары ярдәмендә техника һәм махсус җиһаз алуга 20 миллион сум акча алды.

Муниципалитет та крестьян (фермер) хуҗалыкларына зур булышлык күрсәтте: соңгы өч елда фермер хуҗалыкларына 52 җир кишәрлеге бирелде. Бу - тулаем алганда 664,5 гектар җир дигән сүз.

Авылда кече эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүче программалар турында тулы мәгълүматны һәм методик ярдәмне Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Татьяна Кәримовадан белешергә була. Аңа 7-59-86, 8-917-292-46-98 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Электрон тартма адресы: Таtyanavdovina1@yandex.ru.

ТР Икътисад министрлыгы программалары, аерым алганда "Лизинг-грант" программасы буенча өстәмә белешмәне Алабуга муниципаль районы перспектив социаль-икътисадый палата белгечләреннән 4-48-97 телефоны аша алырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтүче программалар

"Агроидея"

Бизнес-планның нинди булуын карап, ТРның 5 миллионга кадәр грант һәм субсидияләре.

"Лизинг-грант"

Лизингка алына торган авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһаз бәясенең 40 проценты күләмендәге грант.

"50гә 50"

Программа юридик затларга исәпләнгән.

"КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү"

ТРның 5 миллион сумга кадәр яки ферма төзелеше, терлек, техника һәм азык сатып алуга тотылган сумманың 60 проценты күләмендәге грант һәм субсидияләре.

"Эш башлаучы фермерларга 2012-2014 елларда ярдәм"

1,5 миллион сум күләмендә ТР грантлары һәм субсидияләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев