Алабуга нуры

Җирдә эшләү җиңелме?

Хәлил Нуретдин улының туган авылы Иске Юрашта җитәкчелек вазифасына алынуына да быелның сентябрендә14 ел тулып узган икән бит инде. Әйтергә генә ансат, ә чынлыкта бу коры саннар артында күпме сарыф ителгән энергия, язгы чәчү, урып-җыю кампанияләрендә көннәрне төнгә ялгап эшләүләр, күмәк хуҗалыкны рентабельле итәр өчен җан-фәрман тырышулары ята. Хәер, элгәрерәк...

Илне саклау - ир бурычы

Ун балалы сугыш ветераны Нуретдин агай белән Әкълимә апаның төпчекләре Хәлилне кайберәүләр иркә булып үскәндер дип уйласалар, ялгышалар. Аңа тумыштан лидерлык хас: иптәшләре белән "сугышлы" уйнаганда да командир; кармак белән балык чирттергәндә урынны ул сайлый; җиләккә-чикләвеккә барсалар да аның иркенә буйсыналар. Урта мәктәпне тәмамлап чыкканда киң җилкәле, нык бәдәнле егет булып җитлеккән Хәлилне хәрби хезмәткә каралу узганда комиссия әгъзалары бертавыштан: "Чик буе гаскәрләренә", - диләр. Ерак Көнчыгыштагы Амур өлкәсенең Сквородино шәһәрендә дүрт ай әзерлек үткәннән соң, Хәлилләр төркемен 1984 елның февраль ахырларында Орловка дип аталган торак пунктка китерәләр. Монда кышлар үзәкләрне өзә торган салкын икән: термометр баганасы төннәрен илле градуска якынлаша. Ә җәйләр Татарстанныкына охшаган. Тик күлләр, урманнар күбрәк тә, алардагы кош-корт һәм кыргый җәнлекләр ишлерәк. Кышкы йокыларына талганчы урманнар патшасы аюларның табигать хәзинәсеннән сыйланып йөрүләрен күрергә мөмкин. Чамалап йөрмәсәң, бүреләр өстенә юлыгуың да ихтимал.

Заставада утыздан артык хәрби. Командирлары - капитан Бойченко. Бик таләпчән, беренче карашка хәтта артык кырыс кеше. Тик бу беренче карашка гына. Чынлыкта, Бойченко үз кул астындагылар турында аталарча кайгырта. Солдатлардан устав кагыйдәләрен төгәл үтәтеп, һәр автомат патронына кадәр санап-барлап торса да, аларның сәламәтлеге, тамак туклыгы турында да һичкайчан онытмый. Заставада "дедовщина" дигән нәрсә юк. Яшь солдатлар белән "картлар" бертигез шартларда хезмәт итә. Дежурлыктан бушаган арада заставаның "подсобкасы"нда тотылучы берничә сыер өчен кышкылыкка печән әзерлиләр. Печән чабарга Хәлилгә куш инде. Менә кайчан ярап куя аңа авылда чакта әтисе һәм абыйларына ияреп печән чабарга йөрүләре. Иң күп печән чабучы да ул. Шуңа күрә иптәшләре арасында абруе зурдан. Тик моңа карап кына хәрби хезмәт таләпләрен башкарудан котыла алмыйсың, сәгатең җитте исә, берничә иптәшең белән әллә ничә чакрымнарга сузылган чик буе полосасын йөреп чыгарга кузгаласың. Йөгерек сулы Амурның бу ягында сөрелгән җир полосасы. Аның өстендә чик бозучыларның эзләре күренмиме? Пограничникларның төп бурычы шуларны күзәтеп-барлап торудан, әгәр бирге якка чыгучылар булса, аларны тоткарлаудан гыйбарәт. Төрле чак була, кайчагында нейтраль зонаны качып-посып ике аяклы адәми затлар гына түгел, дүрт аяклы кыргый җанварлар да үткәли. Андый вакытларда заставаны күзәтү пунктындагы махсус сигнализация телгә килә һәм сугышчыларны тревога буенча күтәрәләр...

Һөнәрле үлмәс

Сагынып кайта Хәлил туган авылын, кайчандыр әби-бабалары, ә хәзер әти-әнисе, абыйлары гомер кичергән (дүрт апасы бу вакытта читтә - тормышта) җанына якын газиз җирен. Язмышын туган туфрагы белән бәйләргә дигән карарга килә ул. Исәбе, укып, агроном булу. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында әллә ничә төрле белгечлек буенча белем бирәләр ди әнә. Колхоз идарәсеннән юлламаны хет бүген кереп ал. Шулай да егетнең әти-әни җилкәсенә йөк буласы килми, өс-башын да адәм рәтлерәк юнәтергә кирәк. Шуларны күздә тотып, Хәлил Сабирҗанов яллы төзүчеләр төркемендә берничә ай эшләп ала. Килере хәйран чыга: өстенә куртка, костюм-чалбар, аягына ботинка юнәткәннән соң да, шактый акчасы кала. Алары Минзәлә техникумының тулай торагында яшәгәндә дә тамак якларын сыйлы тотар өчен ярап куя.

Армиядә дембельгә кадәр көннәрне санап үткәрәсең, ә "гражданка"да бөтенләй башкача - 3 ел агрономия факультетында уку бер мизгел кебек үтә дә китә. Курсташларның күбесе, тулай торактагы бүлмәдәгеләр күптән инде дус, якын фикердәшләр булып беткән. Алар белән аерылышу җиңел түгел. Бигрәк тә Мамадыш ягы егете Әмир белән. Соңгы сынык икмәкне дә урталай бүлешеп ашадылар шул алар. Аерылышканда гомергә дуслык җепләрен өзмәскә сүз куешалар (бераз алгарак китеп әйтик: сүзләрендә торалар ир затлары - дуслыклары бүген дә дәвам итә).

Кырларда иген үстерүне үзе җирдә эшләп карамаган кеше генә җиңел дип уйларга мөмкин. Беренче карашка ансат бит: яз көне чәчкечләргә салып чәчәсең дә, көзгелектә тулышкан башакларны куәтле комбайннар белән суктырып аласың. Алай түгел шул менә, яхшы уңыш алу өчен ел әйләнәсе тырышырга кирәк. Амбарларга кайтарып тутырылган бөртекләрне классларга бүлеп, аның иң яхшы тишелешлесен саклауга кую һәм чәчүгә кадәр сыйфатын югалтмау - агроном-белгечнең төп бурычы. Ошбу һөнәр серләренә Хәлилне күп еллар Юрашта баш агроном булып эшләгән Әнвәр ага Газизуллин төшендерде. Еллар үтеп, егет чын һөнәрмәндлеккә ирешкәч тә аны ышанып үз урынына калдырды. Чөнки күрде - егет тырышлардан иде: үз вакытында чәчелгән игеннәргә минераль ашламасын да кертә, корткыч бөҗәкләр һәм төрле чүп үләннәргә каршы гербицидын да куллана. Ә бу эшләрне чак кына да күз уңыннан чыкындырырга ярамый. Бераз соңардың исә, юньле уңыш көтмә инде. Уңышның булуы табигать шартларына да бәйле. Чәчүдән соң шифалы яңгырлар явып китсә, уҗымнар күкрәп үсә. Аннан соң көләч, аяз көннәр торса, ашыгып-кабаланып буынга утыра, башакка тулыша. Әле бу игеннәр суктырылып, амбар алларында биек ашлык көшелләре калка дигән сүз түгел, моның өчен табигатьнең көйсезләнмичә уңай торуы шарт. Бөтенесе Аллаһ кулында шул: тели икән - нигъмәтен бирә, теләсә, адәм балаларын ризыксыз да калдырырга мөмкин.

1998 елның көзендә Юраш күмәк хуҗалыгы рәисе итеп район хакимияте читтән Вәҗи Нәҗметдинов дигән кешене китереп куйды. Сайлау җыелышы шау-шулы узды. Юрашлыларның характер үзенчәлеге бу көнне ачык чагылды. Алар: "Председатель үзебезнең кеше булсын", - дип әйткәннәрендә "киселделәр". Күрсәтелгән өч кандидатның берсе Хәлил Сабирҗанов иде. Тик власть тотучыларның сүзләре барыбер өстен чыкты. Вәҗи әфәндене "Юраш" ширкәте башлыгы итеп тәгаенләделәр. Ошбу шәхеснең (хәзер вафат инде) өстенлекле вә кимчелекле якларына тукталмастан, шуны әйтеп китү урынлы булыр - ул оештыру эшләренә бик маһир икән: район, зона һәм хәтта республика дәрәҗәсендә төрле семинар һәм слетларны уздырып кына торды. Әйтик, 1999 елның 4 июлендә Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин катнашында оештырылганы - шуның бер мисалы. Вәҗи Низамиевич белгечләргә тынгылык бирмичә, аларны чын мәгънәсендә эшләргә өйрәтте дисәк, дөреслеккә хилафлык ясамабыздыр.

Авылдашлар ышанычы

2000 елның сентябрендә, авылдашлары ышаныч күрсәтеп, Хәлил Нуретдин улын "Юраш " ширкәте белән идарә итәргә сайлагач, ул нәкъ менә үзенә кадәр рәислек итүченең эш алымнарын өлге итеп ала һәм бу үзен аклый да. Утыз биш яшен тутырып килүче ир затының көч-куәте, энергиясе ташып тора, нишләп ди әле үзеңне яңа урында сынап карамаска. Беренче мәлләрдә авыр була, әлбәттә. Агрономлык итү бер нәрсә, анда билгеле тармак - игенчелек өчен генә җавап бирәсе. Ә монда бөтен колхоз өчен. Аңа игенчелек тә, техника паркы һәм төзелеш вә ремонт та керә. Ә иң мөһиме - бер көнгә түгел, берничә сәгатькә дә туктатып торып булмый торган терлекчелек-сөтчелек тармагы. Малларга ашатмыйча, абзарларда асларын чистартып, тиресләрен түктермичә булмый. Югыйсә, нәҗескә батасың. Ә тиешле күләмдә һәм югары сыйфатлы силосын-сенажын, печәнен ашатмасаң, шуларга өстәп фуражын бирмәсәң, күп итеп сөт тә, ит тә көтмә инде. Боларны яхшы аңлаган яшь рәис үзе агрономлык иткән заманнарда ук күпьеллык үләннәр мәйданын арттыру турындагы хыялын тормышка ашырырга керешә. Читтән люцерна орлыклары кайтартып, берничә ел эчендә аларны мәйданын мең гектардан да арттыра. Арпа, бодай культураларының безнең киңлекләрдә мулрак уңыш бирә торган элиталы сортларын күршедәге "Яшь көч" күмәк хуҗалыгыннан да, Казан авыл хуҗалыгы институтының яңа сортлар чыгару өстендә эшләгән фәнни-тәҗрибә участогыннан да алып кайта. Нәтиҗә озак көттерми, 2001 ел нәтиҗәләре буенча "Юраш" ширкәте районда беренчелеккә чыга. Моның өчен күмәк хуҗалыкка бүләк рәвешендә "Беларусь" тракторы тапшырыла. Тик алай гына машина-трактор паркындагы тузган-таушалган техника берәмлекләрен тулыландыру һич мөмкин түгел. Бигрәк тә комбайннар аяныч хәлдә. Икенче елны да урып-җыю эшләрен шул суктыргыч вә ургычлар белән көч-хәлгә ерып чыккач (ярый әле һава шартлары уңай килә), лизингка берьюлы ике "Енисей" комбайны алалар, соңрак алары янына "Нива" дигәннәре өстәлә. Техника паркын тулыландыру болар белән генә чикләнми, 5-6 ел эчендә комбайннардан тыш өч "Беларусь", ике чылбырлы трактор һәм "КСК-100" азык ургыч комбайны кайтарту - җитәкченең һәм ширкәт әгъзаларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе (бу исемлеккә үзбаш хәрәкәт итүче транспорт чараларыннан тыш сатып алынган тагылмалы тырмалау-йомшарту, сукалау һәм чәчү, уру вә җилгәрү чаралары кермәгән).

Җитәкче җитәкче булып калырга тиеш. Агроном чагында башка колхозчылар һәм белгечләр арасында эшләп, алар рәвешендә диярлек яшәп һәм кайбер моң-зарларыңны белдереп булса да, монда ярамый. Чөнки йомшаклык күрсәтсәң, киләчәктә санламаячаклар, элеккечә үз тиңнәре итеп кабул итәчәкләр. Алайга калса, иҗади эшләү турында хыялланасы да юк, уңышсызлыклар юлдаш буласын көт тә тор. Күмәк хуҗалыкны җитәкли башлавының беренче атнасында ук эш урынында (трактор белән җир сөргәндә) өлкән абыйлары Фәрхетдин үлеп китә. Хәлил моңа нык хәсрәтләнсә дә, тыштан сиздерми, кайгысын эчкә йота. Җебеп-югалып калса, кайберәүләрнең моннан файдаланасыларын чамалый ул - әллә кем булачаклар. Кәпәренүчеләргә аңлатырга, үзләренең урыннарын күрсәтергә туры килә, әлбәттә (ничек икәнлеге сер булып калсын, булмаса, җәмәгать).

Һәрбер ир-ат, нинди генә көчле шәхес булмасын, табигате белән йомшак, мөгаләмәсе берлә нәфис хатын-кыз ярдәменә, аның акыллы киңәшенә мохтаҗ. Кешелекнең ошбу яртысына (күпчелегенә дип аңларга кирәктер) тормыш агышын, вакыйгалар куерышын алдан ук интуитив дәрәҗәдә сиземләү хас. Иренең җитәкчелек итү ысулларының кайбер кискенләшеп киткән мизгелләрендә (адәм баласы хатадан хали түгел, идарәчелек дилбегәсен кулга алуның беренче елларында Хәлил Нуретдин улы да "кайнарлык җимешләре"н бераз татый) хатыны Ләйсән аңа тиешле эзгә төшәргә акыллы киңәшләре белән булышты. Шуның өчен ул аңа һәрчак рәхмәтле. Барыбер үзенчә эшләсә дә, берәр җитди мәсьәләне хәл иткәндә ул әле хәзер дә хатыны киңәшен тыңлап карауны артыксынмый, уңай һәм тискәре моментларны исәпкә ала.

Үзгәртеп кору

Хәлил Сабирҗановның "Юраш" авыл хуҗалыгы ширкәтен җитәкләвенә 6 ел тулып килгәндә (шуның 4 елында юрашлылар Алабуга районындагы күмәк хуҗалыклар арасында барлык күрсәткечләр буенча да беренчеләр рәтенә чыга) район җитәкчелеге эшләр торышы буенча сизелерлек аксый башлаган күршедәге "Илмәт" ширкәтен Юрашка куша. "Яңа Юраш" исеме астында ябык акционерлык җәмгыяте барлыкка килә. Андый үзгәртүләр тиз генә чынга ашырылмый, әлбәттә. Күчемсез милек, төп фондларны, мал-туар, транспорт чараларын һ.б.сын бер "түбә" астына кертү 3-4 елга сузыла. Күләмнәр тагын да арта инде, аңа бәйле рәвештә мәшәкатьләр дә өстәлә. Ягулык-майлау материаллары, запчасть бәяләренең хакы еллап түгел айлап күтәрелә. Базар мөнәсәбәтләре дип сөйләнсәләр дә, чынлыкта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләре тудырган байлыкларга хакларны үзләре куя алмыйлар, аларның бәяләре һаман "бозга катырылган" килеш кала. Монда абсурдка охшаш вәзгыять туа: сатып алучы һәм эшкәртүче тармакларның мәнфәгатен кайгыртып, дәүләт монополия хезмәтләре бәяләрне контрольдә тота, ә шуларны җитештерү өчен сатып алынган әйберләргә (техникадан башлап төзелештә кирәкле такта һәм кадакка кадәр) - юк. Шуның өчен дә соңгы 15-20 елда Русия киңлекләрендәге йөзләгән, меңләгән күмәк хуҗалыклар, аларга бәйле рәвештә авыллар юкка чыкты. Әллә кая барасы юк: күршедәге Удмуртия, бигрәк тә Киров өлкәсендәге басуларның күбесен әрем һәм алабута басты, кыргый агач үсентеләре пәйда булды. Алабуга районында да моннан унбиш еллар элек күмәк хуҗалыкларның саны егермедән артса, хәзер алар - унга да җитми. Әлбәттә аларның күбесенә инвесторлар килүе һәм эреләндерү сәясәте үткәрелү дә аз роль уйнамый (чынлыкта, Алабугадан нибары 5 чакрым ераклыкта урнашкан Колосовка авылындагы зур булмаган "Башак" авыл хуҗалыгы ширкәте генә элекке колхоз системасында эшләп ята, җитәкчесе - пенсия яшендәге искиткеч оештыру сәләтенә ия Павел Талапин). Яңалык ачмасам да, кабатларга туры килә: цивиль дәүләтләрдә фермер хуҗалыклары дәүләт биргән дотация хисабына яши, ә Русиядә, кызганычка, хөкүмәт илне туендырырга тырышып ел әйләнәсе өсләреннән телогрейка һәм халатларын салмаган, аякларындагы резин итекләрен өстерәп саз ерган ферма эшчәннәре, басу-кырларда иртә таңнан төнгәчә тир түккән механизаторлар хезмәтен тиешенчә бәяләми - дотация дигәннәрен бармак арасыннан сыгып кына чыгара. Әле дә ярый каһарманлыкка тиң тырышлыклары белән "исән" калган хезмәтчәннәргә баш ияргә генә кала.

Кассада акча дигәннәренең җитеп торганы юк, тегесен ямыйсың, бусы килеп чыга дигәндәй, һәр елны терлекчелек комплексында яңарту-төзекләндерү эшләре башкарырга кирәк. Бу максатларда гына миллион сумнарга төшкән төзү материаллары кайтартыла. Техникага запас частьләр юнәтү өчен тотылган акчалар да шуннан ким түгел. Шунсыз техника паркын тулы куәтенә эшләтәм димә. Техниканың яңасын да алмыйча булмый, комбайнын, тракторын һәм башкасын. Югыйсә ике хуҗалык биләмәләрен кушудан ике тапкырга арткан җирләрдән югары уңыш көтү хыялда гына калачак. Планнарны чынга ашыру максатыннан банклардан берничә төрле кредит алырга туры килә. Бәхеткә, республикада "Программа-100" исеме астында алдынгы ширкәтләргә һәм фермер хуҗалыкларына процентсыз ссуда бирү турында карар чыккач, юрашлылар да әлеге исемлеккә кертелә. Бусы элеккерәк елларда булганы. Аннан соңгы елларда да кредитлар күпләп алына. Бигрәк тә 2010 елгы корылык афәте авыл хуҗалыгына китергән гаять зур зыяннан соң. Мал-туар ачлыктан кырылмасын өчен "Яңа Юраш" агрофирмасының барлык эчке мөмкинлекләрен файдаланып (биредә савым сыерларының саны гына да 600 баш исәпләнә һәм алардан тәүлегенә ел әйләнәсе 8-9 тоннага якын сөт савып алына, мөгезле эре терлекләр саны 1600 башка җитә) Алабуга болыннарында гына түгел, Свиногорье тирәләрендәге болынлыкларда кеше аягы басмаган аймакларны чабып, тюкланган печәннәрне ташып ашатырга туры килә. Болар гына җитмәгәч, арадашчылар Свердловск өлкәсеннән кайтарткан сенажны да сатып алалар, хакы икмәк бәясеннән ким түгел. Нәтиҗәдә, кредитлар күләме тагын да арта. Ярый әле 2011 елның җәе уңай килә. Һәм агрофирма басуларында ашлыклар күкрәп уңа. Иген сатудан кергән акчаларның саллы өлеше банкларга җыелган бурычларны каплауга китә. Аннан соңгы елларда да "Яңа Юраш" ЯАҖнең иген-таруы уңа. Сату бәяләре югары булмаса да, банкларга әҗәтне вакытында кайтарырга һәм һөнәр ияләренә хезмәт хакын бирергә җитә. Терлекчелек тармагында сөт сатудан кергән акчалар да бар бит. Соңгы бер елда аңа бәяне ничектер күтәрәсе иткәннәр тагын. Аңа карап кына теләгән масштабта эшләрне гөрләтергә мөмкинлек тумаса да, иш янына куш ярап куя.

Проблемалар җитәрлек, әмма алар хәл итәрлек

Кадрлар мәсьәләсе хәзер күп җирдә проблема булып кала. "Яңа Юраш" агрофирмасы да искитәрлек чыгарылма түгел. Менә байтак еллар инде язгы чәчү, урып-җыю кампанияләрендә кайбер комбайн һәм тракторлар штурвалы артына механизаторларны әүвәл мари авылы Куклюктан алып кайтып утыртсалар, хәзер күбесенчә Удмуртия салаларыннан "ташыйлар". Чәчкечләргә бастырырга чәчүчеләр дә җитми, аларның да кайберләрен читтән эзләп табалар. Савымчыларның яшьләре иң аз дигәне дә кырыктан арткан, пенсия яшенә якынлашып килүчеләр байтак. Яшьләрнең мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китүе - гадәти күренеш. Шуңа күрә Хәлил Нуретдин улы, күп дигәндә 5-6 елдан агрофирма эшләрен алып бару проблемага әйләнмәгәе дип борчыла. Әнә ич, урта звено җитәкчеләренә кытлык үзен ничек сиздерә: баш инженер вазифасын башкаручы юк, югары белемле ветеринария табибы таләп ителә һ.б. Шулай да моңа карап күңелләрен төшермиләр "Яңа Юраш" ябык акционерлык җәмгыятендә, эчке мөмкинлекләрен барлап, җир җимертеп эшләүләрен беләләр. Соңгы 4-5 ел эчендә машина-трактор паркын бер дигән куәтле техника белән тулыландырдылар: комбайннар рәте "Енисей" һәм "Нива"лар янәшәсендә дүрт "Акрос"ка артты, "МТЗ-4112" беларусьларының саны да ярты дистәдән ким түгел, авыр "Кировец-700"ләр өчәү, бәясе әллә ничә миллионнар исәпләнгән 2 "АТМ-4200" һәм "Ньюхолланд" тракторларын сатып алдылар (басулар эшкәрткәндә аларга тиңнәр юк диләр), МТЗ-80нәр, Т-150, "ХТЗ", ДТ-75 кебек тракторларны да исәпкә кертергә кирәк. МТПга килеп керсәң, техника күплегенә хәйран каласың, үзеңне зур автопредприятиегә эләккән кебек хис итәсең. Гараж боксларында дүрт ГАЗ-53 һәм ике "КамАЗ" автомобиле урын алган.

Читтән чакырылган механизаторлар, ничек кенә булмасын, барыбер сезонлы хезмәткәрләр генә, ел әйләнәсе үзеңнекеләр белән эшләргә кирәк. Ә эшне оештыра беләләр монда. Эшләр идарәчесе (управляющий) Илдар Хәмидуллин нәкъ менә үзләрендә җиткенкерәмәгән хезмәткәрләрне читтән "табып" кайтуда өлгерлек күрсәтә, аның агрофирманың һәр тармагында кадрлар белән тәэмин ителешне карап-барлап торуын, отпуск ялларыннан башка ял көннәрен файдаланмыйча үзен гел эшкә багышлавын җитәкчеләр югары бәяли. Директор әфәнде агрофирманың баш зоотехнигы Земфира Мөхәммәтҗанова турында да югары фикердә. Аның һәм аның кул астындагыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә сыерлардан мул сөт (райондагы башка хуҗалыкларда беркайчан бу кадәр сөт сава алганнары юк әле) һәм зур артым алуга ирешәләр биредә. Нәселдәнлеккә аерым игътибар бирәләр:сыерларның иң карт дигәннәренең дә яше 5-6дан артмый. Агрофирманың җәйләве Юраштан ике чакрым ераклыктагы "Игенче" урманчылыгында урнашкан, аны район һәм хәтта республика дәрәҗәсендә уздырылучы семинарларда дәрәҗәле кунакларга да горурланып күрсәтерлек (республика семинарлары биредә сирәк күренеш түгел).

Агрофирманың хисап бүлеген Хәлил Сабирҗанов рәислек итә башлаган еллардан алып Ләлә Җамалетдинова җитәкли. "Үз эшенең виртуозы, - ди баш хисапчы турында директор. -Буйсындырудагы хезмәткәрләреннән дә таләп итә, үзе дә ат кебек җигелеп эшли, ул кадәр кредитларны алып процентларын вакытында түләп баруны оештыру гына никадәр көч һәм белем таләп итә".

Кануннарның камил булмавына беркадәр кәефе кырыла Хәлил Нуретдин улының. "Хәзер теләге булган һәркемгә үз җир паен БТИдан белгеч чакыртып үлчәтеп алырга мөмкинлек бар, тик бу тәртибе белән барсын иде, югыйсә, кем каян тели - шуннан кишәрлек бүлдерә", - ди ул.

Эшләгән кешене хөрмәтли, ял иттерә белә директор. Сабан туйларын олугъ бәйрәмгә әверелдереп, артист халкын Казанның үзеннән, зур популярлык казанганнарын чакырта, аларга акчаны кызганып тормый. Акчаны алдынгыларны бүләкләүгә дә кызганмый, чөнки моның хезмәт стимулын күтәрүдә алыштыргысыз ысул икәнен яхшы аңлый.

Алабуга районы буенча иң зур уңыш (корылыклы 2010 елны исәпләмәгәндә, һәр елны уртача гектарыннан 25 центнердан ким түгел) һәм иң күп терлекчелек продукциясе алучы "Яңа Юраш" агрофирмасының зур күрсәткечләргә ирешүен Хәлил Сабирҗановның ел тәүлегендәге 365 көннең 355ен иртә таңнан төнгә кадәр (ул хатыны Ләйсән белән февраль аенда нибары 10 көнгә санаторийга барып кайта) чабуыннан башка күз алдына да китереп булмас иде. Коллективны тиешле юнәлештә һәм югары темплар белән эшләтер өчен шунсыз булмый да торгандыр. Юкка гына 2007 елның августында Алабуганың 1000 еллыгын билгеләп үткән тантаналарда Татарстан Республикасының ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев аның кулын кысып "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" билгесе тапшырмагандыр һәм: "Сезнең кебекләр булганда авыл яши әле - без булдырабыз!" - дип әйтмәгәндер. Хәлил әфәнде бөтен мөмкинлеген биреп эшли алуында тормыш иптәше Ләйсәннең дә өлеше зур булуын, уңышларга аның белән бергә шатлануын, уңышсызлыкларга борылуын әйтә. "Хатыным - минем арка таянычым", - ди ул эчке бер җылылык белән.

Аның тормыш иптәше Ләйсән Рәвил кызы - иренә тугърылыклы хатын һәм улына үрнәк ана гына түгел, үзе укыта торган Иске Юраш мәктәбендәге коллегалары арасында зур абруйга ия педагог та бит әле. 20 ел география һәм биология фәннәреннән белем бирүен югары кимәлдә алып барганга "Әйдәп баручы укытучы" категориясенә лаек дип тапканнар. Менә 10 елдан артык инде мәктәпнең "Эковолонтер" түгәрәген җитәкли, ел саен Алабугадагы балалар эко-биологик үзәге оештырган конкурсларда катнашып җиңүләр яулыйлар алар. Соңгы 5-6 елда Федераль дәрәҗәдәге "Юннат" дип исемләнгән конкурсларда катнашканнар. Бер елны анда финалга чыгып, Ләйсән ханым үзе һәм укучысы Гүзәл Хәбибуллина лауреат исеменә лаек булганнар. Мәктәпкә диплом тапшырылган (җөмләдән: төрле мактау кәгазьләре, дипломнар саны гына да 50гә якын җыела) районда гына түгел, шәһәр мәктәпләрендә дә яшелчә үстерү тәҗрибә участокларының Юраштагы кебек фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләре сирәк. Җиңү яулаучылары турында әйтәсе дә юк.

Әйе, мондый ир-егетләр булганда авыл яши әле. Аның киләчәге һөнәр ияләре, белгечләрнең һәм җитәкчеләрнең уртак тырышлыгыннан тора. 2014 елның 20 октябрендә 49 яшен тутырып килүче Хәлил Сабирҗановка нык сәламәтлек, алдагы эшендә зур уңышлар, хатыны, улы Салават белән (Салават автотранспорт техникумын тәмамлап, читтән торып институтта белем алуын дәвам итә, бүгенге көндә бер хуҗалыкта механик вазифасын башкара) шатлыкта һәм тигезлектә яшәүләрен телисе килә. Оныклар куанычын күрергә дә насыйп итсен үзләренә.

Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: