Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Иренә әйтми генә тавык алган да...

Алабуга районында яшәүче Венера Әсхәдуллина шәхси хуҗалыгында кош-корт үрчетеп үстерүне гадәт дип саный.

Венера 6 яшеннән Олы Тарловка авылында үскән. Анда күчкәч, ата-аналары сыерлар, бозаулар сатып алганнар. Барлык каникуллары ата-анасына ярдәм итеп үткән. Киягә чыккач, гаиләсе белән берничә ел шәһәр фатирында яшәгән, шул ук вакытта сатып алынган Хлыстово авылындагы кишәрлектә йорт салына.

– Бервакыт мин, иремә белгертмичә, базарга барып, 60 тавык сатып алып кайттым. Ирем моны белгәч, исе китеп, аптырап торды, башта каршы иде. Алар өчен урын юк иде, әлбәттә, шуңа күрә тавыкларны әтиләрнең хуҗалыгында урнаштырып тордык. Ике көн эчендә аларга кетәклек төзелде. Тормыш иптәшем Илдар һөнәре буенча төзүче. Барлык ишек алдындагы корылмаларны үзе төзеде. Ул миңа һәрчак ярдәм иткәнгә, мин аңа бик рәхмәтле. Шуннан барысы башланды да инде. Аннан соң кышка сарай салынды, алар шунда кыш чыктылар да инде. Бер ел үткәч, 15 каз сатып алдым. Үстерә алуыма шатландым.

Беренче вакытта эшкә йөрдем – белгечлек буенча хисапчы булып эшләдем. Аннан соң әкренләп кош-корт үстерүгә күчтем. Инде 5-6 ел казлар үстерәм. Аларның саны елдан-ел арта бара.

Йортыбызны төзи башлаганда, кош-корт асрарга исәптә дә юк иде. Шәһәргә йөреп эшләрбез дип уйлаган идек, – ди Венера.

Бүген аның шәхси хуҗалыгында казлар, үрдәкләр һәм тавыклар бар. Быел ул 20 нәселле ана каз калдырган. Хәзер алар йомырка сала, инкубаторда беренче катка куелган, беренче каз бәбкәләре инде бишенче майда чыгачак. Венера кышка кадәр иткә 200 баш каз үстерергә планлаштыра. Артып калган каз бәбкәләре сатылачак. Аларны үстерүгә ул аеруча игътибар белән карый. Беренче ике атнада  бәбкәләргә сарайда 28-30 градус җылылыкта комбикорм ашытыла. Алар бары тик коры пычкы чүбендә утыралар, анда барысы да чиста, бүтән хайваннар белән бәйләнеш булмаска тиеш. Шул ук вакытта аларга махсус кош-корт өчен булган витаминлы су белән эчертәләр. Ике атнадан соң акрынлап кояшка, чирәмгә чыгаралар. Бәбкәләр шулай тизрәк күтәрелә. Көзгә таба, августта, бәрәңге, ташкабаклар, кабак кебек яшелчәләр, алмалар ашаталар, чирәм рационда кала. Венера үз кош-кортларына ботка да ашата. Җәй буе бәбкәләр су буенда болында көтелә, бу эштә кызлары Алинә һәм Чулпан ярдәм итә. Болындагы бер кишәрлек җирне рәсмиләштереп, анда хуҗалыкны киңәйтергә уйлый гаилә, ләкин әлегә кайбер кыенлыклар бар. Бу эш белән алар инде бер елга якын йөриләр. Буш дип саналган кишәрлек алар өчен бик җайлы булыр иде: йортлары янында урын җитәрлек түгел, тавыш та борчый, карап куйган кишәрлек янәшәсендә үк Танайка елгасы ага, өйләреннән дә ерак түгел. Мәсьәлә әлегә хәл ителми кала.

– Симерткәндә шулай ашаткач, итләре бик тәмле була, – ди Венера.

Ботка пешерер өчен, алар ире белән махсус йөз литрлы казанлы мич тә ясаганнар.

Үткән елда сезон эчендә Венераның шәхси хуҗалыгында 210 каз, 100 мулард үрдәге һәм 1000 тавык үскән. Барысы да йорт шартларында үрчетелә торган. Быел да яңа алынган сәнәгать инкубаторында шулар чыгачак. Мондый җиһазда 280 каз, 350 үрдәк бәбкәсе, 500 тавык чебие чыгарырга була. Ул үзе тиешле температураны тота, йомырканы үзе әйләндерә. Анда салынганчы, йомыркалар  бер айга якын җыела. Венера аларны зарарсызландыра, бозылмасын өчен, тиешле температурада саклый. Инкубаторны яңа йомыркалар белән тутыргач, бер атнадан тикшереп, бушлары алына, тулылары гына кала. Чеби-бәбкәләр чыгар алдыннан, борын чирттерер өчен су сиптерә.

–  Барлык кош-корт нәселле, дөрес итеп симертелгән тәмле итле, шуңа күрә ит сатуда кынлык юк, алдан сорап торалар.

Мулард үрдәге пекин һәм мускус үрдәкләрен кушкач килеп чыга. Алар бик тиз үсә – өч ай эчендә. Итләре сусылрак, шулпасы өйрәле була. Бу үрдәкләргә протеинга бай яхшы азык кирәк, эремчекне, ит калдыкларын бик яратып ашыйлар. Мондый азык булмаган очракта, комбикорм кулланыла. Хуҗалыкта йөз баш йомырка сала торган тавык кыш чыккан. 

Иң мөһиме, Венера кошларын дөрес карарга, авыруларын чыгарырга, булган очракларда дәваларга, үз тырышлыгы белән, төрле чыганаклардан өйрәнгән.

Хәзер хуҗалыктагы кошларны тукландырырга бер капчык икмәк тотыла. Көзгә дүрт тапкыр артачак.

Җитештерелгән (ит, йомырка, бәбкәләр һәм чебиләр) базарда сатыла. Анда даими  алучы кешеләре бар. Бәбкә-чебиләрне елдан-ел сатып алучылар өеннән дә алып китә. Былтыр казларын итләтә күпләп бер оешма Яңа ел бәйрәме алдыннан бүләккә алган. Казларын эшкәртергә әнисе һәм каенанасы ярдәм итә. Бәясе сыйфатына карап югары түгел. Каз-үрдәк ите – килограммы 400 сумнан, тавык ите – 270 сумнан, йомырка бер дистәсе 50-70 сум (ел фасылына карап).

Венера хуҗалыгындагы мулард үрдәкләр дүрт килограмм чамасы авырлыкка кадәр үсә, казлары – алты киллограммга чаклы була.

Бер йөгерек караштан Венераның тырыш, хезмәт сөючән, җаваплы һәм киң колачлап каршы алучанлыгы аңлашыла. Хезмәтендә аңа уңышлар гына теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев