Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Җирлек ничек яши?

Татар Дөм-Дөм авыл җирлегенә Татар Дөм-Дөме hәм Айталан авыллары керә. Муниципаль берәмлекнең гомуми мәйданы - 3361,5 гектар. 2017 елның 1 гыйнварына биредә барлыгы 280 кеше яши, шуларның 12 - Айталанда. Йорт саны - 96, шул исәптән Татар Дөм-Дөме авылында - 89, Айталанда - 7.

Дөм-дөмдә 151 кеше хезмәткә яраклы яшьтә, 27 кеше "Яшь көч" агрофирмасында эшли, 24 кеше бюджет өлкәсендә хезмәт куя, башка төрле өлкәдә - 77 кеше. Җирлектә - 80 пенсионер, 2016 елда соңгы Бөек Ватан сугышы ветеранын җирләгәннәр. Бүгенге көндә биредә 8 тыл ветераны яши.

Сорый белеп сорасаң

Быелгы отчет сессиясе 2013 елда салынган яңа мәдәният йортында узды. Башта халык мөрәҗәгатьләре тыңланды.

- Мин былтыр да кергән идем инде бу мәсьәлә белән, - дип сүзен башлады Азат Хуҗин. - Балаларга уен мәйданчыгы булса, яхшы булыр иде.

- Быел шәһәргә 10 уен мәйданчыгы булдырырга дип планга керткән идек, тагын 5не районга дип билгеләрбез. Берсен сезнең авылда ясарбыз, уен мәйданчыгы булыр, - диде район башлыгы Геннадий Емельянов һәм бу эшне ахырына кадәр җиткерергә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Шәфкать Сәффаровка тапшырды.

- Айталаннан мин, безнең Үзәк урамда йорт сала башладылар да, шулай калды ул, хәзер анда төзелеш бара, ике ел инде бөтен йөк машинасы шул урамнан йөреп, юлдагы вак ташны таратып бетерде, - ди Александр Королев. Аңа: "Урам юлына вак таш җәйдерербез" , - дигән җавап бирелде.

Федор Бухаров мәктәп түбәсеннән яңгыр үтү сәбәпле, аны ремонтлап булмасмы, дип килгән. Бу түбә астында ФАП, башкарма комитет, балалар бакчасы урнашкан. Эшнең биштән бере башкарылган, моның өчен 200 мең акча киткән, тагын кимендә бер миллион сум кирәк. Бу сорауга да уңай җавап алынды.

Үз тырышлыклары белән

- 2016 ел авыл җирлеге өчен сөенечле вакыйга булды, район буенча грантт яулап, республикадан 1миллион сум акча бирелде. Геннадий Егор улы район бюджетыннан 250 мең өстәп, яңа трактор МТЗ - 82 сатып алдык. Авыл халкы исеменнән Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновка зур рәхмәтебезне белдерәбез, - ди Дөм-дөм авыл җирлеге башлыгы Рафаил Бәдретдинов.

Авыл хуҗалыгы җирләрен "Яшь көч" җәмгыяте (Директоры - Рузилә Һадиуллина) эшкәртә. Хуҗалык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, уңдырышлы җир мәйданы - 3033 гектар, шуның сөрелә торган жире - 2684 гектар. Хуҗалыкта 1083 баш мөгезле эре терлек санала, шуларның 330 башы - савым сыерлар. 2016 елда сыерлардан 18 мең центнер сөт савып алынган. Бер сыердан савылган сөт 7191 килограмм тәшкил иткән. Авылда халыктан сөт җыю ел әйләнәсендә оештырылган, аны Атлас Закиров тормышка ашыра һәм җыелган сөт "Алабуга сөте" комбинатына тапшырыла. Бер литр сөт бәясе бүгенге көндә 20 сум тәшкил итә.

- Узган ел авылда халыктан җыелган үзара салым акчасы 43 мең булды, шуңа өстәп 172 мең Республика субсидиясе акчасы белән янгын сүндерү машинасы куяр өчен урын җылытылды. Татар Дөм-Дөм авылында 20 яктырткыч алмаштырылды, 5 яктырткыч төзәтелде, Җәлил урамына 7 яңа яктырткыч куелды, 240 метр озынлыкта үткәргеч сузылды. Айталан авылында да 2 яктырткыч алмаштырылды. Республика программасында катнашып авылыбызның Тукай урамына 500 метр озынлыкта юл салынды. Җәлил урамына өстәп, 70 метр арада зират юлына таш салынды. Быел январь аенда су насосы алмаштырылды. Авыл эчендәге кешеләргә куркыныч тудырган 3 агач киселде, - дип белдерде Рафаил Бәдретдинов.

Татар Дөм-Дөм авылы балалар бакчасында 8 бала тәрбияләнә. Башлангыч һәм югары класс укучылары - 18 кеше. Алар Олы Шүрнәк мәктәбендә белем ала, автобус, көнгә 2 рейс ясап, аларны көн дә мәктәпкә йөртә.

- Авылда спортка зур игътибар бирелә. Мәктәп бинасы кырында урнашкан хоккей кортында hәр ел ярышлар уздырыла, 2016 елның февралендә монда 5 район (Алабуга, Менделеев, Киров, Тукай, Мамадыш) арасында ярыш уздырылды. 2016 елның 12 июльдә якташыбыз, авылыбызның горурлыгы - Данис Зарипов "Гагарин кубогы"н алып кайтып бәйрәм оештырды, - дип Данис Зариповка рәхмәтләрен белдерде җирлек башлыгы.

Китапханә фондында 8 мең китап исәпләнә, тагын 800 яңа китап кайтартылган. Монда "Милли бизәкләр" дип аталган музей эшли. Кино елына багышланган "Кино+китап" дигән конкурста алар икенче урынга лаек булган, диплом һәм 1 мең сумлык сертификат белән бүләкләнгән.

Татар Дөм-Дөм авылы мәдәният йорты "Җырлый туган авылым" дигән район смотр-конкурсында катнашып, 7 меңлек сертификат белән бүләкләнгән. Шул акчага печән чапкыч сатып алганнар.

Җирлектәге фельдшер-акушерлык бүлеге 2 авыл халкын кабул итә. Морт хастаханәсе табиблары килеп, авыл халкын системалы төстә кабул итүне һәм медицина ярдәме күрсәтүне оештыралар. Костенееводан теш табибы килеп, халыкны дәвалый. Җирлектә "ИП Гәрәев" кибете хезмәт күрсәтә.

- Авылдагы күп проблемаларны чишүдә безгә 4 нче округ депутаты, районы башлыгы урынбасары Зөлфия Хафиз кызы ифрат күп ярдәм күрсәтә. Нинди генә чара узмасын, әйтик, 9 май бәйрәме, Сабантуй, Өлкәннәр көне, депутатыбыз һәрчак безнең белән бергә: өстәвенә, буш кул белән түгел, ә бүләкләр алып килә, чыгыш ясый. Авыл кешеләре аңа нинди мәсьәләләр белән генә мөрәҗәгать итми, ул аларны вакытында хәл итәргә булыша, - диде Рафаил Нурулла улы һәм район башлыгы урынбасарына чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Агымдагы 2017 ел өчен планнар:

- Янгын сүндерү машинасы өчен ясалган урынны җылыту;

- Дөм-Дөмдә Җәлил урамына 7 яңа яктырткыч урнаштыру, 500 метр озынлыгында үткәргеч сузу;

- Зиратта корган агачларны кисү;

- Сабан туе мәйданындагы куркыныч янаучы агачларны кисәргә;

- Су башняларына койма тоту;

- Мәктәп бинасының түбәсен төзекләндерү;

- Айталан авылында суүткәргеч сузу;

- Айталан авылына газүткәргечкә проект эшләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев