Җирлек тә, кешеләр дә яхшы, яшьләр генә аз
Бүген без газета укучыларыбызны республикадагы Аграр яшьләр берләшмәсенең Алабуга бүлеге җитәкчесе Николай Мельников белән таныштырабыз, ул Олы Шүрнәк авыл җирлегенең башлыгы да.
Мельниковлар ыруы Иске Күклектә, төгәлрәге күрше Черкас авылында борынгыдан килә. Кайчандыр Николайның бабасы, ул да Николай булган, шул вакыттагы “Урак һәм чүкеч” совхозында партия оешмасы секретаре була. Тормыш иптәше, янәшәдәге Югары Шүрнәктән, ул җирле мәктәптә укытучылык итә, география дәресләрен алып бара. Бер дә гаҗәп түгел: аларның улы Иван, Алабуга педагогия институтын тәмамлап, туган Черкасына әйләнеп кайта, шуннан көн дә Иске Күклеккә эшкә йөри. Пенсия яшендә булса да, берничә дистә ел инде урта мәктәп белән җитәкчелек итә. Хатыны Валентина биредә татар телен укыта.
– Димәк, Николай, Сез әти-әниегез юлыннан киткәнсез? Башка теләгегез юк идеме?
– Нишләп булмасын? Бала чакта мин башта космонавт, аннары – урманчы булырга теләдем. Мәктәпне тәмамлагач, әти-әни сүзеннән башка гына Алабуга педагогия институтына керергә уйладым, тарих факультетын сайладым. Аңлап сайладым, чөнки әтием тарихка һәм туган якны өйрәнүгә мөкиббән иде.
Укып бетергәч, туган мәктәбемдә эшләдем, анда бүген дә “Минем кече Ватаным” дип аталган түгәрәк алып барам. Түгәрәкчеләр эшчәнлеге туган як тарихын өйрәнү белән генә чикләнми. Күптән түгел генә без “Биредә Княжово авылы булган” дигән истәлек тактасы урнаштырдык (кызганыч, әлеге авыл киләчәге юклар рәтенә эләкте), соңрак монда өстәл һәм эскәмияләр ясадык.
– Менә ике ел инде Сез күрше Олы Шүрнәктә җирле үзидарәне җитәклисез. Эшчәнлекне ничек башладыгыз?
– Сүз уңаеннан, әтием дүрт ел авыл советы рәисе булды, шулай итеп, киңәшер кешем булды. Бу җирлек кешеләренең күбесен белә идем, калганнары белән сайлаулардан соң ук таныштым. Пенсиягә киткән башлык Николай Каишев тәкъдименнән соң, анда минем өчен якташларның йөз проценты диярлек тавыш бирде. Билгеле, башта документларны өйрәндем, беренче ял көнендә үк халыкта американыкы дип йөртелгән өрәңге агачларын кисү буенча өмә оештырдым, бу агач бөтен тирәне баскан иде.
Аннары авыл халкының теләкләрен исәпкә алып эшли башладым, бер ай бер дә ял иткәнем булмады. Өске Шүрнәктә, авылдашлар соравы буенча кәшәнә баганасын урнаштырдык, аннан ярты җимерек таш кына калган иде. Төзекләндердек һәм чишмәне чистарттык. Алга таба анда Черкас авылындагы кебек тәре утыртмакчы идек, әйтергә кирәк, бу торак пунктта яшәүчеләр (даими торучылар 18 кеше генә) бик өлгер, теләсә кайсы башлангычны күтәреп ала.
– 2011 елның мартыннан Сез Татарстан Аграр яшьләр берлегенең Алабуга бүлеген җитәклисез. Бу өлкәдә ниләр эшләнә?
– Иң элек берничә спорт чарасы, шул исәптән Мортта, Лекаревода, Хлыстовода, Танайкада, Иске Күклектә, Дөм-Дөмдә волейбол буенча турнирлар үткәрдек. Атияз авылында буаны төзекләндерү өчен, өмә ясадык. Анда 40-60 кеше катнашында авыл яшьләре форумнары узды. Һәрберсендә, өчәр көн дәвамында палаткалы лагерьларда торып, тренинглар белән шөгыльләнделәр, район җитәкчеләре белән очрашып, төрле авыл программалары буенча мәгълүмат алдылар.
Андый чаралар якынча җидегә җитте, алар Поспеловода, Иске Күклектә, “Урман әкияте” лагеренда булды.... “Авыл яшьләре” программасы буенча җиде грант оттык һәм тормышка ашырдык, АМР башлыгы грантын алуга да ирештек. “Күпмилләтле Алабуга” форумы, “Авыл юанычлары” дип аталган чара ошады. 2014 елда Германиягә барып кайттым, анда тәҗрибә алышу булды.
– Яшьләр турында сүз башлаганбыз икән, әйтегез әле, нигә авылларда яшьләр күп түгел?
– Чыннан да, хәтта безнең шәһәрдән берникадәр ерак торган авыл җирлегендә дә (Алабугадан Олы Шүрнәккә кадәр 45 километр чамасы) кирәк булганның бары да бар: мәктәп, балалар бакчасы, яңа ФАП һәм күпфункцияле үзәк, Интернет эшли, автобус даими йөреп тора, ә яшьләр берән-сәрән. Төп сәбәп – үз торагың булмау дип саныйм, өстәвенә яхшы түләүле эш юк, шәһәрдәге кебек ял урыннары да кафе-кинотеатрларга йөри торган түгел. Һәр салада 45 яшен тутырып килүче өйләнмәгән җиде-сигез егетнең булуы гаҗәп түгел. Кәләшләр дә җитми бит, бюджет өлкәсеннән кала, аларга да монда эш табарлык түгел.
Шулай булса да безнең авыл җирлегендә кешеләр искиткеч: Чайниковлар, Пашаевлар, Бабакаевлар, Каишевлар, Захаровлар, Даниловлар… Алар бик активлар, туган як өчен йөрәкләре яна. Инвесторлар өчен дә урын җитәрлек, тирә-якта шулкадәр җир, табигатебез могҗизалы. Тагын бер нәрсә турында әйтми кала алмыйм. Тиздән Олы Шүрнәктә авыл музее булачак, аның өчен элекке клуб бинасы бирелде. Дөрес, без анда әлегә үз көчебез белән түбәне генә ремонтладык, әмма эш бер урында гына тормый. Мирасханә өчен туган як әйберләрен җыю белән дә шөгыльләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев