Алабуга нуры

Җирлек тормышына битараф түгелләр

Татарстанда авыл җирлекләрендә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән программалар шактый.

Республикада үзара салым җыю программасы 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. Әлеге вакыт аралыгында нинди генә мәсьәләләр хәл ителми: юллар проблемасы, зират коймаларын тәртипкә китерү, янгын гидрантлары урнаштыру һәм башкалар. Беренче елларны акча җыю кешеләрдә шактый канәгатьсезлек хисе уятса да, хәзер аның кирәкле гамәл икәнен халыкның күпчелеге таныды инде. Халыктан кергән һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум акча өстәлә.
Бу программа Алабуга районында ничек тормышка ашырыла? Бу хакта җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге башлыгы Рафаэль Сәлахов сөйләде.
Үзара салым программасында районның барлык авыл җирлекләре катнаша. Әмма кайбер авыллар аерылып тора.
— Бехтерево, Морт, Яковлево, Костенеево авылларын үрнәк итеп куярга була. Олы Шүрнәк яхшы гына эшләп килә. Халык саны аз булуга карамастан, анда 400гә якын кеше гомер итә, быел 800 мең сумга якын акча җыелган. Ә авылны, әйтик, миллион сумга якын акча җыйган Олы Качка авыл җирлеге белән чагыштырып карасак, Шүрнәк өчен бу шактый сумма. Бу җирлек башлыгының гына түгел, кече ватаннарын тагын да яхшырак итәргә омтылучы авыл кешеләренең дә эш нәтиҗәсе. Бехтерево һәм Танайка кебек зур авыллар турында сөйләсәк, алар, күбрәк читтән килүчеләр күп булу сәбәпле, коттедж бистәләрен хәтерләтә. Бәлки, анда яшәүчеләр дә аларны үстерүдә актив катнашмыйдыр, әмма үзара салым буенча акча җыю монда шактый яхшы оештырылган. Әйтик, Танайка авылы шәһәргә якын урнашкан, керемнәре булган халыкка акча җыю кыен түгел, — ди Рафаэль Сәлахов.
Бераз артта калучылар арасында ул Татар Дөм-Дөме һәм Иске Юрашны атады. Дөм-Дөмдә, нигездә, акча җыю яхшы бара, әмма оештыру аксый. Олы Качкага килгәндә, анда авыл җирлеге башлыгы яңа кеше. Тәҗрибәсе аз түгел, эшләргә теләге бар, бигрәк тә авыл кешеләре аңа булыша, дип билгеләп үтте Рафаэль Сәлахов.
Быел Иске Күклек авылы җитәкчелеге үзара салым акчаларын бер километр озынлыкта яңа суүткәргеч үткәрүгә юнәлдергән. Бу бик зур һәм кирәкле эш, һәм якындагы 50 елда авылда су проблемасы хәл ителгән. Авыл җирлеге башлыгын бик актив, халык арасында абруй казанган кеше буларак беләләр.
Морт авыл җирлегендә үзара салым программасы актив тормышка ашырыла. Авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров сөйләвенчә, соңгы елларда бу программа буенча зур эшләр башкарылган.
— 2014 елдан бирле әлеге программада катнашабыз. Авылларны төзекләндерү, көн кадагындагы мәсьәләләрне чишү өчен дәүләт шундый мөмкинлек биргән икән, аннан файдаланып калырга кирәк, дип уйлыйм. Җыелган акчаларны нинди мәнфәгатьләрдә кулланасын авылдашлар белән бергә планлаштырабыз, — дип сөйләде ул.
Әйтик, 2018 елда Морт авылында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үзара салым акчасына обелиск яңартылган. Иң беренче аны Бөек Җиңүнең 25 еллыгы уңаеннан бөтен гомерен мәдәни-агарту эшенә багышлаган, күп еллар Алабуга районы Морт авылы мәдәният йорты директоры булып эшләгән, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, мактаулы алабугалы Расих Хисаметдинов төзегән булган. Морт авылы җирлеге башлыгы әйтүенчә, үзара салым акчасына обелискны реставрацияләү буенча тәкъдим ясалгач, халык бертавыштан риза булган. 

2019 елда авыл халкы парк булдыру турында карар кабул итә. Бүгенге көндә дә анда эш туктамый, башкарасы эшләр җитәрлек. Ә менә асфальтлау эшләре инде төгәлләнгән. Ябык сәхнә, балалар мәйданчыклары һәм башкаларны урнаштырырга планлаштыралар. Эскәмияләр алынган, бары тик куелганны гына көтә.
— Ябык сәхнә нинди генә һава торышы булса да, чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә коймалар, капка, видеокүзәтү камералары, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар куярга исәплибез. Җирле халык белән сөйләшкәннән соң, киләсе елга нинди эшләр башкарачагыбыз билгеле булачак, — ди Фаиз Закиров.
Моннан кала, әлеге программада катнашу дәверендә Морт авылында юлларга җәю өчен вак таш сатып алынган һәм җәелгән, трактор өчен асылмалы җиһаз алынган һәм башкалар.
Костенеево авыл җирлегендә дә үзара салым программасы актив тормышка ашырыла. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Зеленовский сөйләвенчә, соңгы елларда бу программа буенча бик күп эш үтәлгән. Беренче чиратта, бу — һәр торак пунктта юллар, ә анда алар бишәү — Костенеево, Казиле, Покров (Сентяк), Котловка, Свиногорье.


— Әйтик, быел Костенеево авылында 300 метрга якын юл асфальтланды. Котловка һәм Свиногорье авылларында урамнарга вак таш җәелде. Казиле авылында Бөек Ватан сугышы солдатлары хөрмәтенә обелиск куелды. Узган елдан башлап Покров авылында зират коймаларын кую эшләре бара. Халык җыеннарында авыл халкы шундый карар кабул итте. Республика акчаларын исәпкә алып, быел Костенеево авыл җирлегендә ике миллион сумга якын акча җыелды. Киләсе елга бездә башкарма комитетның яңа бинасын төзү планлаштырыла. Шулай ук балалар һәм тренажер мәйданчыклары төзү каралган, — дип өстәде Сергей Зеленовский.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: