Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Җирлекләрне үстерү өчен авыл халкы акча җыячак

Үз территорияләренең проблемалары турында җирле халыктан башка кем күбрәк белсен? Шул сәбәпле, нәкъ менә алар үзара салым акчаларын кая юнәлдерергә икәнлеген хәл итә. Алабуга районы да искәрмә түгел.

Бу мәсьәлә һәр җирлектә ел саен халык җыеннарында күтәрелә. Кемдер өчен чүп-чар мәйданчыкларын тәртипкә китерү өстенлекле булып тора, кемнеңдер үз җирлегендә ял итү паркын күрәсе килә, кыскасы — һәрберсенең үз теләге. 
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үзара салым программасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Референдумда җыелган һәр 1 сум өчен Татарстан хөкүмәте муниципалитетка төбәк бюджетыннан тагын 4 сум бүлеп бирә. Бу программа кысаларында, соңгы елларда Алабуга районында зират һәм чишмәләр төзекләндерелде, һәйкәлләр төзелде һәм башка күп кенә эшләр башкарылды.
Киләсе елда авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү, газлаштыру, юл төзелешенә игътибар бирергә ниятлиләр — авыл халкы менә шундый проблемалар белән еш очраша.
Мисал өчен, Иске Күклек авылы җирлегендә үзара салым акчалары хисабына суүткәргечне ремонтларга, урамнарны яктырту мәсьәләсен хәл итәргә планлаштыралар.
Поспелово авыл җирлегендә дә максатчан эш алып барыла. Узган ел акчаларны Мальцево авылында Есенин урамындагы юл чокырларын тигезләүгә һәм Поспелово авылындагы балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә юнәлдерү турында карар кабул ителгән. Халык 200шәр сум акча җыйган. Быел планнар тормышка ашырылган — мәйданчыкка 319 мең сум, чокырларны тигезләүгә 252 мең сум акча сарыф ителгән. 
— Һәр торак пунктта акча аерым җыела. Без халык җыенына күп кешеләрне борчыган мәсьәләләрне чыгарырга тырышабыз. Поспелово авылында программа буенча төзелгән бер балалар мәйданчыгы бар иде инде, ләкин авылның башка өлешендә яшәүчеләргә дә ул кирәк, шуңа күрә мәйданчыкка акча җыю турында карар кабул иттеләр, — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы урынбасары Елена Лизунова. 
Чыннан да, элек буш булган урында хәзер кечкенә мәйданчык төзелгән, анда таучык, таган, карусель кебек уен җиһазлары бар. Авыл балаларына биредә уйнау бик тә күңелле.
Киләсе елда бу җирлектә Поспелово авылы мәдәният йорты янындагы территорияне төзекләндерү һәм Мальцево авылында спорт мәйданчыгын төзү өчен, үзара салым акчасын ике тапкыр арттырырга карар кылганнар. Әлбәттә, соңгы сүзне халык әйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев