Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Җирлектә балалар саны арту сөендерә

Райондагы авыл җирлекләренең иң зуры – Танайка авыл җирлегендә 7 гыйнварда чираттагы отчет сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев та катнашты.

Фәрит Солтан улының эшлекле визиты Танайка авыл җирлегенең капиталь төзекләндерелүдән соң ачылган мәдәният йортына экскурсиядән башланып китте. Клуб директоры Регина Шабурова мәдәният йортында эшләп килүче түгәрәкләр белән таныштырды, грим бүлмәсен күрсәтте. Китапханәдә китап укып утыручы балаларга күрсәтеп, башлангыч сыйныфлар укытучысы шатлыгы белән бүлеште:

– Һәр әти-әнинең дә матур китаплар, газет-журналлар алырга мөмкинлеге юк, ә биредә җаның теләгәнне укырга була, китаплар ачык төсле, сайлау мөмкинлеге дә зур. Укучылар белән бирегә бик теләп йөрибез, – диде.

– Баланың кулына китапны телефонга караганда күбрәк алуы бик яхшы, – дип хуплады Фәрит Габделганиев.

Танайка авылы мәдәният йортына ремонт бик кирәк иде инде.

– Бик күп программалар бар, без аларның барысында диярлек катнашабыз. Нормативлар буенча бу бина программага кермәде. Без – үзләренең программалары буенча авылларда мәдәният йортлары төзи торган бердәнбер муниципаль район. Президент белән сөйләшкәч, ул хуплады һәм Республика бюджеты исәбенә бина төзекләндерелде. Эшләр ике этапта башкарылды, барлыгы 55 миилион акча тотылды, – диде район башлыгы.

Үзгәрешләргә клуб хезмәткәрләре дә сөенә.  

– Төзекләндерүгә кадәр түбәдән су үтә иде һәм бик салкын иде биредә. Балалар түгәрәккә килгәч тә, өс киемнәрен сала алмый иде. Тулысынча косметик ремонт ясалды, бина җылытылды, түбә ябылды, тәрәзәләр алыштырылды – капиталь ремонт ясалды. Без бик шат, чөнки монда тормыш кайный, – ди клуб директоры шатланып.

 

Сорау-җавап

Танайка авыл җирлегендә эшләр күп башкарылса да, хәл ителәсе мәсьәләләр бар әле. Танайка авылыннан Ольга Филатова сүзен рәхмәт белдерүдән башлады.

– Без бу авылда өченче ел гына яшәсәк тә, эшләнгән эшләрне күрәбез. Төзекләндерелгәннән соң, клуб бик ошый. Өч балам да клубка түгәрәкләргә йөри. Әкренләп юллар да салына, су белән тәэмин итү җайга салына. Рәхмәт сезгә, – диде һәм көн кадагындагы мәсьәләгә күчте. – Күп балалы гаиләләр арта, димәк, балалар күбрәк була бара. Безнең мәктәп 134 укучыга исәпләнгән, бүген 225 бала укый. Минем бала 24 укучылы 9нчы сыйныфта белем ала. 

– Бу бик яхшы күрсәткеч, – ди Фәрит Габделганиев балалар санына сөенеп.

– Әйе, бик яхшы күрсәткеч. Күченгәндә, балам 7нче сыйныфка бара иде. Без әти-әни буларак курыккан идек, авылда ничек укыр дип, әмма безгә бик ошый. Мөгаллимнәр искиткеч, игътибар зур, мәсәлән, бала бер түгәрәктән икенчесенә барып житмәгән икән, шалтырата башлыйлар, барысы да яхшымы дип. Барысы да канәгатьләндерә, ләкин балаларга урын җитми. Мәктәпкә янкорма төзелсә, яхшы булыр иде, – ди өч бала анасы.

– Әйе, Танайка авыл көннән-көн үсә, халык саны арта, янкорма кирәк булыр, – ди район башлыгы.

– Мин Биектау районында бер мәктәпкә 160 урынга янкорма төзегәннәр, аның проекты бик ошады, – ди Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов.

– Ярар, Президент исеменә хат әзерләгез, балалар санын күрсәтегез, – дип җавап бирде Геннадий Емельянов.

 

 

Башкарылган эшләр

Танайка авыл җирлегендә халык саны 2018 елның 1 гыйнварына 96 кешегә артып, 3297 кешене тәшкил итте, шуларның 1971е хезмәт яшендә, пенсионерлар – 652, 7 яшькә кадәр балалар – 380, 7 яшьтән 16 яшькә кадәргеләр – 294 кеше.

– Геннадий Егорович, Сезнең һәм Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән Танайка авылы мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде, шулай ук узган елны мәдәният йорты территориясендә балалар мәйданчыгы куелды. Авыл халкы исеменнән Сезгә рәхмәт белдерәм, – диде Татанйка авыл җирлеге башлыгы Петр Макаров.            

Республика программасы рамкаларында Танайка авыл җирлегенә керүче торак пунктларда югары вольтлы электрүткәрү линиясен капиталь төзекләндергәннәр һәм баганалары алыштырылган.

Үзара салым акчасына Танайка авылы урамнарына вак таш түшәгәннәр. Узган елны Колосовка-Лекарево автоюлын капиталь төзекләндергәннәр. Җирле бюджет акчасына Танайка авылы су җыю скважинасы һәм су чыгару челтәрләре төзекләндерелгән. “Татнефть” Партизан урамы буенча 356 метр озынлыкта яңа суүткәргеч                                                                төзелгән.   

Танайка авылының “Тау” микрорайонында “Чиста су” программасына керү өчен эш дәвам итә.

Җирле бюджет акчасына урамнарга топосъемка үткәрелгән.

Колосовка авылында су белән тәэмин итүне яхшырту өчен насос алынган. Моннан тыш, Колосовка авылында үзара салым акчасына чишмә төзекләндерелгән.

– Республика программасы буенча Колосовка авылыннан Хлыстово авылы күперенә хәтле Танайка елгасын чистарттык. Бу эшкә заказ бирүче – Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, ул авылның актив кешеләре белән очрашты һәм эш барышын карады, – ди Петр Макаров.

Үзара салым акчасына Хлыстово авылында су җыю скважинасы төзекләндерелгән, ә җирле бюджет акчасына әлеге скважинаны электрга тоташтырганнар.

Бу җирлеккә караган торак пунктларда урамнар кардан вакытында чистартыла, урамнарның гомуми озынлыгы 45 километр тәшкил итә. Моннан тыш, күп балалаы гаиләләр яшәүче Колосовка микрорайоны юлларын да кардан арындырып торалар.

Территориядән чүпне чыгару белән “Мехуборка” җәмгыяте шөгыльләнә.

“Горзеленхоз” җәмгыяте белән килешү буенча 34 кыргый этне тотканнар.

Җирлектә Ветераннар советы эшли, Анна Шумилова аның рәисе булып тора.

Танайка авыл җирлеге Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы уздырган “Чиста яр буе” акциясендә “Татарстанның иң яхшы авыл җирлеге” номинациясенең  абсолют җиңүчесе итеп танылган һәм мактаулы грамота алган. 

Танайка аыл җирлеге торак пункларында спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Мәсәлән, Танайка авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексына елына 6266 кеше килгән. Шулай ук Хлыстово авылында да мондый физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм тренажер залы бар, монда бер елга барлыгы 22845 кеше булган, шул исәптән бассейнга килүчеләр саны – 18407 кеше.

Өч авылда да ФАП, мәдәният йорты һәм китапханә эшли. Танайка авылы китапханәсендә 16530 китап бар, шуларның 1271е татар телендә.

Танайка мәдәният йортында 27 клуб берләшмәсе эшли. Барлыгы 266 бала шөгыльләнә (юнәлешләр: спорт-сәламәтләндерү, вокал, декоратив-кулланма, хореографик һ.б.).

– Ремонт эшләренә карамастан, Танайка авыл клубы коллективы муниципаль, республика, россиякүләм, халыкара конкурсларда актив катнашты һәм призлы урыннар яулады, – ди җирлек башлыгы.

Танайка авылы урта белем бирү мәктәбендә бүгенге көндә 225 укучы белем ала,  алтысы Колосовка авылыныкы, аларны автобус йөртә. Хлыстово авылында эшләүче башлангыч мәктәптә 18 укучы укый.

Танайка авылы балалар бакчасына 117 бала йөри, 25 бала чиратта тора. Хлыстово балалар бакчасына йөрүчеләр – 32, ә менә Колосовкада балалар бакчасы яшендәге 32 бала булуга карамастан, бакча юк.

“Аланлык” (“Полянка”) территориаль җәмәгать үзидарәсе актив эшли.

Танайка авыл җирлегендә вак һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр күп, шуларның ачык мисалы итеп Хыял” (“Мечта”) крестьян-фермер хуҗалыгын китерергә була, җитәкчесе Рафиснур Шакиров. Ул 2015 елда үз хуҗалыгында атларны прокатка бирү һәм балык тоту өчен урыннар булдырып агротуризм оештырган.

Шәхси эшмәкәр Тимур Рәшит улы “Вахитов” экофермасында кошлар үрчетә, хуҗалыкта сезонына 700 бройлер, 1600 каз үсә. Эшмәкәр шулай ук экологик чиста продуктны ысландыру белән шөгыльләнә.

Моннан тыш, авыл җирлеге территориясендә “Праздников” шәхси хуҗалыгы, “Марков” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Гарифуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы, Фирдаиз Борһанов җитәкләгән “Борһанов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Агат-М” җәмгыяте яхшы гына эшләп килә.

Колосовка авылында “Башак” авыл хуҗалыгы урнашкан, җитәкчесе – Павел Талапин. Биредә терлекчелек һәм үсемчелек белән шөгыльләнләр.

Танайка мәдәният йортында Эльмира Дәүләтшинаның “Ринэль” чәчтарашханәсе хезмәт күрсәтә.

Җирлектә шулай ук почта бүлеге, 10 кибет эшли.

 

Агымдагы елга планнар:

- Республика программасы буенча Танайка авылының Дубовская урамына 700 метр озынлыктагы юлга, Пролетар урамы буенча 250 метр озынлыктагы юлга, Шолохов урамы буенча 250 метр озынлыктагы юлга вак таш түшәү, Алабуга-Колосовка юлында 600 метр арада чокыр-чакырларны ямау;

- Колосовка авылына күпер төзү;

- Республика программасы буенча һәм җирле бюджет акчасына торак пунктларда урам яктылыгын яхшыртуны дәвам итү;

- үзара салым акчасына зиратка койма тоту, Танайка авылында Үзәк урамнан Ермазов урамына кадәр җәяүлеләр юлы булдыру;

- Колосовка авылында үзара салым акчасына юлга вак таш түшәү;

- Хлыстово авылында үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл кую;                                                                                                                                                                                                                                      

- Хлыстово авылында балалар мәйданчыгы кую;

- торак пунктларда юл билгеләре һәм күрсәткечләре урнаштыруны дәвам итү;

Фәрит Габделганиев үз чыгышында мәдәният йортында эшләүче түгәрәкләрнең күплегенә һәм грим бүлмәсе булуына гаҗәпсенгәнлеген белдерде:

– Минем әле бер авыл клубында да грим бүлмәсен күргәнем юк иде. Ә түгәрәкләргә килгәндә, биредә чыннан да шөгыльләнәләр, берсе дә күз буяу өчен генә түгел, бу бик яхшы, – диде.

Ул буш кул белән килмәгән, әйләнә-тирәлекне, табигатьне саклауда үрнәк булучы авыл кешеләрен бүләкләде. Сүз уңаеннан, бүген ТР Президенты Указы белән Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев