Җирне ашласаң – аш бирер
Җиргә никадәр сый-хөрмәт күрсәтсәң, ул шулкадәр үк мул итеп игенен, печәнен һәм башкасын бирә. Моны яхшы аңлаган һәм финанс мөмкинлекләре булган хуҗалыклар, язгы кыр эшләре башланганчы, складларына минераль ашламалар ташып куярга ашыгалар.
Финанс мөмкинлекләре димәктән, авыл хуҗалыгы продуктларына инде күп еллар дәвамында бәяләрнең түбән булуы сәбәпле, хуҗалыкларның күбесе акча кытлыгы кичерә. Һәм бу аларны кирәк кадәр күләмдә минераль ашлама белән тәэмин итүдән мәхрүм итә. Еш кына булганына шөкер итәргә туры килә.
Апрельнең бишенә район буенча хуҗалыклар барлыгы 2569 тонна минераль ашлама кайтарганнар. Шуларның 1892 тоннасы - аммиак селитрасы, 677се - "катлаулы" (сложный) ашлама.
Кемнең күпме җир сыена ия булуына игътибар итсәк, алар түбәндәгечә: "Морт" агрофирмасы ААҖе 656 тонна минераль ашлама кайтарып (526 тонна аммиак селитрасы, 130 тонна "катлаулы"), лидерлык тота; икенче позициядә "Нократ таңы", аның өлешенә 250 тонна аммиак селитрасы һәм 247 тонна "катлаулы" ашлама туры килә (җөмләдән, биредә бәрәңгене күп игәләр, ә бәрәңге "катлаулы" ашлама ярата, узган ел, мәсәлән, Шүрнәктә 200 гектар икенче икмәк утыртып, һәр гектардан 250 центнер уңыш алганнар). Беренче "өчлекне" "Якты үзән" ("Светлая долина") төгәлли, ул бүгенге көнгә саклагычларына 330 тонна аммиак селитрасы тутырып куйган.
Исемлекне дәвам итеп, "Яңа Юраш" агрофирмасының тупланган маясына игътибар итсәк, юрашлыларның 195 тонна минераль ашлама һәм 65 тонна "катлаулыга" ия булуларын беләбез. "Яшь көч" ААҖе дә минераль ашлама запасын тулыландырып калырга ашыга, алар март ахырына кадәр 165 тонна аммиак селитрасы ташып куйганнар (шуның 38,1 тоннасы бюджет хисабыннан бирелгән субсидиягә), хәзерге вакытта 1,1 миллион сумлык "катлаулы" ашлама кайтару хәстәрен күрәләр. "Колосовка" авыл хуҗалыгы ширкәтенең әлегә җыелган запасы 67 тонна тәшкил итә.
Гомумән алганда, минераль ашламалар юнәтү күбрәк хуҗалыкларның үз мөмкинлек вә ихтыяҗларына тапшырылган. Дөм-Дөмнән алынган мәгълүматка караганда, алар 100 тонна аммиак селитрасын үз акчаларына сатып алганнар.
"Якты Үзән" (Яковлево) 330 тонна аммиак селитрасының 140 тоннасын субсидия хисабына кайтарткан, ә юрашлыларга субсидия рәвешендә 92 тонна чамасы ашлама бирелгән.
Язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калып бармый. Аларны уңышлы башкарып, табигать шартларының уңай килүенә өметләнә игенче. Шулай булганда, игеннәр дә каерылып уңар, печән-саламы һәм башкасы да булыр, иншаллаһ.
Фирдәвес Хуҗин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев