Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Иске Юраш авылында кышкы уеннар үтте

Җирле үзидарә тарафыннан әзерләнгән бу бәйрәмгә балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар җыелды.

2 гыйнвар көнне, Яңа елның дәвамы булып, Иске Юраш авылында балалар мәйданчыгында бәйрәм уздырылды. Җирле үзидарә тарафыннан әзерләнгән бу бәйрәмгә балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар җыелды. Гайфутдинова Миләүшә Мулланур кызы әзерләгән программа буенча оештырылган кышкы уеннарда һәркем актив катнашты.

Башта салмак кына уйнаган музыка тавышында балалар тауда шудылар. Һәркем үзе белән чаналар алып килгән иде. Уен кызганнан кыза барды. Һәр баланың да беренче буласы килде Оештыручылар һич кенә дә җиңүчеләрне билгели алмады. Нәтиҗәдә, барлык шуучылар да беренче урынга чыктылар, җиңүче бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Шулвакыт кемдер Кыш бабай белән Кар кызы юклыгын исенә төшерде. Балалар, барысы бергә җыелып, көчле тавышлар белән аларны бәйрәмгә чакырды. Әлбәттә инде, үзләрен чакыруларын зарыгып көтеп арып беткән Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел бүләкләре тутырылган капчыкларын көчкә-көчкә күтәреп килеп тә җиттеләр. Менә шуннан соң башланды инде уеннар!

Хоккей таягы белән туп тәгәрәтү уенымы, бау тартышумы, чаналарга берсен-берсе утыртып узышумы — берсе дә читтә калмады. Янып-пешеп уйнаган балалардан әти-әниләр дә, әби-бабайлар да читтә калмады. Алар да бер мизгелгә балачакларына кайтып, онытылып, үзара көчләрен сынап карадылар. Һәркемнең дә кечкенәләр янында үзләрен җиңүче итеп күрсәтәселәре килде. Балалар мәйданчыгы шат көлү һәм бер-берсенә дусларча булышу тавышларына күмелде. Ә Кыш бабай белән Кар кызы һәрберсенә мул итеп бүләкләр, тәм-томнар өләште.

Бәйрәмдә катнашучылар чыршы тирәли җыр җырлап әйләнергә дә онытмадылар. Балалар белгән шигырьләрен, җырларын, биюләрен башкардылар. Кыскасы, һәркем дә үзләренең осталыкларын күрсәтеп калырга ашыкты.

Моңлы татар көйләренә тезмә башлану бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Өлкәне, кечесе — барысы да бергәләп биеп, җырлап күңел ачтылар. Бәйрәмнең азагы җитүен сизми дә калдылар. Кыш бабай белән кар кызын озатканнан соң, икенче елга да туган телебездә тагы да күбрәк җыр, бию, шигырьләр әзерләргә һәм уеннарда катнашырга җыенып, шат күңел белән өйләренә таралыштылар.

Шундый матур бәйрәм әзерләгәннәре өчен, барлык Юраш халкы исеменнән Гайфутдинова Миләүшә Мулланур кызына, Кыш бабай — Галеев Ришат Рафаил улына, Кар кызы — Салимова Гөлүсә Фердинант кызына, спорт ярышларын оештыручы — Шайдуллина Индира Хәлил кызына, өстәмә белем педагогы — Яруллина Резедә Равил кызына һәм музыка белән тәэмин итүче кунакларыбыз — баянист Хайруллин Җәвит Минабутдин улына, Сираев Илназ Рафил улына, Сираева Ләйсирә Рафис кызына — чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бу гаҗәеп сихри бәйрәм барлык юрашлыларның һәм кайткан кунакларның күңелендә якты матур хатирәләр калдырды. Бәйрәмнән һәркем дә кәнагать калды. 

Авыл халкы исеменнән Юнусова Лилия Мирзовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев