Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Иске Юраш авылында яшәүчегә саву аппараты тапшырылды

Саву аппараты шәхси хуҗалыгында 6 сыер, 3 үгез, 1 тана, берничә баш бозау һәм бер ат асраучы Ришат Муллахмәтовка бирелде.

Иске Юрашта авыл җирлеге башлыгының отчет сессиясе булып узды. Чара район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында узды.

Сессия барышында Иске Юрашта яшәүче Ришат Муллахмәтовка саву аппараты тапшырылды. Ришат Муллахмәтов билгеләп үткәнчә, мондый бүләк аңа бик кирәк булачак, чөнки аның шәхси хуҗалыгында 6 сыер, 3 үгез, 1 тана, берничә баш бозау һәм бер ат асрала.

Әйтергә кирәк, сыер саву аппаратлары авылда күп сыер асраучыларга биреләчәк.

Терлекчелек белән җитди шөгыльләнергә җыенучы хуҗалыкларга да финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев