Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Изге җирем сиңа сыенам

Гадәттә тормыш дилбегәсен ирләр тотса да, бүген көчле җенестән һич тә калышмый торган гүзәл затларыбызны һәммә тармакта очратырга була. Бөекбританиядә "тимер леди" тамгасы белән йөртелгән Маргарет Тэтчер, Германия канцлеры Ангела Меркель, Пакъстанның беренче хатын-кыз лидеры Беназир Бхутто кебек дөньяви билгеле шәхесләр турында сүз алып барабыз икән, үзебез өчен кечкенә дәүләт-утрау...

Ерак та барасы юк: иң авыр, иң мәшәкатьле, иң проблемалы тармакларның берсе булган авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз авылын үрнәк хуҗалыкка әйләндергән, шушындый мәшәкатьле вә болгавыр чорда сирәк гаярь ирләр алына торган тармакны ипле генә, җайлы гына әйдәп баручы Рузилә Мирсәет кызы Һадиуллина үзе бер легенда түгелмени?

Биографиясендә бу чор кешеләреннән аермалы бер генә нәрсә дә юк кебек үзе. Рузилә хезмәт юлын Мөслим районында бухгалтер буларак башлап җибәрә, аннан соң Алабуга районына күчеп килгәч, төрле хуҗалыкларда баш экономист, "Яшь көч" колхозы рәисе, Дөм-Дөм авыл Советы рәисе булып эшли. 2005 елдан ул "Яшь көч" агрофирмасына җитәкчелек итә. Әйтергә кирәк, ире Әмир рәислек иткән елларда ук инде ул аның уң кулы, төп ярдәмчесе була, хуҗалыкны алып бару серләренә төшенә. Хатын-кыз җитәкчегә берсе дә җиңел генә бирелми. Моның өчен психологик киртәләрне җимерергә, хатын-кызга ир-атлар белән уртак тел табарга, авыл кешесе алдында абруй казанырга, кешеләрне әйдәү белән бергә аларга үрнәк күрсәтергә һәм хезмәтләренә тиешле әҗерен дә кайтарырга кирәк ич. Йокысыз төннәр, борчулы-мәшәкатьле көннәр, алдынгы тәҗрибә өйрәнү һәм авылның актив кешеләренә таяну нәтиҗәсендә Рузилә хезмәтенең татлы җимешләрен татый башлый.

Бүген ул җитәкләгән хуҗалык районда әйдәп баручы хуҗалыкларның берсе. "Яшь көч" агрофирмасы орлыкчылык буенча база хуҗалыгына әйләнде һәм район, республика хуҗалыкларын элиталы репродуктив орлыклар белән тәэмин итә. Болар - "Татарстан эстафетасы" дигән көзге арыш, "Әмир", "Ирень"," Эстер"- сабан бодае, "Флагман", "Казан" сортлы борчак, "Аллюр", "Рысак" сортлы солы, "Нур", "Раушан", "Тимерхан" сортлы арпа орлыклары. Бүгенге орлык базары шартларында заман таләпләренә туры килә торган яңа сортлар һәм гибридлар булдыру ихтыяҗы зур, шунлыктан хуҗалык орлыкчылык алга таба тагын да үссен һәм камилләшсен өчен күп көч куя.

Хуҗалыкта машина-трактор паркын яңарту, шулай ук игенчелектә энергия саклаучы технологияләр кертелү, минераль һәм органик ашламаларны нәтиҗәле куллану, үсемлекләрне саклауга игътибар бирү нәтиҗәсендә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан уңыш алу елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2008 елда бер гектардан 30,2 центнер уңыш алынса, 2011 елда ул 36,2 центнерга җитте. (Гаять коры табигатьле 2010 елда да хуҗалык 11,8 центнер уңыш җыйды).

Терлекләрдән мул продукция алу, һәм аны сату күләмнәрен тагын да арттыру максатыннан чыгып, терлекчелек тармагында алдынгы прогрессив технологияләрдән киң файдаланалар: терлекчелек биналары үзгәртеп корыла, яңалары төзелә, терлек азыгы әзерләү һәм аны тарату, сыер саву, сөт суыту өчен яңа җиһазлар кайтартыла, терлекләр рационын баету өчен премикслар һәм ферментлар, өстәмәләр кулланыла, терлекләрнең нәселен яңарту, аларны саклауда максатка юнәлешле эш алып барыла. Терлекчелек тармагында заман таләпләреннән чыгып эшләү нәтиҗәсендә соңгы өч елда күрсәткечләр күзгә күренеп үзгәрде. 2008 елда бер сыердан 4534 килограмм сөт савылса, 2011 елда инде ул 5501 килограммга җитте. Шулай итеп терлекчелек тармагыннан кергән акча 2011 елда 29896 мең сум тәшкил итте.

Хуҗалыкның эш тәҗрибәсе район хуҗалыклары арасында гына түгел, республика күләмендә дә популярлаша. "Яшь көч" агрофирмасында төрле дәрәҗәдәге семинарларның даими үткәрелүе әнә шул турыда сөйли. Монда күп нәрсәгә өйрәнергә була. Әлбәттә, монда җитәкченең роле, аның тынгысызлыгы, даими эзләнүе зур роль уйный. Рузилә Мирсәетовна хуҗалыкта тырышып, намус белән эшләүче авылдашларының кадерен белә. Алар һәрвакыт игътибар үзәгендә, чөнки һәр коллективның төп байлыгы - хезмәт кешеләре.

Хуҗалыкның хезмәт хакы һәм салымнар буенча да әҗәтләре юк. 2008 елда хуҗалыкта уртача эш хакы 8893 сум тәшкил итсә, 2011 елда ул 11738 сумга җиткән.

Тырыш, хезмәт сөючән "Яшь көч" агрофирмасы коллективының югары күрсәткечләре район җитәкчелеге тарафыннан Дипломнар, Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Рузилә Һадиуллинаның намуслы, тырыш хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан игътибарсыз калмады. Ул 2006 елда Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына, 2008 елда "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре"дигән мактаулы исемгә лаек булды, 2011 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Хуҗалык җитәкчесе, авыл җирлеге депутаты буларак, Рузилә Мирсәетовна халыкның тормышын уңайлы итү, аларның рухи, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә көчен кызганмый. "Сусаганга сулар алып бирдем, Егылганны җирдән күтәрдем", ди бер шагыйребез. Рузилә Һадиуллина да әнә шундый риясыз затларның берсе. Авыл кешесенә ярдәм кирәк икән, ул ышанычлы рәвештә аңа килә һәм ярдәмгә өмет итә ала, чөнки аларның барысы да аңа якын, үз. Авыл җирлеге җитәкчесе Рафаэль Бәдретдинов та аңа чиксез рәхмәтле, чөнки һәр проблема, авылда алып барыла торган күләмле эшләр, мәдәни чаралар - барысы да аның булышлыгы белән башкарыла. Бу җирлектә яшәүче халык киләчәк көненә ышаныч белән карый, чөнки алар янәшәсендә нык ихтыярлы, заман таләпләрен тоя һәм аңлый, гамәлдә аны эшкә җигә белә торган акыллы лидерлары - "тимер леди"лары бар.

К. Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев