Алабуга нуры

Каршылыклар киртә түгел

Киләчәк турында сүз алып барганда, соңгы вакытларда Татарстанда гаилә фермаларының роле артуы күзәтелә.

Бигрәк тә сөт һәм ит җитештерүдә. Бу эш әле чагыштырмача яңа саналса да, республиканың өч йөз илле гаилә фермасында бүген үк инде 11 меңнән артык мөгезле эре терлек, дистәләрчә мең сарык, кәҗә, бер миллион чамасы кош-корт асрала! Гаилә фермалары инде 1500дән артык авыл кешесен даими эш белән тәэмин итә алган. Дәүләтнең аларга ярдәме исә йөзләрчә миллион сумнар белән исәпләнә.

Алабуга районы да калышмый. Бүгенге көндә районда барлыгы 28 гаилә фермасы исәпләнә. Шуларның унбише ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан танылган һәм субсидия алуга аттестация узган. Калган 13 фермада терлек асрау биналарын әзерләргә, киңәйтергә һәм мал санын арттырырга кирәк. Бу - гаилә фермасы итеп танылу өчен төп шарт. Алай гына да түгел, быел федераль программа буенча Алабугада биш гаилә фермасыннан торган гаилә утары булдыру күздә тотыла. Утарлар Колосовка авылы янәшәсендә төзелер дип көтелә. Алар 50 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән биш югары технологияле гаилә сөт фермасын берләштерәчәк. Һәр ферманың якынча 30 гектар җире булачак. Федераль программа буенча мөгезле эре терлек сатып алу чыгымнарының 40 процентын федераль бюджет, 30 процентын - җирле бюджет, калган 30 процентны фермер үзе каплаячак, диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә.

Берничә фермер әлеге программада катнашырга теләк белдергән. Хәзерге вакытта Алабуга хакимияте мең баш малга исәпләнгән тулысынча автоматлаштырылган ферма төзүне планлаштыра. Биредә сыерларны ашату, саву, чистарту эшләрен роботлар башкарачак.

Хикмәт яшьтәмени

Соңгы елларда фермерларның тигез рәтенә Хлыстово авылында яшәүче Рифкать Гарифуллин да басты. Рифкать абый иске ферма бинасын сатып ала, аны төзекләндерә, янәшәдә хезмәткәрләре өчен йорт та салып куя. Хәзерге вакытта аның карамагында 100 баш эре мөгезле терлек, 400 баш сарык бар. 72 яшьтә булуына карамастан, аның җитезлегенә, активлыгына яшьләр көнләшерлек диләр аның турында. Рифкать Гарифуллин "Лизинг-грант" программасы буенча тагылма җиһазы булган ике трактор алган, киләчәктә йөз баш сыерга исәпләнгән, заман таләпләренә туры килгән югары технологияле ферма булдырырга уйлый. Җитештергән барлык продукциясен фермер җәмәгать туклануы учреждениеләренә сата. Киләчәктә бу хуҗалык районда иң эре хуҗалыкларның берсе булыр дип көтелә.

2010 еллар ахырында Танайка авылында үз фермер хуҗалыгын башлап җибәргән Николай Праздниковта эшләү теләге зур. Ул "Колос" хуҗалыгында эшли. Үз эшен башлап җибәрергә аңа хуҗалык җитәкчесе Павел Талапин булышкан. Бүгенге көндә Н.Праздников карамагында сигез сыер һәм җиде яшь терлек бар. Киләчәктә фермер "Гаилә фермасы" программасында катнашып, мал санын йөзгә җиткерергә ниятли. Н. Праздников киләчәккә зур планнар корып, зур ихтыяр көче һәм теләк белән эшли.

Алабуга фермерлары сөт савып алу буенча республикада әйдәп бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча районыбыз 24 нче урыннан уникенчегә күтәрелгән. Республикада уртача күрсәткеч 4,3 мең литр булса, районның уртача күрсәткече 4,8 мең литр тәшкил итә. Мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 8 граммга, дуңгызларныкы 7 граммга артты. Язга аяк басканда, терлекләрне кышлату да уңышлы тәмамланып килә дияргә була.

Ярдәм күрсәтелә

Алабуга фермерлары куян үрчетү, умарта тоту, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. 15 крестьян-фермерлык хуҗасы "2012-2014 елларда ТРда эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү" программасында катнашуга дәгъва итә. Шәхси эшмәкәрлек оештыруга бирелүче 58 мең сумлык субсидияне 658 кеше алган. Бу акчаларга шәхси хуҗалыклар өчен 417 эре мөгезле терлек, 531 дуңгыз, 333 баш сарык һәм кәҗә, 17 ат, меңгә якын кош-корт һәм 2875 умарта сатып алынган. Шәхси хуҗалыкларны үстерү максатыннан якынча 150 миллион сумлык 540 кредит һәм заем бирелгән, әлеге акчаларга терлек, 131 берәмлек трактор һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, мал асрау өчен 198 бина, 9 теплица төзелгән һәм ремонтланган.

Хөкүмәт тә, район җитәкчелеге дә шәхси хуҗалыкларны үстерүне алгы планга куя. Гаилә фермасы авыл халкы өчен өстәмә эш урыннары да булдыра. Димәк, халыкның иртәгәге көнендә ышанычы, таяныр җилкәсе бар.

Ф.Әскарова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: