Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Күңелләр туган якта

Алабуга районының Олы Шүрнәк авыл җирлегендәге Югары Шүрнәктә зур бәйрәм чарасы булды. Изге Троицага туры китереп, биредә туып үскән, шушы авылдан чыкканнар һәм шушында яшәүчеләр – барлыгы ике йөздән артык кеше тагын бергә Авыл көненә җыелды.

Ике ел элек Сабан туе нәкъ шушы урында оештырылган иде. Кече Ватанын күрергә дип, илнең төрле почмакларында яшәүчеләр кайтты.

Авылдашлар белән күрешү шатлыгын җирлек башлыгы Николай Иван улы Мельников та уртаклашты, ул Югары Шүрнәкнең оныгы бит. Очрашуда шулай ук депутат Валентин Роман улы Колчин катнашты, ул да безнең авылда туып үскән.

– Бүген без барыбыз да бирегә – халык әйтмешли, һәммәбезнең кендек каны тамган җиргә – тагын бер кат баш ияргә дип килдек. Барыгызны да күрүемә шатмын, сезгә сәламәтлек, уңышлар телим. Эшләрегез гөрләп алга барсын, беркайчан да кече Ватаныгызны онытмагыз, кайтыгыз. Без сезне яратабыз һәм көтәбез! – диде җирлек башлыгы, кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Авылдашлар куанычларын яшерми кочаклаштылар, күз яшьләре дә, шатлык та бергә булды. Бар яктан да: “Исәнмесез, туганнар!”, “Күпме гомер үтте!”, “Сине күрүемә ничек шат мин!” кебек авазлар яңгырады. Бер-берсен танып алу өчен, кайберәүләр сорау яудырырга тотынды, вакыт дигәнең бик кырыс шул…

Авыл көнендә катнашучылар алдында чыгышында Зинаида Колчина бу очрашуның барысы өчен дә никадәр мөһим булуын белдерде, бүләкләр тапшырды һәм бәйрәмне оештыручыларга да, иганәчеләргә дә рәхмәт әйтте. Чараны оештыручы Галина Колчина активистларны бүләкләде. Аны авылдашлар рәхәтләнеп хуплады.  

Татьяна Колчина искиткеч концерт программасы әзерләгән. Авылдашлар табын артында хатирәләрен уртаклашты, төрле уеннарда катнашты. Җыр-биюләр тынып тормады, беркемнең дә таралышасы килмәде. Кичке биштә генә урын бушап калды.

Бу чарага кайткан һәр кешегә туган авылын күрү, чордашлары һәм якташлыры белән аралашу бик тә мөһим иде, балачакның сукмаклары буйлап атлау, ата-ана нигезе каршына килү күңелгә тынычлык бирә. Һәрбер очрашудан соң кичергән хисләрне бертөсле генә сурәтләрләп булмый. Берәүләр туган авылын, инде баша дөнъяга күчкән ата-бабасын ямансылый, икенчеләр туганнары һәм дуслары белән очрашуына шатлана, яшьлеккә кайткандай була. Ничек кенә булмасын, мондый очрашудан соң безнең күңелләрдә моңсу тойгылар түгел, якты хисләр, күңел күтәренкелеге, куаныч һәм шатлык кала.

Авылдашлар бәйрәмне алдагы елларда да дәвам итәргә ниятли.

Ике ел элек Сабан туе нәкъ шушы урында оештырылган иде. Кече Ватанын күрергә дип, илнең төрле почмакларында яшәүчеләр кайтты.

Авылдашлар белән күрешү шатлыгын җирлек башлыгы Николай Иван улы Мельников та уртаклашты, ул Югары Шүрнәкнең оныгы бит. Очрашуда шулай ук депутат Валентин Роман улы Колчин катнашты, ул да безнең авылда туып үскән.

– Бүген без барыбыз да бирегә – халык әйтмешли, һәммәбезнең кендек каны тамган җиргә – тагын бер кат баш ияргә дип килдек. Барыгызны да күрүемә шатмын, сезгә сәламәтлек, уңышлар телим. Эшләрегез гөрләп алга барсын, беркайчан да кече Ватаныгызны онытмагыз, кайтыгыз. Без сезне яратабыз һәм көтәбез! – диде җирлек башлыгы, кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Авылдашлар куанычларын яшерми кочаклаштылар, күз яшьләре дә, шатлык та бергә булды. Бар яктан да: “Исәнмесез, туганнар!”, “Күпме гомер үтте!”, “Сине күрүемә ничек шат мин!” кебек авазлар яңгырады. Бер-берсен танып алу өчен, кайберәүләр сорау яудырырга тотынды, вакыт дигәнең бик кырыс шул…

Авыл көнендә катнашучылар алдында чыгышында Зинаида Колчина бу очрашуның барысы өчен дә никадәр мөһим булуын белдерде, бүләкләр тапшырды һәм бәйрәмне оештыручыларга да, иганәчеләргә дә рәхмәт әйтте. Чараны оештыручы Галина Колчина активистларны бүләкләде. Аны авылдашлар рәхәтләнеп хуплады.  

Татьяна Колчина искиткеч концерт программасы әзерләгән. Авылдашлар табын артында хатирәләрен уртаклашты, төрле уеннарда катнашты. Җыр-биюләр тынып тормады, беркемнең дә таралышасы килмәде. Кичке биштә генә урын бушап калды.

Бу чарага кайткан һәр кешегә туган авылын күрү, чордашлары һәм якташлары белән аралашу бик тә мөһим иде, балачакның сукмаклары буйлап атлау, ата-ана нигезе каршына килү күңелгә тынычлык бирә. Һәрбер очрашудан соң кичергән хисләрне бертөсле генә сурәтләп булмый. Берәүләр туган авылын, инде башка дөньяга күчкән ата-бабасын ямансулый, икенчеләр туганнары һәм дуслары белән очрашуына шатлана, яшьлеккә кайткандай була. Ничек кенә булмасын, мондый очрашудан соң безнең күңелләрдә моңсу тойгылар түгел, якты хисләр, күңел күтәренкелеге, куаныч һәм шатлык кала.

Авылдашлар бәйрәмне алдагы елларда да дәвам итәргә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев