Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кем канәгать, кем – юк

Алты торак пункттан торган Яковлево авыл җирлеге 9 110 гектар җир били, шуның 5704 гектары - авыл хуҗалыгыныкы. Биредә 543 кеше гомер итә.

Сессия алдыннан шәхси сораулар белән өч кеше мөрәҗәгать итте. Мәсәлән,

Галина Рябованы яңа ФАПның кечкенәлеге борчый.

- Безнең ФАП кечкенә, борылыр урын юк. Бер бүлмәдә гомуми табиб та, хатын-кыз табибы да кабул итә. Без бит инде олы яшьтә, чаршау аша гына икенче кешене карыйлар, 21 гасырда мондый шартлар булырга тиеш түгел. Ишектән гел җил өреп тора, - дип зарланды ул һәм зуррак ФАП булдыруларын үтенде. Аңа Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов болай җавап бирде:

- Бу бөтен Республика буенча кабул ителгән проект, ФАП та, авыл җирлеге башлыгы да, клуб та бер бинада - күп функцияле үзәктә. Биредә барысы да тәртиптә, урын җитәрлек. Бер сездә генә түгел, Поспеловада да шундый ук, алар канәгать. Җылы, уңайлы, кайнар сулы бина, элеккесендә бернинди уңайлыклар юк иде.

Кичә, бүген, иртәгә

2016 елда "ТР торак пункларында урамнарны яктырту" программасы буенча 6 яктыркыч куелган, 2017 елда җирлектә тагын 10 яктырткыч урнаштырырга җыеналар. Узган елда җирлек территориясендәге 3 суүткәрү манарасында да насос алмаштырылган. Язын күпфункцияле үзәк тирәсе төзекләндерелгән: дүрт Камаз машинасы җир китерелгән, эскәмия кырыйларына вак таш түшәгәннәр, гөлләр утыртылган.

- 2011 елдан бирле республика бюджеты исәбенә Яковлево авылыннан - Яңа Анзирка - Бессонниха авылларына асфальт юл салынды. Быел ул кулланылышка тапшырылды. Авыл халкының шатлыгын сүз белән генә аңлатып булмый, - диде Яковлево авыл җирлеге башлыгы Светлана Парамонова.

Шулай ук 2016 елда шушы җирлек буенча 7нче магистральдән Олы Елово авылына таба узучы 3 километр каты өслекле юл төзекләндерелгән.

Башкарма комитет тарафыннан җирлек бюджеты хисабына 2016 елда торак пункт чикләре кадастр учетына куелган, концессион килешүләр төзү буенча чаралар уздырылган, урамнар яктыртылган, Яковлево һәм Яңа Анзирка авылы зиратлары төзекләндерелгән.

Халыктан җыелган салым акчасы 44 мең 700 сум тәшкил итә, республикадан 178 мең 800 сум өстәлеп, барлыгы 223 мең 500 сум. Бу суммага Яковлево, Яңа Анзирка, Чыршылы, Черенга һәм Бессонниха авыллары юлларына вак таш түшәгәннәр.

Җирлек территориясендә "Якты Үзән" җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиясе эшли, аны Фиргать Исхак улы Сәлахов җитәкли. Биредә ашлык культуралары, ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнәләр. Мөгезле эре терлек саны - 801, шул исәптән - 200 савым сыеры; атлар - 56 баш.

Яковлевода административ бина төзелгән, машина-трактор паркы төзекләндерелгән. Чыршылы авылында 200 баш терлекне симертү корпусы төзекләндерелгән, ашлык җыю комбайны, КЗС-12, ХТЗ-150 тракторы алынган.

Бу елның 1 гыйнварына шәхси хуҗалыклардагы маллар саны: мөгезле эре терлек - 37, шул исәптән 19 сыер, кәҗә һәм сарык - 137, ат - 5, умарта күче - 61, кош-корт - 961, дуңгыз - 62.

Яковлево урта мәктәбендә 74 укучы белм ала: олы Еловодан - 17, Мурзихадан - 14 бала йөри, Яковлевоның үзеннән - 43 укучы. Укучыларны ике автобус йөртә.

Мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасына 16 бала йөри, чиратта 1 яше тулмаган 4 бала тора. Узган елны бакча территориясенә уен мәйданчыгы куелган.

Яковлевода гомер кичерүче, 82 яшьлек Лидия Пузырева:

- Барысыннан да канәгатьмен, пенсия дә вакытында килә, башлыгыбыз да яхшы. Авылыбызда кирәк булган бар әйбер дә бар. 20 ел авыл советында эшләдем. Ике улым бар, берсе шушы авылда, икенчесе Пермьдә яши, - дип сөйләде.

2017 елга планнар:

- Яковлево авылындагы зират территориясен җайга салуны дәвам итү;

- Салымнан җыелган акчага юл салу: Яковлевода - зиратка кадәр булган юл, Яңа Анзиркада Басу урамына, Черенга авылында Көньяк урамына;

- бөек ватан сугышында катнашучылар һәм тыл ветераннары аллеясен төзекләндерү;

- Яковлево авылы чишмәсен төзекләндерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев