Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кемне нинди мәсьлә борчый?

Иске Юраш авыл җирлегендә 597 кеше яши һәм ул төбәктә иң борынгы авыллардан булган Иске Юраш һәм Атау авылларын берләштерә.

Чираттагы отчет сессиясе Иске Юрашта узды. Аның мәдәният йорты районкүләм смотр конкурсында катнашып диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнгән. Бинаның тышкы ягына ремонт та ясаганнар. Җәй көне мәдәният йорты ишегалды чәчәкләргә күмелсә, кыш аенда кардан ясалган әкият геройлары халыкны шаккаттыра. Сүз уңаеннан, быел алар Яңа ел бизәлеше өчен икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.

Халык белән очрашу

18 гыйнварда район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллинага әлеге җирлектән биш кеше үзләрен һәм авылдашларын борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шуларның берсе Ришат Галиевне бирегә күпер мәсьәләсе китергән.

- Ике урамны тоташтыра торган күпер бик начар хәлдә, атынып тора, шуны карарга иде. Әйләнеч юл Илмәт һәм Атау аша ерак. Күпернең аргы ягында агрофирма, эшкә йөрүчеләр шуның аркылы йөри, - ди ул.

- Мөмкинлектән чыгып бу сорауны хәл итәрбез, янында әйләнеч юл булмаса, ара ерак булса, мәсьәлә мөмкин кадәр тизрәк хәл ителер, - диде район башлыгы урынбасары.

Мәдәният йортының эчке ягын төзекләндерүне сорап килгән Миләүшә Гайфетдиновага да өметле җавап бирелде, ләкин аның соравы быел түгел, ә 2018нче елда каралачак.

Фирдәвес Мәрдановны борчыган сорауларның берсе - Атау авылының исеме язылган стела булмау. Аңа шунда ук уңай җавап бирелде, быел ук куябыз диделәр.

- Безнең өй кырында ике карт тупыл агачы бар. Өч ел элек Геннадий Емельяновка мөрәҗәгать иткәч, техника китертеп, аларның комачаулык итә торган зур ботакларын кискәннәр иде. Шул ике тупылның берсе корыды хәзер. Өйгә якын торгач, авып, төбе-тамыры белән килеп төшү куркынычы бар, - ди Салих Хөсәенов.

- Берсе корыгач, икенчесе дә корый, март ахыры-апрель башында ике тупылны да төптән кистерербез, - диде Зөлфия Сөнгатуллина.

Эшләгән эш таркалмас

Район җитәкчелеге булышлыгы белән ТР муниципаль берәмлекләре арасында узган республика смотр конкурсында катнашканнар, узган елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлегенә Мактау кәгазе һәм Шевроле Нива машинасы бүләк иткән.

- Мин үзем һәрвакыт авылдашларга таянам. Ел саен күп эш башкарыла. Без 2016 елда Атау авылына газ кертергә дип ниятләгән идек, ләкин аны ахырына кадәр башкарып чыгып булмады. Быел инде эшлисе оешма билгеле, беренче кварталда хуҗалыкларга газ кертә башлыйбыз, - ди авыл җирлеге башлыгы Ренат Юнысов. - Шулай ук Атауда күпер салу өстә торган зур бурыч иде. Бу күперне, район башлыгы Геннадий Емельянов тырышлыгы белән, район бюджетыннан 1 миллион 200 мең сум акча бирелгәч, яңа елга кадәр җиткердек.

Мартта узган референдум вакытында халыктан 76600 сум акча җыелган, шуңа республика бюджетыннан 306 мең 400 сум акча өстәлгән. Бу акчага су китерү һәм жәйге айларда ут куркынычсызлыгы өчен ОПМ-3,5 тагылма савыт алганнар, калганын 2015 елда грант буенча бирелгән тракторга алгы күчәр алу өчен күчергәннәр. Референдум карары буенча, сайлау яшендәге һәр кеше 200 сум, ташламалары булганнар 100 сум тапшырырга тиеш, әлеге салым акчалары халыктан җыелган һәр 1 сумга респуликадан 4 сум өстәлеп финанслана.

- Сөт бәяләренең үзгәрүе дә куанычлы, - ди авыл җирлеге башлыгы. - Иске Юрашта район буенча иң күп мал асраучылар яши. Сөткә бәя халыкны дулкынландырып тора. Ноябрь-декабрьдә республика һәм район җитәкчелеге булышлыгы аркасында сөт бәяләре 20 сумга күтәрелде.

Сыер һәм кәҗә асраучыларга (сыерга - 3 мең, кәҗәгә - 1 мең сум исәбеннән) субсидия өләшенгән.

Иске Юраш авылында урам уты яңартылган, зиратларда төзекләндерү эшләре алып барылган, су насосы алынган. Каты көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны чыгару белән "Мехуборка" ҖЧҖ шөгыльләнә, 16 контейнер урнаштырылган, бер ел эчендә 689 кубометр чүп чыгарылган.

- Җирлегебездә "Яңа Юраш" ЯАҖ агрофирмасы, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, почта һәм Россия саклык банк бүлекчәләре, телефон станциясе, 1 райпо һәм 2 шәхси кибет эшли. Дин юлына басучыларга, дин кардәшләргә, гарәпчә укырга теләге булган кешегә мәчет ишекләре ачык. Мәчетебезне тәртиптә тотуда имам Рафиль Рафаэль улы Юнысовның роле бик зур, рәхмәт аңа, - дип белдерде җирлек башлыгы.

"Карлыгач" балалар бакчасы бөтен мөмкинлекләре тудырылган махсус бинада урнашкан. Бакча 5 көнлек, эш режимы 8 сәгатьле. Тәҗрибәле тәрбиячеләр кулында бүген 16 бала тәрбияләнә. Балалар бакчасында ике бүлмәдә төзекләндерү эшләре бара: түшәмгә яңа яктырткычлар куелган, стенаны матурлаганнар һәм идәнгә линолеум җәелгән.

- Монда караңгы иде, яңа яктырткычлар урнаштыргач, дөньялар ачылып китте. Су үткәрелгәч, түбәне ябарга кирәк. Махсус программа буенча, беренчеләрдән булып безгә, ел ахырында видеокамералар куйдылар, - ди балалар бакчасы житәкчесе Миләүшә Галиева.

Авыл китапханәсендә бүгенге көндә 12255 экземпляр китап исәпләнә. Анда китапханә җитәкчесе Равилә Әхмәдишина җитәкчелегендә системалы рәвештә кичәләр, күргәзмәләр уза. Фельдшер-акушерлык пункты мәктәп бинасына урнашкан, медпунктта дарулар сату өчен лицензия алынган.

- Яңа ел, Сабантуй, 9 май бәйрәме, Өлкәннәр көненә багышланган кичәләрнең төп спонсоры - депутатыбыз, "Яңа Юраш" агрофирмасы җитәкчесе Хәлил Сабирҗанов. Нинди сорау белән килсәң дә, беркайчан кире бормый. Җирлекнең ут сүндеру машинасы да агрофирманың иң жылы гаражында тора, - дип аңа рәхмәтләрен белдерде Ренат Юнысов.

Атау авылында соңгы елларда бик матур күренеш - "Авыл көне" үткәрелеп килә икән. Аны оештыручы һәм төп спонсор - Нәзирә Фәтхуллина.

- Юрашта спортка зур игътибар бирелә. Мәктәп бинасы кырында урнашкан хоккей кортында системалы рәвештә ярышлар уздырыла. Кышкы һәм җәйге спартакиадаларда мәктәпнең укучылар командасы район күләмендә алдынгы урыннарны яулап килә һәм республика ярышларында катнаша, - ди җирлек башлыгы. - Мәктәбебездә Иске Юраш һәм Илмәт авылларыннан 68 бала белем ала. Алар белән 19 укытучы, 1 тәрбияче, 3 өстәмә белем бирүче педагог, техник һәм башка төр хезмәткәрләр коллективы эшли. Әлеге абруйлы коллективны Иске Юраш авыл җирлегеннән район Советы депутаты Илсур Гыйззәтуллин җитәкли. Укучыларның белем күрсәткечләре яхшы: фән олимпиадаларында, төрле ярыш-конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарны алып киләләр. Быелгы уку елында Алабуга муниципаль районы олимпиадалары буенча 8 укучы беренче урынны яулады. Якын көннәрдә алар, Алабуга данын якларга, республика олимпиадаларына барачак.

Газетабызның киләсе саннарында бу авылның алтын куллы кешеләре белән танышырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев