Алабуга нуры

Хәлил Сабирҗанов: “Кырда ялгыз көрәшмиләр”

“Яңа Юраш” агрофирмасы − Алабуга районында алдынгы һәм эре хуҗалыкларның берсе. Төп эшчәнлек – үсемлекчелек, әмма биредә терлекчелекне дә актив үстерәләр. Хуҗалык тарихы һәм киләчәккә планнар турында агрофирма директоры Хәлил Сабирҗанов сөйләде.

Хәлил Нуретдин улы авыл хуҗалыгында 30 елга якын эшли. Шушы елларда ул агрофирмага сөт җитештерү һәм сөт саву буенча статистиканың югары баскычларында торырга мөмкинлек бирә торган бик зур тәҗрибә туплаган.

Хәлил Сабирҗанов – Иске Юраш авылында туган. Армиядән кайткач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында агрономлыкка укый, аннары туган авылына кайтып Ленин исемендәге колхозга эшкә керә.

– Эш барышында мин югары белем алырга өлгердем һәм 2000 елга кадәр агроном булып эшләдем. Аннары мине “Юраш” җитештерү кооперативы рәисе итеп билгеләделәр, соңыннан ул 2006 елда “Яңа Юраш” ЯАҖ итеп үзгәртелде. Шул ук вакытта аңа күрше Илмәт авылы колхозы да кушылды. 6000 гектардан артык җиребез бар, – дип башлады сүзен агрофирма җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, ул вакытта Илмәттә хуҗалык белән вәзгыять бик аяныч, аны күтәрү өчен күп көч куярга туры килгән, чөнки теләсә кайсы хуҗалыкны торгызу бер ел гына бармый, моның өстендә дистәләрчә еллар эшләргә туры килә. Авыл халкы техника – комбайннар, тракторлар сатып ала башлый, кредитлар ала. Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Сыер абзарларын ремонтлау” программасы буенча Илмәттәге барлык фермаларны да торгызалар. Бүген анда 700 баш сыерның 400е бар, ә “Яңа Юраш” агрофирмасында 2 меңгә якын баш мөгезле эре терлек асрала.

Агрофирма эшли торган төп юнәлеш – үсемлекчелек. Уртача уңыш гектарыннан 25-30 центнер тәшкил итә.

 – Уңыш ел саен төрле. Безнең полосада игенчелек – хәлиткеч эш. Кара туфраклы булмаган зонада җирнең уңдырышлылыгы зур түгел, икмәк үстерү өчен, күбрәк хезмәт куярга кирәк, − ди Хәлил Сабирҗанов.

2014 елда Хәлил Нуретдин улына Алабуга икмәк кабул итү пунктын да җитәкләргә тәкъдим итәләр – ул вакытта ике хуҗалык өчен дә җаваплылык аның җилкәсенә төшә, җир мәйданы 12 мең гектарга кадәр арта.

 – Әлбәттә, җиңел булмады, бурычлар бар иде, әмма без эшләргә күнеккән. Хәзер ашлыкның 80 проценты “ХПП” аша уза. Без аны анда киптерәбез, саклыйбыз һәм сатабыз, ә орлык һәм фураж биредә – Юрашта кала. Хуҗалыкта ашлык киптергечсез берничек тә булмый, чөнки еллар төрле була бит. Урып-җыю вакытында коры һава торышы сирәк була, ә болай ашлыкны киптер дә, күпме сакласаң да сакла, сат, − ди ул.

Хәлил Сабирҗанов сүзләренә караганда, ул башкара торган барлык эш аның хезмәткәрләреннән башка мөмкин түгел.

− Мин һәрчак, кырда ялгыз көрәшмиләр дим. Әлбәттә, шактый нәрсә җитәкчедән тора, әмма янәшәдә үз эшен яхшы белүче белгечләр булмаса, эшләү мөмкин түгел, − дип саный ул.

Сүз уңаеннан, күп кенә хезмәткәрләр аның белән эш башлаганнан бирле  иңгә-иң торып хезмәт куя. Агрофирма хезмәткәрләре арасында машина-трактор паркында эшләүче яшьләр дә бар, шулай да хуҗалыкта кадрларга кытлык сизелә.

Шуңа да карамастан, “Яңа Юраш” агрофирмасы җитәкчесенең киләчәккә планнары зур. Бурычларның берсе – сөт савуны арттыру.

 – Берничә ел дәвамында сыерларга кирәкле барлык микроэлементлар җитсен өчен, баланслы ашатуны җайга салырга кирәк. Ул чакта продуктлылык та, савым да артачак. Бу бүгенге заман таләпләре, алардан һич китеп булмый, − ди Хәлил Сабирҗанов.

2019 елда “Яңа Юраш” агрофирмасында бөртеклеләр уңышы гектардан 30 центнерга якын тәшкил итте. Бер сыердан 16-18 литр сөт савыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: