Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Киекле кунаклары

Май урталарында телефоннан шылтыраттылар: Норлат районының Киекле авылыннан Нәбиулла Абдуллин дигән кеше икән. Үзе белән таныштырганда мәктәп директоры икәнлеген, туган авылы турында "Меңьяшәр Киеклем" дип исемләнгән китап язуын әйтте һәм безнең Алабуга якларына килеп чыгарга теләге барлыгын белдерде.

Аның: "Сез тарих белән кызыксынасыз икән, авылыгыз Илмәткә багышлап китап та язгансыз дип ишеттем, анда Йосыф хәзрәт тә телгә алына, ә ул минем нәсел шәҗәрәмнең бер тармагы буенча ерак бабам туры килә, Ризаэддин бине Фәхретдиновның хезмәтләрендә Йосыф имамның Илмәт авылы зиратында җирләнүе әйтелә",- диюе, миңа мәсьәләнең асылына беркадәр төшенергә ярдәм итте. Сөйләшү-фикерләшү барышында без янә кайбер нәрсәләргә ачыклык керттек. Шулай да мин Нәбиулла Хәйрулла улының Илмәт авылы зиратына килеп ерак бабасының каберен ачыклау ниятенә хәерхаһлык йөзеннән, аңарга имамыбыз Вәлиҗан хәзрәткә дә шылтыратып карарга киңәш иттем. Ул шулай эшләгән дә.

Һәм менә 2 июньнең өйлә турында Киекле авылының 4 кешелек делегациясе - Нәбиулла әфәнде кызы Индира һәм кияве Хәлил белән, Алабугада яшәүче Роберт Гомәр улы Вәлиевне ияртеп, авылыбыз чигендә пәйда булдылар. Кесә телефонының уңайлылыгы бар инде аның: кунаклар алдан ук искәртеп куйганлыктан, Вәлиҗан хәзрәт һәм мин сәфәрчеләрне элмә такта куелган урында каршы алдык.

Ата-аналарыбыз, әби-бабаларыбыз һәм якыннарыбызның җәсәден үзенә сыендырган мәңгелек йортка үтәбез. Борынгырак кабер ташлары шактый зур мәйданны биләгән каберстанның төньяк-көнбатышында урын алган. Апрель ахырында авыл җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән пөхтәләп җыештырылган зиратны танырлык түгел - кабат бил тиңентен кычыткан, абага, тагын әллә ниләр басып киткән. Ә бу инде кабер урыны да шәйләнмәгән, кайсы чалшаеп, кайсы авып беткән ташларны (арада төз утырган "муллалылары" да бар, әлбәттә) эзләп табу һәм уку эшен шактый катлауландырды. Бәхеткә, Нәбиулла Хәйруллович иске гарәп язуларын да җиңел генә укый ала икән. Беренче очраган ике ягы да язулы ташны игътибар белән өйрәнгәннән соң, кунагыбыз аның астында дәфен кылынган инсани затның бакыйлыкка 1915 елда күченүен әйтә. Ары китәбез. Янәшәдә генә шундый ук затлы (заманына күрә) "олпат" рәвешле таш басып тора. Бусының да "хуҗасы" гүргә 100 ел чамасы элек кенә иңдерелгән. Ә Йосыф ишанның вафатына, Риза бине Фәхретдин язуынча, 176 ел, ди. Нәбиулла әфәнде һәм Индира ханым ташларны төрле яклап фотога төшерәләр, аннары без эзләнүне дәвам итәбез. Тик нәтиҗә генә әлләни куандырырлык түгел: иң борынгы дигән язулар да 1896 ел белән даталанган. Нократ аръягыннан Әлмөхәммәткә чакырып китерелеп, анда ким дигәндә 10-15 ел имамлык иткән Йосыф хәзрәт (бу хакта Ф.Хуҗинның Миңнегали ага Төхбәтуллин сөйләвенә нигезләнеп язылган "Әлмөхәммәт тарихы"нда бәян ителә) 1836 елда картаеп дөнья куйган. Һәрхәлдә, Нәбиулла Абдуллинның 480 биттән торган гаять зур күләмле хезмәтендә бу хакта аермачык язылган. Ә автор үзенең ишан Йосыф бине Иманколга кагылышлы мәгълүматларны Р.Фәхретдиннең "Акар" исемле китаплар җыелмасыннан алуы турында әйтә. Безнең исә бөек галим, дин белгече һәм Диния Нәзарәте рәисе Ризаэддин бине Фәхретдингә ышанмаска хакыбыз юк.

Заманында җиңел кулдан һәм җиңелчә генә уйлап язылган "Әлмөхәммәт тарихы"нда Йосыф хәзрәт (чынлыкта ишан) турында аз-маз гына әйтеп кителә. Анда ошбу шәхесне әлмөхәммәтлеләр Нократ аръягыннан чакыртып алганнар диелә. Баксаң-күрсәң, Йосыф Садыйк бине Иманколый әл-Киекли әл-Болгари (тулы исеме шулай) чыгышы белән хәзерге Норлат районына кергән, 380 елда ук нигез салынган Киекле авылыннан икән бит. Ничек безнең Алабуга ягы кешеләре мәчетләренә имам эзләп шул якларга кадәр барганнар да, ничек итеп ишан кадәр ишан разый булып, әле яңа гына аягына басып килгән Әлмөхәммәткә муллалык итәргә килгән? Гаҗәп хәл бит, ә җәмәгать?! Тарихның, үткәнебезнең серле яклары ифрат күп инде, аны әле ачасы да ачасы...

Ә хәзергә татар халкын һәм бигрәк тә туган авылын өзелеп яратучы, нәсел шәҗәрәсен 11 буынга кадәр ачыклаган фидаи зат, "РФнең мәгариф отличнигы", "ТРның атказанган укытучысы" (бу хакта үзе әйтеп шапырынган дип уйлый күрмәгез: Нәбиулла әфәндегә кагылышлы мәгълүматларны китапны актарып чыкканда күрдем) искиткеч әдәпле һәм инсафлы шәхес балалары вә авылдашы берлә ерак канкардәшенең каберен ачыкларга дип килгән дә чарасыз басып тора. Ахыр килеп Нәбиулла ага мондый фикер әйтте: "Күрәм, әлегә мондый куелыкта без теләгән ташыбызны таба алмаячакбыз, аны көзгә калдырыйк. Мин ТР милли архивында һәм интернетта эзләнүләремне дәвам итәчәкмен, ниндидер яңалык яисә үзгәреш килеп чыкса, бер-беребезгә, зинһар, хәбәр итешик".

Үзара бәйләнешне өзмәскә сүзләр куешып зираттан чыккач, кунаклар Вәлиҗан хәзрәт белән миңа әле быел гына Чаллының "Диамант" нәшриятында дөнья күргән Нәбиулла Абдуллин авторлыгындагы "Меңьяшәр Киеклем" китабын бүләк иттеләр. Аннары Норлат ягы кунаклары Илмәттән 3-4 чакрым ераклыктагы Көек авылы зиратын да барып күрде (аларны "Көек" атамасының "Киекле" белән берәр төрле бәйләнеше бармы-юкмы икәнлеге кызыксындырды).

Өйлә намазы алдыннан борынгы Киекле авылы кунаклары белән Илмәт диндарларының (15 ләп кеше) мәчеттә очрашып сөйләшүе булды. Темалар күп төрле иде, шуларның берсе: Киекле мишәрләре белән Илмәт кешеләре арасында кардәшлек җепләре булу ихтималы (Йосыф ишанның 1800 елда туган Мөхәммәдгата атлы угланы 97 яшенә кадәр Илмәттә мәзинлек иткәне ачыкланды). Соңыннан бергәләп өйлә намазы укылды. Төшке аштан соң кунаклар кайтыр юлга кузгалды. Бу очрашу дәвамлы булыр, мөгаен. Чөнки һәр ике якның да шуңа өметләнүе йөзләренә үк чыккан иде.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев