Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Күмәк концерт

Авылларда төрле бәйрәмнәргә багышланган концерт-чаралар еш булып тора. Соңгы арада бер авыл артистлары икенчесенә барып күмәк рәвештә, гомуми көч белән бәйрәм үткәрүләре дә матур традициягә әверелеп бара. Татар авылларының шулай туганнарча аралашуы, бәйрәмнәрне билгеләп үтүе - матур күренеш.

25 ноябрь көнне дә Морт авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Йөрәк җылыбыз сезгә" дип аталган бәйрәм концерты булды. Бу көнне юлларда бозлавык булуга карамастан халык мәдәният йортына агылды. Башыннан ахырына кадәр җирдәге иң газиз кешеләргә хөрмәт, ярату, рәхмәт хисләре белән сугарылган кичә иде бу.

Сәхнәгә беренче булып башлангыч сыйныф укучылары чыкты. Алар сәнгатьле һәм матур итеп әниләре, әбиләре турында шигырьләр сөйләде. Ә Рәмзия Һидиятуллина җитәкчелегендәге "Тургай" фольклор ансамбле татар халык көйләренә матур һәм оста итеп тезмә башкарды.

Морт авылы халкын Әниләр көне белән котларга Илмәт авылы үзешчәннәре дә килгән иде. Мәрзия Латыйпова, Миннур Дәүләтшина, Фәүзия Төхфәтуллиналарның моңлы итеп җырлаулары, Наилә Ямалетдинованың шигырь башкаруы тамашачыларның күңеленә хуш килде, аларның һәрбер чыгышын зал көчле алкышлар белән каршы алды.

Авылыбызның "Яшьлек" ансамбле - һәр бәйрәмнең, һәр чараның күрке, бизәге. Менә бу юлы да алар үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны куандырды. Бу юлы кечкенәләр (башлангыч класс укучылары) татар һәм рус халык биюләрен башкарды. Ә авылыбызның танылган биючеләре Райнур белән Диләрәне халык һәрвакыт көтеп ала һәм алкышлар белән озатып кала. Бу юлы да алар тамашачының мәхәббәтен аклады - бик матур һәм оста итеп чыгыш ясады.

Җыр-биюле кичә тәмам. Тамашачы йөзендә шат елмаю, күңелләрдә күтәренке рух.

Авыл үзешчәннәренә һәм Илмәт авылыннан килгән артистларыбызга Морт халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаиләләрегездә иминлек, бәхет һәм шатлык теләп калабыз.

Гөлфинә Гаффанова,

Морт авылы мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев