Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Күмәклектә көч

Халык саны 643 кешене тәшкил иткән Лекарево авыл җирлегенә 4 торак пункт керә.

Лекарево авылында 378, Зур Армалыда - 213, Иске Армалыда - 31, Яңа авылда - 21 кеше яши.

Халык сөйли

- Безгә балалар бакчасы кирәк, авылыбызда балалар бик күп. Күп кеше балаларын шәһәргә йөртә, чөнки Армалыга йөрергә комачау, иртән алып барсалар, кичен алыр кеше юк яисә киресенчә, - ди Светлана Почкалина. - Маршрутлы автобусларны көткән арада, балалар салкын тидерә, автобус аларны алмыйча да китәргә мөмкин.

Җирлек башлыгы Марат Мәсәлимов сүзләренә караганда, Лекарево авыл җирлегендә балалар бакчасы яшендәге 35 бала теркәлгән.

Район башлыгы Лекарево авылында балалар бакчасын булдыруны хәл итәчәкләрен әйтте.

- Янгын сүндерү өчен су алырга мөмкинлек булсынга, су сыемы булдырырга кирәк, - ди Людмила Окунева.

Бу эш райбашкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Шәфкать Сәффаровка һәм җирлек башлыгы Марат Мәсәлимовка тапшырды.

Тормыш сыйфатын яхшырту өстендә эшлиләр

2016 елда халыктан җыелган 78 мең 200 сум акчага, республика бюджетыннан 312 мең 800 сум бирелеп, барлык җыелган акча 391 мең сум тәшкил иткән. Бу акча зиратка керү юлларын төзекләндерүгә юнәлдерелгән.

- Узган елның 20 ноябрендә салым җыю буенча Зур Армалыдагы Башиловка урамы һәм Лекареводагы Шаталовка урамына 100 метр юлга түшәргә вак таш алу өчен тагын бер референдум үтте. Бар кеше дә акча биргән очракта, 50 мең сум җыелып, Республикадан һәр бирелгән 1 сумга 4 сум өстәлеп, 250 мең сум булыр дип көтәбез. Бүгенгә 25 мең 400 сум җыелды, - ди Лекарево авыл җирлеге башлыгы. Җирле бюджет акчасына Зур Армалы авылында үзәк юлдан балалар бакчасына кадәр юл түшәләчәк, 98 мең 600 сумга вак таш алынган. Шулай ук Лекаревоның Рябиновка урамында чокыр-чакырлар төзекләндерелгән.

Урамнарны яктыртуга 315 мең 800 сум акча киткән. Шулай ук 56 мең 800 сумга урам яктырткычларына 9 таймер куелган, бу электр энергиясенә китә торган чыгымнарны азайтачак.

Быел Лекарево мәдәният йорты бинасына видеокамералар кую төгәлләнгән.

Биржа урамында яшәүче күп балалы гаиләгә суүткәргеч кертү - җирлектә эшләнгән зур эшләр исәбендә.

Авыл җирлеге территориясендә ике авыл хуҗалыгы предприятиясе: Сергей Полынкин җитәкләгән "Нократ таңнары" агрофирмасы һәм Илнур Фазуллин җитәкчелегендә "Сапфир" җәмгыяте эшли.

Лекарево гомуми белем бирү мәктәбендә 59 бала белем ала. Шуларның 26сы - Малореченсктан, 11е - Армалы авылыннан, 2се - Илмәттән, 20се - Лекареводан.

Армалы авылы балалар бакчасына 1,6 яшьтән 7 яшькә кадәр 20 бала йөри, аларның 9ы - Лекареводан, 11е - Зур Армалыдан.

Җирлек китапханәсе фондында 6923 экземпляр китап бар, 892се - балалар өчен. Даими китап укучылар 289 кеше, шуларның 67се- балалар.

Лекарево авыл җирлегендә ике ФАП бар, берсе узган елны Армалы авылында ачылды.

- Яңа ФАП өчен Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Егор улы Емельяновка зур рәхмәт белдерәбез, ул безнең җирлек халкына, аларның сәламәтлегенә бик игътибарлы. Вакытында ярдәм күрсәтү - авыл тормышының сыйфатын яхшыртудагы бурычларның берсе, - ди Марат Мәсәлимов.

"Йорт каршында үскән наратны ясадым"

Һәр авылның үзенчәлекле шәхесләре була. Лекарево мәдәният йортына терәлеп диярлек, башка йортлардан берни белән дә аерылмаган, авыл җирлегенә хас уртача агач йортта гомер кичерүче 85 яшьлек авыл карты турында сүзем. Ул - рәссам.

Без кергәндә, Иван Бурмистров көндезге ашын ашый иде. Өстәлнең бер почмагында - пумала, пумаланы сөртә торган тукыма. Гомумән, әлеге йортка килеп керүгә, биредә талант иясе яшәгәнлекне шунда ук аңлап аласың.

Стеналарда фоторәсемнәр түгел, гади картиналар - Иван Бурмистровның үз куллары тудырган могҗиза эленеп тора. Аларга күз салып, сүзен башлады:

- Монысы минем бабам - Андрей Ефим улы. Бу картина әле әзер түгел, аның өстендә эшлисе бар, рамкага да куярга кирәк. Хәзерге вакытта шуның белән мәшгульмен, - ди рәссам.

- Әбиемнең бертуган абыйсы Иван Тютиков (Новосибирскидан) рәссам булган, аның картиналары Новосибирскида саклана, үзе ике ел элек вафат, - дип дәвам итте Иван Бурмистров. Аның таланты мина мирас булып күчкән. Армия хезмәтен Карагандада үттем, ике ел да сигез ай хезмәт иткәч, шахтада эшләдем. Тормыш иптәшемне дә шунда очраттым, аннары улыбыз туды. Буш вакытларымда транспарантлар, плакатлар, картиналар ясадым.

Башта ул карандаш ярдәмендә, аннары акварель белән ясаган, хәзер майлы буяулар куллана.

- Күзем нәрсәгә төшсә, шуны ясарга бик тә яратам. Әгәр вакытым кысан икән, елның кайсы фасылы булуына карамастан, матур табигать почмагын башта фотога, аннары иркенләп кәгазьгә төшерәм, - ди ул.

Шкаф өстенә тезелгән рамка әчендә үзенең 75 яшьлек чагы, кызы, оныкчыгының сурәтләре урын алган, ә китап киштәсендәге албомында нинди генә рәсемнәр юк: гади һәм төсле карандаш, акварель һәм майлы буяу белән ясалганнары да бар, алар арасында абыйсы һәм улының рәсемен күрергә була.

- Иң беренче ясаган рәсемем - туган йортым, менә шушы гомер иткән йортым каршында үсеп утыручы нарат иде. Янгын чыгып, ул нарат янды, мин аны ун мәртәбә ясаганмындыр, нәкъ шундый ук килеп чыксын дип тырыштым, - ди рәссам. - Ул вакытта миңа 17 яшь иде.

Рәссам ясаудан тыш, кәрзин һәм чабаталар да үрә икән, боларын аңа бабасы - Андрей Бурмистров өйрәткән. Җәй айларын бакчада үткәрә, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, шуңа күрә кышын картиналар ясаудан тәм таба.

- Рәссамның иң мөһим сыйфатлары - сәләт һәм сабырлык, - ди ул.

Агымдагы елга планнар:

- Рябиновка, Куликовка, үзәк урамнарда җирле бюджет исәбенә корган агачлар киселгән;

- Җирлек территориясендә яктырткычлар кую;

- Биржа урамы буенча табигый чыганакларны төзекләндерү;

- Салым акчасына Армалы авылында Башиловка урамы буенча 100 метр юлны, Лекарево авылында Шаталовка урамы буенча 100 метр юлга һәм җирлек бюджеты акчасына Рябиновка урамына вак таш җәү, Комаровка урамының чокыр-чакырларын төзекләндерү.

- Зиратны төзекләндерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев