Комбайнчылар эшне төгәлләү алдында
Урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Район хуҗалыкларында уңышның яртысыннан артыгы җыеп алынган инде. Авыл хезмәтчәннәре тир түгеп үстергән игеннәрне яңгырлар башланганчы җыеп алу нияте белән эшли.
Хуҗалыкта барган урып-җыю эшләрендә 14 берәмлек махсус техника - алты комбайн, һәм сигез КамАЗ катнаша.
-Бөртекле культуралар 3200 гектар мәйданны били. Шуларның 600 гектарында көзге бодай, 2600 гектарда язгы культуралар урнаштырылган иде. 1800 гектарда бодай һәм 800 гектарда арпа урып җыелды, тагын 800 гектар бодайны урып-суктырасы бар. Яңгырлар яумаса, бу эшне башкарып чыгарбыз дигән ният белән эшлибез,- ди "Стахеев" ҖЧҖ директоры Илдар Шәмсетдинов.
"Стахеев" хуҗалыгында көн саен 200-250 гектар мәйданда эш башкарыла. Бүген хуҗалыкта һәр гектардан уртача 20 центнер уңыш җыеп алына. Комбайннар бункерыннан бушатылган ашлык Малореченск һәм Хлыстово авылы ындыр табагына кайтарылып эшкәртелә. Икенче тапкыр чистартып калибрлаганнан соң ул Арча элеваторына җибәрелә.
- Быел уңыш мактанырлык түгел, узган елга караганда 30-40 процентка кимрәк. Башак тулган чакта дым җитмәү үзен нык сиздерде,- ди хуҗалыкның баш агрономы Рафат Нотфуллин.
Бу сезонда урып-җыюда заманча эшләнгән дүрт яңа комбайн катнаша. Шуларның берсендә 19 яшьлек Нәргиз Гарипов эшли. Хәер, ул өченче сезонын инде басуда игеннәрне урып-җыюда катнаша.
- Комбайн яңа, заман таләпләренә нигезләнеп эшләнгән, шуңа күрә безгә дә эшләве рәхәт, ватылып интектерми,- дип сөйли Нәргиз. Молодец, Нәргиз, булдырасың егет!
Алия Сираева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев