Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Комбайннар кырдан китә – буразналар сабан көтә

Быелгы урып-җыюда үзен күрсәткән комбайнчыларга үткән шимбәдә чираттагы бүләкләр тапшырылды.

Хезмәттәшлек ярышында бу юлы "Нью-Холланд" маркалы машиналарда эшләүче Нәфис Гарифуллин һәм Сергей Волков ("Морт" агрофирмасы), "Яшь көч" агрофирмасыннан Дамир Гәрәев җиңде.

"Яңа Юраш" агрофирмасыннан Динар Юнысов һәм Илсур Шәйдуллин, "Нократ таңнары" җәмгыятеннән Мәүлет Кәлимуллин да бик яхшы күрсәткечләргә иреште, алар карамагында "Акрос-580" һәм "Тукано" комбайннары.

"Полесье" һәм "Акрос-530" комбайннарын йөртүчеләр арасында Александр Пузырев ("Якты үзән"), Александр Бузов ("Костенеево"), "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативыннан Владимир Талапин җиңү яулады.

Рәфит Гыйззәтуллин ("Яңа Юраш" агрофирмасы) һәм шул ук хуҗалыктан Александр Овчинников, "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативыннан Роман Щекочихин "Нива" һәм "Енисей" комбайннарында эшләүчеләр арасында алдынгылыкка чыкты.

Бөртеклеләрне уруда Николай Савин ("Башак" авыл хуҗалыгы кооперативыннан), Илфат Гомәров ("Яңа Юраш"), Александр Цыпленков ("Кстенеево") беренче булды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдус Әхмәтов беренче урын алган һәр комбайнчыга 3әр мең, икенче урын өчен - 2шәр мең, өченче урындагыларга - 1әр мең сум акча бүләк итте. Бәйге шартлары буенча бу чаралар җирле бюджеттан бүленгән.

Урып-җыю төгәлләнде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкләүче Александр Косов хәбәр итүенчә, 100155 тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган, республика буенча алганда, бу әйләнәсенә 31,1 центнер тәшкил итә.

Арпа кыры иң уңдырышлысы булып чыкты, аның һәр гектарыннан 35,3 центнер ашлык суктырылган. Уҗым бодае уңышы гектарыннан 32,3 центнер, язгы сабан бодае - 30,6, арыш - 29,2, солы - 26,5, борчак - 24,6 центнер тәшкил итте.

Уҗым культураларын чәчү тәмамланды, алар 6500 гектар били, 4900 гектарда арыш чәчелгән.

***

Киләсе ел уңышына 21700 гектар туфрак әзерләнгән - бу планның 47 проценты дигән сүз. Бу эшне беренчеләрдән булып "Яшь көч" һәм "Морт" хезмәтчәннәре тәмамлый.

Бәрәңге һәм кәбестә

Авыл хуҗалыгы оешмаларының ындырларында орлыклык материалны эшкәртү бара. Барлыгы 7009 тонна орлык әзерләнгән, бу ниятләнгән микъдарның 78 проценты. "Яшь көч", "яңа Юраш" агрофирмалары, "Якты үзән" җәмгыяте, "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативы орлыкларны тулысынча әзерләп куйган инде.

"Нократ таңнары" җәмгыяте кырларында, алдагы еллардагы кебек үк, бәрәңге уңышы бай булды, һәр гектардан 270 центнер җыеп алынды, бу күрсәткеч республика буенча уртачадагыдан югарырак.

Кәбестә 44 гектардан җыелган (43 процент). Аның уңышы да менә дигән - гектарыннан 450 центнер.

Терлек азыгы

Кукуруз 160 гектардан җыелган (9 процент), 4000 тонна силоска салынган.

Ашлыкка дигәнен 900 гектардан җыясы бар.

25 сентябрьгә районда шартлы рәвештә алынган бер баш терлеккә 28,6 центнер терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән. "Алабуга" агрофирмасында бу күрсәткеч 43,5 центнерга тигез, "Нократ таңнары"нда - 36,5 центнер, "Морт" агрофирмасында - 34,2 центнер.

Бу көннәрдә

Быелгы җәйдә терлек азыгының муллыгы савымда да күренә. Сентябрь ахырында да район буенча бер сыерның уртача нәтиҗәлелеге 15,5 килограмм тәшкил иткән. "Башак" хуҗалыгында көн саен һәр сыердан 18,8 килограмм сөт савып алалар - 2016 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 2,2 килограммга артык.

Гомумән алганда, район буенча уртача тәүлеклек савым 8 57,2 тоннага җиткән. Бу былтыргы шундый ук вакыт белән чагыштырганда, 3 тоннага күбрәк.

Терлекчелектә хәзер малларны кышкы абзарларга куюга әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев