Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Комбайннар уракка әзер

13 июльдә районның авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсе белгечләре һәм Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкил катнашында агрофирмалардагы урып-җыю техникасының, комбайннарның быелгы уракка әзерлеге тикшерелде.

Аны икенче төрле итеп "комбайннар парады" дип тә әйтәләр. Комиссия көн дәвамында дистәләп хуҗалыкта булырга һәм алардагы техниканың ремонтлану сыйфаты ни дәрәҗәдә икәнлеге белән якыннан танышырга өлгерде. Соңыннан ясалган нәтиҗәләр буенча беренче урынга "Яшь көч" агрофирмасы лаек дип табылды (алардагы 4 комбайнның икесе - "Дон", икесе "Енисей" тибындагылар). "Якты үзән"нең кыр кораблары әзерлек буенча икенче урынны яулар дип, беркем дә көтмәгәндер, мөгаен. Тик бу шулай: алардагы бер "Вектор" һәм өч "КЗС-812" комбайны күп параметрлар буенча алдынгылыкка чыгып, ярыш марафонының икенче пьедесталын алды. "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативының өченче күрсәткечкә ирешүендә аның җитәкчесе Павел Талапинның роле зур дип уйларга кирәк. Ни дисәң дә, белгечлеге буенча механик бит ул (аларның ике "Акрос", берешәр "Нива", "Енисей" һәм "Дон" комбайннары бар).

Ашлык кабул итү предприятиесенең, "Яңа Юраш" ябык акционерлык җәмгыятенең кыр машиналары да инде тулысынча диярлек әзерлек сызыгына бастырылган.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Илдус Әхмәтов сүзләренә караганда, район буенча тулаем әзерлек 97 процент тәшкил итә. Якын көннәрдә районның комбайннар паркы яңа "Акрос" һәм "Нью Холланд" тибындагы урып-сугу машиналары белән дә тулыланырга тиеш. Бер "Акрос" "Рослизинг" буенча дөм-Дөмгә кайтарылса, янә берсе "Татнефть" компаниясе аша (шулай ук лизингка) Юрашка биреләчәк. Ә "Нью Холланд" комбайннарын "Стахеев" агрофирмасы кабул итеп алган.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев