Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кош-корт тәрбияләү зур тырышлык сорый

Алабуга районының Иске Юраш авылында яшәүче Сәрия һәм Рәшит Мөхәммәтҗановлар гаиләсе быел 200ләп каз үстергән.

Авыл халкы гомер-гомердән күпләп каз асрарга яраткан. Каз өмәләре үткәрү исә, борынгыдан килгән милли йолаларның, гореф-гадәтләрнең берсе.
Бүгенге көндә дә әлеге йолаларга тугры калучылар бар. Тырыш, булган, уңганы октябрь ахыры-ноябрьдә каз өмәсе оештыра башлый.
Районда каз-үрдәк асраучы, кош-корт үстерүче кешеләр шактый. Ә менә Алабуга районының Иске Юраш авылында яшәүче Сәрия һәм Рәшит Мөхәммәтҗановлар гаиләсе быел 200ләп каз үстергән.
Әлеге гаилә бу кәсеп белән озак еллар шөгыльләнә. Әңгәмәдәшебез Айгөл Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, ул килен булып төшкәндә үк, бу йортта каз үстергәннәр.
— Иң элек алар 50 баш булса, акрын-акрын казларның санын арттыра башладык. Менә быел каенанам 200 каз үстерде. Ел да алабыз, бу эш белән бергәләп шөгыльләнәбез. Каз үстерүнең әлләни мәшәкате юк. Унны үстердең ни, 200не ни. Әлбәттә, нәтиҗәсе яхшы булсын дисәң, бераз тир түгәргә туры килә инде, — ди Айгөл шаяртып.
Әйе, бер карасаң, каз үстерүнең бер авырлыгы да юк кебек. Бу беренче карашка гына шулай, мөгаен. Бернәрсә дә җиңел бирелми, кош-кортны тәрбияләү — зур тырышлык сорый торган хезмәт. Кош үстереп кәсеп итә, дип әйтү генә ансат ул.
Каз ите исә иң тәмлеләрдән санала, ул тавык итенә караганда кыйммәтрәк бәяләнә, шуңа күрә килограммы 500 сум тирәсе, какланган казның килограммы — 1 мең сумнан, эч-башлары исә 300 сумнан.
— Туйга да, бәби чәенә дә, Яңа елга да каз сорыйлар. Каклаган казларга да ихтыяҗ зур. Казның бер әйбере дә әрәм булмый аның. Үстер генә — сатып алырга теләүчеләр күп, шулай ук туганнарга да бүләк итеп өләшергә яхшы. Кайнанам каз мамыгыннан күпереп торган мендәрләр дә ясый, — ди Айгөл Мөхәммәтҗанова.
— Шушы кадәр казны ничек эшкәртеп бетерәсез? — дип кызыксынам аңардан.
— Ялларда барыбыз бергә җыелабыз, ялларның яме авылда менә шул мәшәкатьләр белән инде. Күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын ала, — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев