Күренмәс фронт көрәшендә
Иң яхшы комбайнчылар бүләккә лаек булды. Үткән дүшәмбедә район кырларында ашлык җыя торган комбайннар һәм үзйөрешле чапкыч механизаторлары арасында быелгы урып җыюда катнашып җиңү яулаганнарны данладылар.
Ашлык суктыруда беренчелекне алган 12 хезмәткәр – яхшыларның яхшысы, шуңа күрә алар мактау грамоталары алды һәм бик күп җылы сүзләр ишетте. Матди өлеше дә мөһим, билгеле – район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина комбайнчыларга акчалата бүләк тапшырды һәм конкурста җиңүләре белән котлады. Бүләкләү тантаналы төстә үтте – җирле хакимият вәкилләре белән бергә, аграрчылар янына “Сөембикә” һәм “Ак каз” фольклор ансамбльләре килде. Дөресен әйтергә кирәк, бүләккә ирешүчеләр үзләре бернинди бәйге турында уйламаганнар да һәм җиңү хакында хыялланмаганнар. Алар өчен иң әһәмиятлесе – урып-җыюны үз вакытында тәмамлау.
– Мине бүләкләрләр дип берничек тә көтмәгән идем. Көн гадәттәгечә башланып китте, ә монда – шундый сюрприз! Бервакыт, ике еллап элек, андый бүләк алганым булды, ягъни монысы икенче тапкыр. Уңышны алу яхшы гына бара, ашыкмыйбыз, ярыйсы эшлибез. Аллага шөкер, һава торышы рәтләнде, – дип сөйли “Яңа Юраш” агрофирмасы комбайнчысы Александр Журавлев, аның җиде еллык стажы бар.
Бу көнне “Яңа Юраш” механизаторлары Александр Овчинников, Рафит Гыйззәтуллин, Илсур Шәйдуллин, Тимур Хәмидуллин һәм Илфат Гомәров та бүләк алды. “Башак” җәмгыяте, “Морт”, “Яшь көч” хуҗалыкларыннан берничә хезмәткәр шулай ук алдынгылар рәтендә. Алар – күренмәс фронт көрәшчеләре һәм һәрберсе хөрмәткә лаек, яңгырлар аркасында эш тоткарланып торганга, һәммәсенең күңелен күтәрү кирәк, диләр районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.
– Бу чара бер генә мәртәбә уза торган түгел. Бездә һәр атна саен, ничек эшләвенә карап, уникешәр кеше бүләкләнәчәк. Кайсы механизатор ашлыкны күбрәк суктыра, шул комбайнны йөртүчеләр бүләк алачак, – дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Косов.
Быелгы уңышны җыеп алу күләменә килгәндә, ул якынча 50 процентка төгәлләнгән. Александр Косов сүзләренә караганда, район аграрчылары көненә гомуми мәйданның 4 процентын диярлек эшкәртә, бу исә тәүлегенә якынча 1000 гектар ашлык суктырыла дигән сүз. Исегезгә төшерәбез, авыл хезмәтчәннәренә уңышны барлыгы 25 мең гектардан җыеп алырга кирәк. Алабуга районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, бүгенгә уртача уңыш гектардан 25,5 центнер тәшкил итә.
Районның кайбер хуҗалыклары алдынгы урыннарда бара. Мәсәлән, “Яшь көч” агрофирмасында уртача уңыш бер гектардан 31 центнер, “Нократ таңнары”нда гектардан 33 центнер алуга ирешкәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачакБу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.2000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.54300
-
1 март 2021 - 16:00Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.7900
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.5300
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килде Россиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.5100
-
2 март 2021 - 19:33Татарстанда коронавирустан 5 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 1 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 343 кешегә җиткән.5000
-
1 март 2021 - 12:02Казанның 177нче гимназиясе укучылары Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар «Шатлык» балалар хоры төшергән клипны уку йортының Инстаграммында күрергә була.4600
-
2 март 2021 - 16:45Солы печеньесы Кичке чәйгә тәмле һәм тиз әзерләнә торган тәмлүшкә рецепты.4600
-
1 март 2021 - 12:30Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4500
-
1 март 2021 - 15:00Алабугада 1400дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Бүген тагын 100 яңа вакцина дозасы кайтты.4500
-
1 март 2021 - 13:34Татарстанда иртәгә 0 градуска кадәр җылыта Җылыту көндезге сәгатьләрдә сизеләчәк.4300
-
1 март 2021 - 16:00Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер» әсәренә бәя бирде Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел, әмма аның нигезендә мәңгелек фәлсәфә ята.4100
-
1 март 2021 - 14:15Алабуга урамнарына һәм тыкрыкларына исемнәр бирелде Яңа исемнәр белән Гринландия, Студеный ключ һәм Колосовка микрорайоны урамнары аталды.3900
-
3 март 2021 - 16:55Алабуга спортчысы көрәш буенча Татарстан Беренчелегендә призер булды Ярыш нәтиҗәләре буенча 40 кг.га кадәр авырлык категориясендә Фазлыйов Данияр бронза медаль яулады.3900
-
2 март 2021 - 07:30Татарстанның авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар Бәйгедә авыл мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнаша ала.3600
-
2 март 2021 - 13:10Алабуганың яшь теннисчылары мактау пьедесталында Өстәл теннисы буенча «Ак яшен» ачык турниры Мамадышта үтте.3600
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.3400
-
3 март 2021 - 20:39Татарстанда коронавирустан 3 хатын-кыз һәм 1 ир-ат үлгән Пандемия башланганнан бирле 3 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 347 кешегә җиткән.3400
-
3 март 2021 - 13:47Татарстанда ялларга суык һава торышы вәгъдә итәләр Җомгага кадәр җылы булачак.3300
-
2 март 2021 - 09:35Модель Ирина Шейк үзенең ветеран әбисе белән горурлана Ирина кечкенәдән аның белән бик якын була.3200
-
2 март 2021 - 10:34ТР Экология министрлыгы башлыгы татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк Эфир 13.30 сәгатьтә башлана.3200
-
2 март 2021 - 14:30«Түбән Кама» милли паркы үзенең юбилеена видеоконкурс игълан итте Анда теләгән һәркем катнаша ала.3200
-
2 март 2021 - 15:30Алабуганың Боз сарае бәйгедә катнашырга чакыра «Единая Россия» спорткомплексы бассейнда 10 шөгыльләнүгә абонемент бүләк итә.3200
-
2 март 2021 - 09:22Алабугада исерек килеш руль артына утырган шоферга карата җәза билгеләнде Ир-ат исерек килеш икенче тапкыр тоткарлана.3000
-
3 март 2021 - 09:39Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект кысаларында 106 миллион сумлык уен кораллары алган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Чаллы курчак театры тулысынча төзекләндерелгән.3000
-
2 март 2021 - 08:30Алабугада Май чабу бәйрәменең их яхшы карачкысын сайлаячаклар Май чабу бәйрәме символы матур, позитив һәм кабатланмас булырга тиеш.2900
-
2 март 2021 - 11:302 март — халыкара шырпы көне Кешенең тормышын утсыз күз алдына китерү дә кыен. Ул салкында җылыта, кайнар ризык әзерләргә булыша, яшәгән җиребезне матуррак һәм уңайлырак итә.2800
-
3 март 2021 - 12:55Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы расланган Алабугада яңа авыручылар теркәлмәгән.2700
-
2 март 2021 - 13:18Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» катнашында плей-оффка открыткалар чыгуны анонслады Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.2600
-
2 март 2021 - 16:10Яз көне россиялеләрне кыскартылган өч эш атнасы көтә Беренче кыска эш атнасы инде тиздән килеп җитә.2600
-
3 март 2021 - 09:00Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшысы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза Быел компетенцияләр саны артты. Узган ел алар 15 булса, быел – 26.2600
-
2 март 2021 - 13:21Татарстанда коронавирус йоктырган 32 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган.2400
-
3 март 2021 - 11:00Алабугада эшсезлек дәрәҗәсе 3 процентка кимегән Республика буенча гомумән алганда эшсезлек кимү күзәтелә.2400
-
3 март 2021 - 08:15Алабугалыларны Масленицаны билгеләп үтәргә чакыралар Халык күңел ачулары Ленин мәйданында узачак.2200
-
3 март 2021 - 15:16Шәһәр прокуратурасы Алабуга предприятиеләрендә хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тикшерде Бу хакта ТР Прокуратурасы сайтында да хәбәр ителә.2200
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачак Бу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.2000
-
3 март 2021 - 16:30Алабугада озак вакытлы карау системасы турында сөйләштеләр Алабуга районы озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында икенче ел катнаша.1900
-
3 март 2021 - 15:45Бүген Казанда Язучылар берлеге съезды узды Татарстанда соңгы дүрт елда 46 язучы вафат булган.1600
-
3 март 2021 - 16:00«Түбән Кама» милли паркының табигать музее бәйге игълан итә. Конкурс Бөтендөнья кыргый табигать көне уңаеннан оештырыла.1400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика