Алабуга нуры

Куклюкта бәрәңге алалар (фотолар)

Быелгы көздә иң күп сөйләнелгән сүз, мөгаен, бәрәңге турындадыр. Халыкның күбесе икенче икмәкнең быел начар булуына зарлана, арада берничәсе генә бәрәңгесенең яхшы чыгуы белән мактанып куя.

Сентябрьнең беренче атнасы үтеп тә китте. Район басуларында да бәрәңге, кишер, чөгендер җыю эшләре гөрләп бара. Эшләрнең барышын карап кайтырга дип без төшерү төркеме белән Куклюк саласы янәшәсендәге басуга элдерттек. Көне дә нәкъ бәрәңге ала торган - үзе кояшлы, үзе җылы.

Бәрәңге алу дигәч, без - Совет чорында укыган кешеләр - басу тутырып чиләк белән бәрәңге җыйган ыбыр-чыбыр мәктәп баласын күз алдына китерә. Без дә Куклюкны узып китүгә үк бала-чага белән чуарланган бәрәңге басуын күзләдек. Тик тигез кыр өстендә моңаеп кына бер заманча трактор йөри. Йөртүчесен исәпкә алмаганда, өстә тагын ике егет басып тора. Һәм... бетте. Шуның белән шул, җәмәгать. Басуда башка кеше юк. Ә бәрәңге басуы шактый күренә.

Бәрәңге ала торган комбайн белән Морт авылы кияве, Шүрнәк егете Евгений Козырев идарә итә. Әлеге бәрәңге басуы "Вятские зори" хуҗалыгыныкы, дип аңлатты ул безгә. Бәрәңге барлыгы 230 гектар җир били, узган атна ахырында шуның яртысы диярлек алып бетерелгән иде инде. Ә бәрәңгене монда гектарыннан 300 центнер алалар.

  • Бәрәңге шәп чыга. Көненә 2,5 тонна сыйдырышлы 20 машина бәрәңге белән тула. Басуның бер башыннан икенче башына кадәр комбайн белән барып җиткәнче ике бункер туларга җитешә, - диде Евгений.

Дөрестән дә, бәрәңге үзе эре, үзе нык. Бәрәңге бункерга керә торган урында, биектә ике егет эшли. Алар черек бәрәңгеләрне, оешкан туфракны арбага кертмәскә тырышып, аерып бара. Эшегез авырмы соң дип сорагач, егетләрнең Максим исемлесе:

  • Эш авыр инде ул. Көне буе эшлибез бит. Чүп-чар кермәсен дип тырышабыз. Тәмәкене дә, әнә, күрәсез бит, эшли-эшли генә тартырга туры килә, - дип җавап бирде.

Бәрәңге алуда җиң сызганып эшләүчеләргә әбәтне дә басуга гына алып киләләр икән. Чыннан да, көзнең коры көннәреннән файдаланып, уңышны коры чакта алып бетерергә кирәк.

Моннан тыш, бу агрофирма быел беренче мәртәбә 40 гектар җирдә кишер үстергән. Кишерләр дә монда күз явын алырдай. Кайберләре хәтта бер килограммга тарта, ди кишер алучы комбайнны йөртүче Анатолий Егоров. Бу комбайн да бар эшне үзе генә башкара: кишерне йолкып чыгара, чүптән арындыра, тутыра. Бер гектардан 650 центнер кишер алалар авыл хезмәтчәннәре. Моннан тыш агрохуҗалык басуларында чөгендер һәм кәбестә дә үсә. Бар авыл халкы бәрәңгенең начар булуына зарланганда мондагы уңышның ни өчен яхшы булуы да сер түгел. Басуның буеннан-буена сугару корылмалары сузылган. Якындагы елгадан су алучы насос бик кыйммәтле җиһаз, ул Италиядән махсус кайтартылган, дип сөйләде безгә үзен агроном да, каравылчы да дип таныштырган Арцирук Мелкунян:

  • Бездәге кебек уңыш башка бер җирдә дә ю-уук (соңгы сүзне сузып әйткәч, ясалган тәэсир көчлерәк булыр дип уйлады күрәсең, авт.), - Дүрт агрегат көнен-төнен кишер-бәрәңге-кәбестәгә су сиптерде. Туктаганга да әле менә ике-өч атна гына, - дип аңлатты безгә гел елмаеп торучы Арцирук абый.

Куклюк бәрәңгесе искиткеч эре булса да, бик тәмле, ярмалы иде. Үзем тикшереп карадым.

"Вятские зори" агрохуҗалыгында җитештерелгән продукция тиздән шәһәрдә үтәчәк көзге ярминкәләрдә сатылачак, орлыклык кирәк булганнар хуҗалыкның үзенә мөрәҗәгать итә ала, диделәр авыл хуҗалыгы идарәсендә.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: