Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Көзге бөртекле культураларның авырулары уңышның өчтән бер өлешен югалтуга китерергә мөмкин — Россия Авыл хуҗалыгы үзәге 

Татарстанның «Россельхозцентр» район бүлекләре белгечләре бер атна эчендә 15,7 мең га мәйданда авыруларны ачыклау өчен көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алды. 

Басуларда фитомониторинг майның өченче декадасында үткәрелде. Шул ук вакытта 6,7 мең гектарда (тикшерелгән мәйданнарның 43%) ончыл чык (мучнистая роса) булуы ачыкланган. Әлеге авыру нәтиҗәсендә, уңыш җыеп алу күләме 15 тән 35% ка кадәр кимергә мөмкин.

Септориоз авыруы тикшерелгән мәйданнарның 20% ында ачыкланды. Септориоз бөртекле культураларның 10-15% уңышын югалту сәбәбе булырга мөмкин. 

Көзге культураларның тагын бер чире — бурая ржавчина — тикшерелгән мәйданнарның 3% ында ачыкланды. Көчле үсеш алган очракта уңыш югалту 30% ка җитәргә мөмкин.
    
Учреждение белгечләре чәчүлекләрдә температура +18...+25 °С булганда саклау чараларын үткәрергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев