Алабуга нуры

Көзләрдә дә язлар кабатлана (фотолар)

- Шимбә көнне клубта концерт куябыз. Монысында Олы юлның чираты. Кайт әле, күреп китәрсең, - дигән чакыруга битараф калып булмады. Кырык эшне кырык якка ташлап, узган ялларда Мортка юл тоттым.

Авылда урамнар арасында үзенчәлекле бәйге узган елда ук башланып киткән иде. Ул вакытта Морт авылының өч урамында яшәүчеләр җыр-биюдә, сәхнә осталыгында ярышты. Аларына да чакырдылар чакыруын, ул концертлар турында да күп сөйләделәр, тик әле бу, әле теге сәбәп һаман кайтырга комаучалады. Инде менә бу юлы йолдызлар бергә туры килеп, мин дә, ниһаять, Мортның өр-яңа мәдәният йортына аяк бастым.

Клуб эченә аяк атлап кергән мизгелдән мине (хәер, мине генә түгел, бүген бирегә җыелган һәркемне) икенче бер дөнья, башка бер мохит чорнап алды. Монда - моң, монда - сәләт, монда авылны, авылдашларны, тормышны ярату хисе.

Зал шыгрым тулы. Ә сәхнәдә... ә сәхнәдә - тамаша. Казан урамының (үзебезчә әйтсәк: Олы юлның) Армалыга якынрак урнашкан өлешендә яшәүчеләр бу концертка бар булган сәләтен, көчен туплаган. Алып баручылар Раушания Гайфуллина белән Фәрит Гобәйдуллин - сәхнәдән торып авылдашлары белән аралашты, шаяртып та алды. Вакыт-вакыт импровизация чалымнары да күренде (әллә шулай тоелды гынамы?).

Авыл халкының үткен-тапкыр сүзле булуы, җыр-моңга, сатирага осталыгы шундый концертларда күренә, яшьләр беренче сәхнә чирканчыгы алса, өлкәннәр исә тагын бер мәртәбә йөрәкләрен җилкетеп, хатирәләрен яңарта. Бу юлы да шулай булды. Концертта 5 яшьтән 70 яшькәчә авыл халкы катнашты, дисәм, ялгыш булмас.

Иң кечкенә катнашучы - Айзилә - авыл башында яшәүче Исмәгыйлев Миңнеәхмәт абыйның Алабугада яшәүче оныгы булды. Әби-бабай кош тоткандай оныкларына сокланды, зал аны алкышлар белән куәтләп торды.

Шунысын да әйтергә кирәк, концертта авылда яшәүче әби-бабайларына ярдәмгә кайткан онык-оныкчыклар күп иде. Алар арасында Фатхуллин Фаиз абый оныгы Ләйләне, Сабиров Габдулла абый оныгы Фәнзилне атамыйча ярамас. Ләйлә һәм Фәнзил авыл халкын җырлары белән таң калдырды. Өлкәннәр белән беррәттән Фазыл, Фирүзә һәм Заһид Гобәйдуллиннар, Регина Юнысова, Резидә Мәҗитова, Эльвина Сабирҗанова, Нияз Юнысов, Айнур Әхмәтгалиев катнашты.

Татар авылында бер генә концерт та тальянсыз үтә алмый. Бу мөмкин түгел. Бу юлы да тальянчылар төркеме сәхнә уртасында булды. Аларның һәрберсен мортлылар яхшы белә: Насих Салихович Галәлетдинов - озак еллар Морт хастаханәсендә баш табиб булып эшләде, район гына түгел шәһәр халкы да бу белемле табибны хөрмәт итә, лаеклы ялга чыккач та авылдашларына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши; Рәмзия апа Һидиятуллина - Морт урта мәктәбендә татар теле һәм музыка укыта, авылдагы бер генә концерт, бер генә чара да аннан башка үтми, һәр җырчыга, һәр җырчының үзенчәлекле тавышына яраклашып, теләсә нинди көйне күз дә йоммый уйнап бирә; Фәнил абый Сабиров - кайчандыр мине дә музыкадан укыткан, гел елмаеп, шул елмаюы белән күңелләрне күтәрүче, җаннарны эретүче искиткеч сәләтле кеше, концертта катнашырга дип махсус Зәй районы Шөпкә авылыннан ук кайткан; Габделфәт абый Әхмәтҗанов - үзенең сабырлыгы, тыйнак хезмәте белән авылдашлары хөрмәтен яулаган кеше. Дөресен әйткәндә, аның тальянда шулай оста итеп уйнавын үземнең беренче күрүем булды. Алай гына да түгел, гомер буе кеше күзенә әллә ни чалынып яшәмәгән Габделфәт абый бу юлы олы сәхнәдән торып авылдашларына җыр да бүләк итте. Алып баручыларның мактау һәм рәхмәт сүзләреннән соң, үзе әйтмешли, төн буе күзенә йокы кермәгәндер Габделфәт абыйның.

Күңелләрне тетрәндереп, йөрәкләрне әллә кайларга җилкендереп көйләр уйналды, җырлар башкарылды. Морт егете, Сабантуй батыры Ранас Соловьев җырын залда утыручы әниләргә багышлады. Моңлы-сагышлы җырлар шаян сүз, скетч, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

Һәр кичәнең, һәр концертның бер үзенчәлеге, "изюминка"сы була. ә бу концертта алар берничә иде. Авылдашлар килешми калмас, Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклендәге абыстайларның "куеруы" турындагы өзек әле озак вакыт йөзләрдә елмаю уятыр. Ә менә "абыстайлар": Фәния апа Галәлетдинова, Фәния апа Әхмәтҗанова, Рәмзия һәм Раушания - моннан түбән "сәләтем юк" дип, башка бер генә спектакльдән дә качып котыла алмас, мөгаен. Бу өзекне инде әллә ничә мәртәбә, хәтта Камал театры сәхнәсендә, профессиональ артистлар башкаруында күргән булсам да, авылдашларым куйганын тын да алмый карадым, аның әле тагын да озаграк дәвам итүен күңелдән теләп утырдым. Тик, кем әйтмешли, вакыт резин түгел, сузып булмый. "Абыстай"ларны тамашачы кат-кат сәхнәгә чакырды, чәчәкләр бирде.

Тагын бер "изюминка" турында әйтим булмаса. Анысы кызлар һәм егетләрнең бер-берсенә җавап итеп башкарган җырлары. Ул кызыл галстук, кара эшләпә кигән ир-егетләр тамашага килгән һәр хатын-кызның йөрәген яулагандыр. Кызларны исә әйткән дә юк. Ничә ел күрешми торганда әллә ниләргә өйрәнеп беткәннәр, артистлык сәләтләре гел ачылып чәчәк аткан. Залны сокланырга мәҗбүр иткән тагын бер авылдаш бар иде концертта. Аны да зал кат-кат сәхнәгә чакырды, җибәрәсе килмичә озак итеп кул чапты. Наил Мәҗитовның җырлау сәләте Морт халкы өчен сер түгел түгелен. Яшьрәк чагында авыл клубында үзенең инструменталь төркемен оештырып җырлап йөрүен мин дә хәтерлим. Наил абый җырларын гитарада уйнап башкарды. Җыр, залга гына сыешмыйча, тышка, инде көзге йокыга талган авыл урамнарына ургылып чыкты, гитара кыллары күңелләргә кагылды, яшьлектәге саф хисләрне, беренче мәхәббәтне искә төшереп йөрәк сулкылдады. Соңгы аккордлар белән күңел кабат җиргә, шыгрым тулы залга кайта. Концерт дәвам итә.

Сокланырлык номерлар күп булды тамашада. Тырышканнар, әзерләнгәннәр, аерып кына менә монысы әйбәт булды, ә менә монысы йомшаграк иде, дип һич тә әйтәсе килми. Бер тында узган кебек тоелса да, концерт ике сәгать ярым барды. Алып баручылар урамның иң өлкән кешеләрен дә атадылар, аларга рәхмәтләрен җиткерделәр, мәрхүмнәрне искә төшерделәр. Буыннар бәйләнеше, дәвамчанлык - концертның нигезендә шул ята.

- Концертны ике атна дигәндә өлгерттек. Кич саен репетициягә килдек, сценарий яздык, номерлар кабатладык. Берәүләр үзләре теләп килде, кемнедер юмалап, җайлап-майлап китердек, кемдер чыгыш ясарга озак кына ризалашмыйча да йөрде. Тик артистларымның ярдәменнән башка мондый тамаша-бәйрәм барып чыкмас иде. Эштән соң арган булсалар да, кат-кат кабатлаудан да баш тартмадылар, барысы да әйбәт булсын дип тырышты. Өлкән яшьтәге Фәния апаны ире әнә хәтта өй эшләреннән дә азат иткән, - ди концертны алып баручы Раушания.

Һичшиксез, концертны оештыруда клуб мөдире Гөлфинә Гаффанованың, мәдәният йорты хезмәткәре Фәрдия Шаһидуллинаның дә роле зур. Скетч һәм биюләр өчен сәхнә костюмнарын юнәтү, көйләр табу, музыка аппаратурасын көйләп тору да алар җилкәсендә.

- Узган елда беренче өч урам үзара ярышты. Быел исә бәйгене Олы юлдан башлап җибәрдек, чират Зират урамына күчә, - диде Гөлфинә Гаффанова.

Бу шимбә киченең салкынлыгы да, зур Морт өчен клубның кысанрак булып, арткы рәтләрдә утыручыларның сәхнәдә барган тамашаны гел үк күреп бетерә алмаулары, мәңгедәге иске гармунның вакыт-вакыт төймәләре басылмавы да яхшы кәефкә комачау итмәде. Залдан чыгып килүче һәркем артистларны мактады, аларның сәләтенә тел шартлатты. Чыннан да алга таба үз чыгышларын әзерләүче урамнарга бик зур планка куелды. Казан урамын уздыру өчен шактый көч таләп ителәчәк. Авылны, авыл халкын бер дәртләндереп, йоклаган җаннарны, сүнгән хисләрне кабат дөрләргә мәҗбүр итте бу концерт. Көзләрдә генә түгел, кышларда да, туңган йөрәкләрне эретерлек язлар булсын, авыл яшәсен, гөрләсен, балаларын үз кочагына һаман-һаман җыеп торсын.

Мондый бәйгеләр авыллардагы мәдәният йортлары, клублар эшчәнлеген тагын да яхшырту, авылларда яшәүчеләрнең талант-сәләтләрен ачу, үстерү, аларны олы сәхнәгә чыгаруда зур этәргеч, әлбәттә. Моннан тыш, үзешчәннәр чыгышларына сусаган тамашачының күңел талымлыгын басу да ул. Морт авылында яшәүчеләргә генә хас максатчанлык һәм зәвык белән эшләнгән концертлар киләчәктә тагын да киңрәк колач алып дәвам итсен иде.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!