Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лекарево авыл җирлеге башлыгы узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясады

Районда отчет сессияләре дәвам итә.

Халыкны кабул итү
Лекарево авыл җирлегенә дүрт торак пункт керә: Лекарево, Олы Армалы, Иске Армалы, Яңа авыл, аларда 600дән артык кеше яши. 
Сессия алдыннан шәхси сораулар белән район башлыгы урынбасары Олег Колпаковка мөрәҗәгать итәргә була иде. 
Ольга Беляева авылда үзенә торак бирүләрен сорап килгән. Ул Лекаревода фельдшер булып биш ел эшли инде, хезмәт урынына көн саен Алабугадан йөри. Юл ардыра, ягулыкка да күпме акча китә. 
Олег Колпаков социаль ипотека вариантын карарга тәкъдим итте. 
Олы Армалыда яшәүче Александр Рябов музей булдыруда булышуларын көтә. Экспонатлар җыелган, аларны кую өчен киштәләр юк әлегә. 
Кабул итү барышында аңлатуларынча, киштәләр сатып алырга акча юк, шулай да быел кайбер мәдәният учреждениеләре төзекләндереләчәк, бәлки, андагы киштәләрне Армалыда куярга мөмкин булыр. 

Авыл тормышы
Лариса Зарипова сөйләвенчә, 2021 ел эш күләме һәм аларны үтәү ягыннан катлаулы булган. Аларның күбесе халыкның актив булышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән эшләнгән. Мисалга, өмә вакытында чиркәү янындагы агачларны ир-атлар кисеп, хатын-кызлар тирә-якны чистарткан. Чиркәү янын төзекләндерү өчен, Мамадыш предприятиесеннән бушлай 150 тонна туфрак, 22 тонна вак таш китерелгән, "Алексеевскдорстрой«дан 25 тонна асфальт валчыгы кайтарылган. 
− Территорияне алга таба төзекләндерү үзара салым акчаларына башкарылды. Барлыгы 163 мең сум җыелган, республика бюджетыннан 652700 сум өстәлгән. Барысы 815875 сум акча тотылды. — ди җирлек башлыгы.
Нәтиҗәдә, җирлек үзәге матурланган. Лариса Зарипова сүзләренә караганда, Лекарево чиркәвен торгызу кирәк.
Җирле мәдәният йорты тирәсе дә яңартылды. «Авыл җирләрен комплекслы үстерү» программасы бәрабәренә, кунакларны җәлеп итеп, халык катнашында чаралар үткәрү өчен урын, балалар өчен зур мәйданчык, җәйге сәхнә барлыкка килде. Соңгысының бию мәйданчыгы, ачык һавада тамашачылар залы да бар. Җәен чәчәкләр һәм агачлар утыртырга уйлыйлар.
Үткән елда район бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларга, Лекарево урта мәктәбен үзгәртеп корганнан соң, авылда күптәннән көтелгән балалар бакчасы ачылачак. 
Шул ук чаралар хисабына Армалы клубын төзекләндереп бетергәннәр. «Незабудка» иҗат коллективы өчен киемнәр тегелгән. 

Авыл хуҗалыгы
Лекарево авыл җирлегендә 3 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән.
− Райбашкарма комитетының муниципал контроль бүлеге, Җир-милек палатасы эше аркасында, файдаланылмаган җирләр «Мир» җәмгыятенә тапшырылды, Олы Армалы, Иске Армалы тирәләрендәге җирләрнең яңа ияләре табылды, алар җаваплы милекче булыр дип өметләнәбез, − диде Лариса Ивановна.
2021 елда Лекарево авыл җирлегендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр саны 2020 елдагы дәрәҗәдә калган. Анна һәм Юрий Тонгузовлар гаиләсе Яңа авылда яши, алар яратып 13 ат асрый. Ирле-хатынлы Парамоновлар һәм Гобәйдуллиннар кыяр һәм помидорлар үстерә. Иртә яздан көз ахырына кадәр шәһәр кешеләрен яшелчә белән тәэмин итәләр. 
Олы Армалы авылыннан Венера Шәйхетдинова үзенең теплицаларында яшелчә һәм чәчәк үстерә.

2022 елга планнар:
— Лекарево һәм Олы Армалы урамнарына 8 яктырткыч урнаштыру;
— Лекаревоның Мәскәү урамында тротуарлар ясау;
— Олы Армалыда балалар мәйданчыгын эшләү;
— Лекаревода янгын машиналары су ала торган мәйданчык булдыру;
— Иске Армалыда Тынычлык урамы буенча суүткәргеч салу;
— Лекаревода коелы янгын гидранты урнаштыру;
— америка өрәнгеләрен кисү;
— «Чиста су» программасы буенча Яңа авылда су челтәрен төзү;
— янгын билгеләрен урнаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев