Алабуга нуры

Мактанырлык эшләр бар

Гыйнвар аеның соңгы атнасы Олы Шүрнәктә авыл җирлеге башлыгының отчет сессиясе белән башланып китте. Җирлек рәисе узган елда башкарылган эшләр турында авыл халкы алдында хисап тотты, киләчәккә планнар белән уртаклашты.

Халык белән очрашу

Отчет сессиясе алдыннан район башлыгы Геннадий Емельянов Шүрнәк авылы халкын шәхси сораулар буенча кабул итте. Ә сораулар, һәрвакыттагыча, авылның, биредә яшәүчеләрнең көндәлек мәнфәгатьләрен чагылдыра. Мисалга, китапханәче Фәридә Данилованы китапханә янында урам яктырткычларын урнаштыру мәсьәләсе борчый. Авыл китапханәсе күп функцияле үзәктә урнашкан. Аннан тыш, биредә авыл башкарма комитеты, почта бүлекчәсе, клуб та бар. Җирлек башлыгы Николай Каишев әйтүенчә, бирегә нибары өч баганага ут кертергә кирәк. Геннадий Емельянов мәсәьләне хәл итәргә дигән күрсәтмә бирде.

Шүрнәк авылы балалар бакчасы мөдире Лилия Сафиуллина институтны бетереп авылга кайткан. Узган елда гаилә корган яшь белгечнең үз торагы юк.

- 2014 елда ук федераль программа буенча чиратка баскан идем, хәзер без анда 26 нчы булып торабыз. Тик чиратның әлегә кадәр урыннан кузгалганы юк, - ди Лилия.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Фәттахова әйтүенчә, "Авылның тотрыклы үсеше" программасы буенча торак алуга барлыгы 35 кеше чиратта тора. 2014 елда районда барлыгы 17 гаилә, узган елда исә нибары 3 гаилә тораклы булган.

- Барысы да федераль үзәктән акчаның кайчан һәм күпме күләмдә бүленеп бирелүенә бәйле. Быелга әле средстволар билгеләнмәде, - дип ачыклык кертте Лилиана Фәттахова.

Геннадий Емельянов мәсьәләне өйрәнеп, тулырак җавап бирергә вәгъдә итте.

Моннан тыш кабул итүдә Олы Шүрнәкнең Нагорная һәм Киров урамнарында юлларны төзекләндерү һәм янгын сүндерү бүлеген финанслау мәсьәләләре дә күтәрелде.

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельяновның шәхси кабул итүеннән соң, авыл җирлеге башлыгы Николай Каишев 2015 елда эшләгәннәргә йомгак ясап, халык алдында отчет тотты.

Олы Шүрнәк авылында 513 кеше яши, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә 200 кеше мәшгуль. Җирлек территориясендә "Вятские зори", "Вятский берег" һәм "Родная земля" хуҗалыклары эшчәнлек алып бара.

2015 елда башкарылган эшләр:

- халыктан җыелган ирекле салым акчалары (17 800 сум) янгын сүндерү бүлекчәсе өчен су савыты һәм юл чокырларын ямау өчен вак таш алуга тотылды;

- юлларны грейдерлау үткәрелде;

- Олы Шүрнәк авылында күп функцияле үзәк куллануга тапшырылды;

- Шүрнәк елгасы аша күпер төзелде;

- Яшьләр урамында вак ташлы юл булдырылды;

- Югары Шүрнәк авылында 600 метр озынлыктагы урамга яктылык кертелде;

- Үмәк-Красная горка магистраль газүткәргеч төзелеше тәмамланды;

- "Вятские зори" хуҗалыгы территориясе аша мәктәптән Полевая урамы буенча бетон юл төзелеше тәмамланды;

- Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган обелиск төзекләндерелде, Солдат Даны орденының тулы Кавалеры Петр Захаровка багышлап мемориаль такта куелды;

- 5 кешедән торган ирекле халык дружинасы булдырылды;

- мәктәптә һәм балалар бакчасында косметик ремонт үткәрелде.

Узган елда Шүрнәк урта мәктәбе "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңү яулап, интерактив комплект белән бүләкләнгән. Шул ук конкурс кысаларында 4 февральдә Иннополис шәһәрчегендә мәктәпкә ЖК-телевизор, ә укучыларга планшет һәм смартфоннар биреләчәк.

2016 елга планнар:

- авылның элеккеге башкарма комитет бинасына һәм иске клубка паспортлар булдыру һәм рәсмиләштерү;

- "Вятские зори" агрофирмасы хезмәткәрләре өчен 20 йорт төзүгә документлар рәсмиләштерү;

- Югары Шүрнәктә Нагорная һәм Киров урамнарын төзекләндерү;

- "Торак пунктларда урам утларын төзекләндерү" республика программасы буенча эшне дәвам итү.

Авылда узган елда башкарылган эшләр бихисап, алда торганнары да җитәрлек. Гомумән алганда, җирлек башлыгы эше канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Бу фикер белән район башлыгы Геннадий Емельянов та килеште.

- Башлыгыгыз актив, эшчән, миңа да, башка җитәкчеләргә дә тынгылык бирми. Шулай булырга тиеш тә. Башлык актив булганда, авылда күп нәрсә эшләнә, - дип йомгаклады сессияне Геннадий Емельянов.

Фәридә ӘСКАРОВА

Сабина КАЧАЕВА фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: