Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Мал асраучы авыл халкына субсидия бирелә

Гаризалар 5 апрельдән 18 апрельгә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итә башлады. Бу турыда ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә. Гаризалар 5 апрельдән 18 апрельгә кадәр кабул ителә.

Акчалар хуҗалыктагы 1 сыер өчен — 2 мең сум, 2 сыерга — 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыерга 4 мең сум исәбеннән карала, 500 сумлык ветеринария чаралары уздыру килешүе булган очракта, һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия бирелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә өч яшьтән зуррак булган бер баш бия тотуга түләү 5 мең сум исәбеннән карала. 

Субсидиягә гаризаны «Мои субсидии» цифрлы платформасында да тапшырып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев