Алабуга нуры

Мал санын киметергә сәбәп юк

Җәмгыятьтәге тотрыклылыкның нык какшавы фонында Русия инфраструктураларының ныклы нигезен тәшкил итәргә тиешле сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармаклары соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Һәм аларны уңай якка дип әйтеп булмый.

Бигрәк тә авыл хуҗалыгы авыр хәлдә. Бу Татарстанга да кагыла. Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, банклардан зур суммаларда алган кредитларын каплый алмагач, республика районнарында эшчәнлек алып баручы "Кызыл Шәрекъ" һәм "Вамин" кебек эре инвесторлар хәтта үзләрендәге савым сыерларны берничәшәр мең башка кыскартырга мәҗбүр булган (бәлки, башка сәбәбе дә бардыр). Шөкер, бу һәм башка компанияләр безнең Алабуга районында эшчәнлек алып бармый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, терлекләрнең баш саны узган елгыдан кимемәгән, киресенчә, мөгезле эре терлекләр 35 башка арткан да (мәгълүматлар 2012 елның 1 декабренә): 2011 елда ул 11830 баш булса, 2012 елда 11865кә җиткән. Шуларның 4000е - савым сыерлар.

Дуңгыз, сарык ише хайваннар асраучы хуҗалыклар күп түгел. Нигездә аларны крестьян-фермер хуҗалыклары үрчетә. Рентабельлек ягыннан файдалы түгел, дип булса кирәк, алар әлеге төр хайваннарның баш санын сизелерлек киметкән. Мәсәлән, "Җамалетдинов" КФХсында узган ел 500 дуңгыз исәпләнсә, быел ул берәү дә калмаган. "Марков" КФХсы да 300 баш дуңгызыннан "котылган". Исемлек болар белән генә чикләнми әле: Крикунов, Череповский фермер хуҗалыклары да чучкаларын сатып яки суеп бетергән. Бары тик "Семенов" КФХсы (50дән 134 башка җиткергән) һәм "Алабуга" ХППсы (3385 тән 3489га җиткергән) гына 2012 елны плюс белән чыккан. Тулаем район буенча алганда, райондагы дуңгызларның баш саны 7029дан 5776га калып, байтак кимегән.

Сөтлебикәләрнең продуктлылыгына килгәндә, узган ел 1 декабрьгә район буенча тулаем 174 мең центнер чамасы сөт савып алынса, быелның шул вакытына 179 мең центнер тәшкил итә. Әйдәп баручылар рәтендә беренчелекне "Башак" АХКсы бирми, биредә көненә һәр сыердан уртача 20 килограммнан артык сөт савалар, икенче урында - "Яшь көч" ААҖ (көнлек савым 19 кг), өченче урында "Яңа Юраш" ЯАҖ (17 кг).

Эшкәртү комбинатлары сөт һәм ит продуктларын чагыштырмача арзан бәядән алса да, хуҗалык кассаларына башка җирдән керер акча булмагач, шунысына булса да канәгатьләнергә туры килә. Нишләрсең бит. Быел һава шартлары уңай килгәнлектән, район хуҗалыклары үзләрен җитәрлек күләмдә азык запасы белән тәэмин иттеләр. Хезмәтчәннәрнең төп бурычы - малларны уңышлы кышлатып, алардан күбрәк продукция алу. Бу уңайдан тоткарлыклар килеп чыкмас дип уйларга тулы нигез бар.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!