Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Милләтемнең гаме — яшәвемнең яме

Илмәт авылында 27 март көнне «Дөньяда иң матур тел — ул минем туган телем» тематикасы астында зур чара — мөслимәләр җыены узды.

Авылыбыз уртасыннан
Ага Тана инеше.
Нур сибә аның ярыннан
Илмәтебез күренеше.
Изгеләр чишмәсенең
Шифалыдыр сулары.
Чишмә суы дип
Кайта аның уллары.

Һәрбер елганың башлангычы була. Бәләкәй генә чишмә. Менә шуннан бөтенесе башлана да инде. Аллаһы Тәгалә һәрбер тереклек иясенә үз орлыгын сала. Бу Ходай биргән "зурлык«ны таптамас өчен, һәрбер тереклек, җан иясенең яшәү көче ала торган урыны була. Ул, әлбәттә, туган җир! Туган як! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм, вакытлар үтү белән, тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше — болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Безнең аңыбыздагы һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар акрынлап Ватан образын күзалларга ярдәм итә.

Туган ягыбызның, милләтебезнең тарихын, динен, телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү, аның кирәклелеген яшь буынга төшендерү безгә киләчәк буынны татар җанлы, үз динен хөрмәт итүче, телен саклаучы, үстерүче шәхес буларак формалаштыруга зур этәргеч булып тора.

Бүген сүзем Алабуга районының иң матур авылларының берсе — Илмәт турында. Табигате белән генә түгел, халкы белән дә матур авылыбыз. Эшкә уңган, булган, хезмәт сөючән, тыйнак, киң күңелле, батыр йөрәкле, үз милләтенә, диненә, теленә тугрылыклы халык яши авылыбызда дип әйтсәм, бер дә артык булмас. Артык усал да, нәфесле дә түгел авылым халкы. Бер гаилә кебек матур итеп яши белә ул.

Ә табигатенә килгәндә, авылны икегә бүлеп, нәкъ уртасыннан боргалана-боргалана Тана елгасы ага. Күз ачып йомганчы бер чиләк җиләк җыеп алырлык матур аланлыкларга, алтын башаклы кырларга бай авылыбыз.

Иген уңышы мул була
Илмәт басуларында.
Ел да халкым хезмәт куя
Авылыбыз кырларында.

Бүгенге көндә авылыбызда яшьләр бармак белән генә санарлык булса да, авыл әле гөрләп яши. Балалар бакчасы, бай китапханә, китапханә эчендә бәләкәй генә булса да музее, мәдәният йорты, уңай шартлар тудырылган медпункты, кибете эшләп тора. Иң мөһиме — авылга иман нуры иңдерә торган мәчете бар. Һәр иртә саен мәчеттән яңгыраган азан күңелләргә тынычлык бирә, җанга рәхәтлек иңдерә. Яшәү дәвам итә...

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел — Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Югарыда телгә алынганча, һәр халыкның — үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле, аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе — туган телгә гаме, хөрмәте булу. Тел — халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Ул халыкларның үткәннәрен генә түгел, шул ук вакытта аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен дә үзендә булдыра. Моны аңлау, яшь буынга төшендерү — безнең бурыч.

Шушы бурычны истә тотып, Илмәт авылында 27 март көнне «Дөньяда иң матур тел — ул минем туган телем» тематикасы астында зур чара — мөслимәләр җыены узды. Бу чара уздыруга этәргеч бирүче кеше — Алабуга шәһәре һәм районы мөслимәләре җитәкчесе Лилия ханым. Аның тәкъдиме булды, авыл халкы, берсүзсез, дәррәү кубып, эшкә тотынды. Җирле үзидарә җитәкчесе Рәзимә Тимерхан кызы белән мәчетебезнең төп мөслимәсе Гөлсу Сабирҗан кызы кыска гына вакыт эчендә оештыру эшләрен башлап та җибәрделәр. Авылыбыз уңганнары тиз генә төркемнәргә бүленде. Кем программа төзи, кем күргәзмә әзерли, кем яшь буын белән мәчеттә дәресләр алып бара, кем аш-су әзерли, кем чәк-чәк, кем коймак пешерә. Әйтеп торуның кирәге дә калмады. Һәрбер кеше үз эшенә алынды.

Инде мәҗлес көне дә җитте. Ул көнне мәдәният йорты гөрләп торды, килгән кунаклар белән тулды. Бөтенесенең йөзендә елмаю балкый. Бәйрәм хөрмәт йөзеннән, бергәләшеп, милли ашлар — мич коймагы, чәк-чәк белән чәй эчүдән башланып китте. Нинди генә бәйрәм булса да, кунакларны коймак белән каршы алу гадәткә кергән авылыбызда. Бу авыл халкының кунакчыллыгын күрсәтә торган дәлил.

Халык җыйналып җиткәч мәҗлесебезнең көтелгән өлеше башланды. Аны төп мөслимәбез Гөлсу Сабирҗан кызы «Фатиха» сурәсе белән башлап җибәрде. Аның чыгышыннан соң сүз җирле үзидарә башлыгы Рәзимә Тимерхан кызына бирелде. Рәзимә ханым кыскача гына авылыбыз тарихы, торышы, халкыбыз яшәеше турында төзелгән видеоязма белән таныштырып киткәннән соң, сүз Ильяс Сираевка бирелде. Ул матур итеп, Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укыды.

Без киләчәгебезне балаларга гореф-гадәтләребезне тапшыруда күрәбез. Хәдисләрнең берсендә: «Бер генә ата да үзенең баласына яхшы тәрбиядән дә кыйммәтлерәк нәрсә бирә алмый» дигән фикер әйтелә. Мин моның, диненә һәм милләтенә карамастан, һәр кеше өчен әһәмияткә ия әхлакый күрсәтмә булуына ышанам. Балаларыбыз язмышы өчен без җаваплы. Аларны халкыбызның һәм Ватаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү — безнең бурыч.

Без үз киләчәгебезне туган телне, мәдәниятебезне, милли рухи һәм әхлакый юнәлешебезне, динебезне саклауда күрәбез. Татар булу — үз халкың белән тыгыз бәйләнеш тою дигән сүз. Әгәр дә бала ата-бабаларының сөйләшкән телен, динен өйрәнергә теләсә, безнең укытучыларыбыз һәм мөслимәләребез ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер.
Ә бит, дөрестән дә, буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз, динебез бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора. «Дин бетсә, тел бетә, тел бетсә, милләт юкка чыга,» — дигән гыйлем ияләре.

Менә боларның барысын да истә тотып, мәктәбебездә, мәчетебездә шактый гына эш алып барыла. Бу эш нәтиҗәсез калмый, әлбәттә. Балаларыбыз һәрдаим республикакүләм бәйге, конференция, олимпиадаларда призлы урыннар яулап, үзләренең чын милләтпарвәр шәхес икәнлекләрен раслыйлар. Бу мәҗлестә балаларыбыз тагын бер мәртәбә үзләренең чын татар рухлы икәнлекләрен дәлилләделәр: белгән догаларын укып, мәҗлесебезне тагын да ачып, ямьләндереп җибәрде.

Ә аннан соң алып баручы Гөлнара Рәшит кызы шушы балаларга үрнәк булырдай мөслимәләргә сүз бирде. Иң беренче сүз дүрт баланы ялгызы аякка бастырган, балаларына, оныкларына яшьтән үк телгә, җырга-моңга карата җылы хисләр уята алган, авылыбыз акъәбие Наилә апа Җамалетдиновага бирелде. Ул ихлас күңелдән якташ шагыйрәбез Кадрия Наилнең «Туган тел» шигырен укыды. Мәҗлесебез шигырьләр, мөнәҗәтләр, сурәләр белән үрелеп барды.

Икенче мөслимәбез — гомере буе мәгърифәт-агарту өлкәсендә эшләп, бик күп бәйгеләрдә җиңүләр яулап, «Җырлыйк әле» тапшыруларына кадәр барып җиткән, бүген лаеклы ялда булса да, халкына хезмәт итүен дәвам итүче, Ядегәр халкына сулыш өреп торучы, Ядегәр халкының йөзек кашы Нәсимә апа Кәримуллина. Нәсимә апа чыгышы белән тагын бер мәртәбә үзенең чын мәгърифәтче икәнен раслады. Аның көйле итеп мөнәҗәт укуы залдагы халыкка аерата үтемле мизгел булгандыр. Зал йотлыгып, тын да алмый тыңлады.

Өченче мөслимәбез — озак еллар Иске Юраш мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, «Мәгариф отличнигы», ветеран укытучыбыз Сәкинә апа Галимҗан кызы, шулай ук бүгенге көндә лаеклы ялда. Шуңарга карамастан, озак еллар ветераннар Советы рәисе булып эшләде.
Ә мәҗлестәге чыгышы аның зур әһәмияткә ия булды. Ул бүгенге көндә иң әһәмиятле проблеманы күтәреп чыкты: халык санын исәпкә алу мәсьәләсе. 
Халык санын алу илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга булып калды. Кайчак аны санау-хисаплау белән бәйле гадәти бер чара дип кенә кабул итү күзәтелә. Шул ук вакытта дәүләт күләмендә инфраструктура үсеше, милли-мәдәни өлкәдә чаралар кабул итү, ә булганнарына яңа сулыш өрү белән бәйле карарлар чыгару шуңа бәйләнгән. Ул коры статистика мәгълүматларын җыю гына түгел, аеруча да милләт, туган тел мәсьәләсенә кагыла. Мондый сорауларга җавап биргәндә уяулыкны югалтырга ярамавына, битараф булмаска кирәклекне төшендерде Сәкинә Галимҗан кызы чыгышында.
Мәҗлестә килгән кунакларга да сүз бирергә онытмады Гөлнара Рәшит кызы. Алдагы чыгыш, шушы авылдан чыгып, озак еллар балаларга ана теле һәм әдәбиятыннан белем таратып, зур уңышларга ирешкән мөгаллимәләребезнең берсе Тәкъзимә Локман кызыныкы булды. Ул туган телебезне саклауга кат-кат басым ясап, якташ шагыйрәләребезнең туган телгә багышланган шигырьләрен укыды. Аның сүзләренә куәт өстәп, Алабугадан килгән якташ шагыйрәбез Кадрия Наил үзе иҗат иткән берничә шигыре белән таныштырып узды.

Мәҗлес кызганнан-кыза барды. Зал тып-тын калып тыңлады. Җыенның икенче өлеше башланып китте. Ул дин-кардәшләребезне аз гына булса да телебезне, динебезне, милләтебезне саклап калуда көч куйган мәгърифәтче галимнәребез белән таныштыру иде. Шуларның беренчесе татар тарихының атасы Шиһабетдин Мәрҗәни хакында. Сүзне 35 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, күп мәртәбәләр милли проектларда җиңеп чыккан, Россия Федерациясенең күкрәк билгесенә лаек булган, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында дистәләгән призерлар биргән ветеран укытучы Клара Федор кызы алды.

Ул Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар тарихының атасы булып танылган, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнинең милләтебез тарихында урынын билгеләп китте һәм залда утыручыларга юнәлеш бирде.
Мәгърифәтчеләр турында чыгыш ясау өчен сүз Морт, Дөм-Дөм авылыннан килгән кунакларга бирелде. Алар Ризаэтдин Фәхретдин, Әхмәтсади Максудиларның тормыш юлларын, иҗатларын, татар халкы, милләтебез тормышында тоткан урыннарын тулысы белән ачып бирделәр. 

Килгән кунакларга сүз бирү дәвам итте. Мәҗлесне төп мөслимәбез, Алабугадан килгән кунагыбыз Лилия ханым дәвам итте. Лилия ханым чыгышының асылы Аллаһы Тәгаләнең искиткеч камил дөньяны, уңай, гүзәл табигатьле Җир шарын яратканлыгын төшендерү булды. Ул кешеләргә яшәү мәгънәсен аңлатырга пәйгамбәрләр, алар аша Коръән кебек аң-белем чыганакларының, мең ярым еллар элек, соңгысы итеп Мөхәммәд пәйгамбәр аша, Изге Коръәнне иңдерелгәнлеге турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Лилия ханым чыгышыннан соң залда утыручы мөслимәләрнең һәрбарчасы Коръәннән цивилизация үсеше куйган барлык сорауларга җавап табарга мөмкин булганын аңлауларына иманым камил.

Аннары кунагыбыз үзенең шәкертләренә викторина уздыруны йөкләде. Викторина туган телебезгә багышланган иде. Ул мәҗлесне тагын да җанландырып җибәрде. Ахырда викторинада катнашучыларның барысына да төп мөслимәбез Гөлсу Сабирҗан кызы тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Йомгаклау сүзе берничә дистә еллар Иске Юраш урта мәктәбенең тирән белемле, киң эрудицияле, инициативалы һәм иҗади эшләүче, бай тәҗрибәле педагогы, Россия Федерациясенең «Хезмәт ветераны» күкрәк билгесенә лаек булган, бүгенге көндә лаеклы ялда булуга карамастан, олысына-кечесенә Коръән серләрен төшендерүче остазыбыз Суфия Рифкать кызына бирелде. Иң элек ул туган телгә, милләтебезгә багышланган шигырен укып, бар халыкны таң калдырды. Аннан килгән кунакларыбызга, авылдашларыбызга рәхмәт әйтеп, иң изге теләкләрен юллап, мәҗлесебезне йомгаклады. Мәчетебездә өйлә намазыннан соң бәйрәм табыны артында сөйләшү әле дәвам итте. 

Илмәт авылы мондый милләте өчен җанатар кешеләр булганда яши әле. Буыннардан-буыннарга килгән чылбыр өзелергә тиеш түгел. Теләк булса, бу изге эшнең әмәл-чаралары да юк түгел икән бит ләбаса. Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән динебез, йола-бәйрәмнәр, гореф-гадәт, мөнәҗәтләр безнең каныбызда яши икән.

Әгәр безнең үзенчәлекле бердәм милләт буларак сакланып каласыбыз килә икән, динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, халык белән бергәләп җиң сызганып эшләргә генә кирәк икән. Балаларга үз халкының милли һәм рухи байлыкларын өйрәтү, йола-бәйрәмнәрен, җырларын, гореф-гадәтләрен торгызуга күпмедер нигез, таяныч булырлык белемнәрне биреп калдыру — без, өлкәннәрнең, төп максатларыннан берсе икәнен онытмаска кирәк.

Ә бит, дөрестән дә, буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.

Фирдәвес Хуҗин:
Милләтемнең гаме-яшәвемнең яме.
Шулай булган, шулай булачак.
Бүген атмаса да азатлыкның таңы,
Оныкларга ул таң туачак.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА, ветеран укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев