Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Мөһим мәсьәләләрне чишәр өчен, үзара салым кирәк

Үзара салым чараларына Алабуга районында юлларның катлаулы өлешләре, су манаралары төзекләндерелде, балалар мәйданчыклары урнаштырылды, техника сатып алынды.

Илмәт авыл җирлегендә өч торак пункты: Илмәт, Ядегәр, Көек. Җирлек башлыгы Рәзимә Мингалиева сөйләвенчә, үзара салым акчасына алар балалар мәйданчыгы булдырган.

– Хәзер без киртә куярга тиеш, Әлегә чимал алынмаган, ләкин озакламый булачак. Балалар мәйданчыгы урнашкан урында элек мәктәпнең иске бинасы тора иде. Авыл кешеләре белән бергә без аны сүттек һәм урынны чүптән арындырдык. Халык актив катнашты, шуңа күрә балаларга уйнар урын пәйда булуга алар бик сөенде. Ядегәрдә чишмәне тәртипкә китерү өчен кирәкле әйберләр сатып алынды. Эшне башкару өчен спонсор табарга уйлыйбыз. Көек авылында хәзергә бер генә гаилә яши. Шулай ук быел без грант чарасы хисабына трактор алдык, хәзер шуңа тагыла торган җиһаз – чапкыч алырга ниятлибез.

Халыктан 100әр сум акча җыйдык. Хлыстовода гражданнар җыены Кыр урамындагы скважинаны төзекләндерергә карар кылды. Колосовка авылында Үзәк урамдагы чишмәне төзекләндерү дәвам итә. Танайкада өч урында – Партизан, Түбән урамнарында һәм Өрәңгеле тыкрыкта юлга вак таш җәелгән. Бүгенгә үзара салым акчаларының 99 проценты тотылган, – ди Танайка җирлеге башлыгы Петр Макаров.   

Лекарево авыл җирлегендә дә үзгәрешләр бар.

– Быел без  200 метр юлга таш түшәдек –  100 метры  Олы Армалының Башиловка урамында һәм Лекареводагы Шаталовка урамында 100 метр. Халыктан 100әр сум, барысы – 70 мең сум акча җыелды. Муниципаль берләшмәләрдән грант буенча миллион сум оттык һәм трактор сатып алдык. Хәзер үзара салым акчаларына чапкыч һәм кар өйгеч алырга планлаштырабыз, – дип сөйләде җирлек башлыгы Марат Мәсәлимов.

Мурзиха авыл җирлегендә үзара салым чаралары Яңа Мурзихада суэтем манарасын капиталь төзекләндерүгә киткән, Иске Мурзихада балалар мәйданчыгына урнаштыру өчен җайланма алынган.

Поспелово авыл җирлегендә юл мәсьәләсе өлешчә чишелгән. Мәсәлән, Болынлы поселогында 100 метр юлга һәм Малцевода Чаллы урамына вак таш җәелгән. Поспеловода 150 метр су белән тәэмин итү системасы төзекләндерелгән.

Иске Юраш авылы җирлегендә, Иске Юрашның Сәйдәшев һәм Яшьләр урамнарында 50шәр метр, Муса Җәлил урамында 200 метр һәм Тукай урамыннан зиратка кадәр 100 метр арага вак таш түшәгәннәр.

Татар Дөм-Дөме авыл җирлегендә үзара салым акчасын файдаланып МТЗ-82 тракторына төягеч һәм аңа өстәмәләр алынган.

– Киләсе елда үзара салым хисабына чишмәне төзекләндерергә, киртә куярга һәм күперне төзекләндерергә ниятлибез. Кирәкле акчаны җыеп булыр дип уйлыйм, биредә яшәүчеләр активлык күрсәтә. Безгә зарлану гөнаһ, – дип, авыл җирлеге башлыгы Рафаил Бәдретдинов планнары белән уртаклашты.

Авыл халкы игътибарына: 19 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрендә 2018 елга гражданнардан үзара салым кертү буенча җирле референдумнар үтәчәк.

- Илмәт авыл җирлегендә Ядегәр зиратына килү юлына таш түшәргә ниятлиләр;

- Танайка авыл җирлегендә – Танайка зиратын киртәләү; Үзәк урамнан Ермазов урамына хәтле тротуар төзү; Колосовка авылында Ярков урамына һәм Түбән урамга җәю өчен вак таш сатып алу; Хлыстовода обелиск булдыру һәм аның тирәсен төзекләндерү;

- Мурзиха авыл җирлегендә – Яңа Мурзиха авылында Үзәк урамны, Иске Мурзихада Яшьләр урамын, Токмашка авылында Кызыл гвардия урамын төзекләндерү өчен вак таш сатып алу;

- Поспелово авыл җирлегендә – Мальцево авылында балалар мәйданчыгын җиһазлау; Поспеловода Яр буе урамының 159 метрын вак таш белән түшәү;                                                                                                   

- Иске Юраш авыл җирлегендәНаратлы Юрашта зиратны киртәләү;  Иске Юрашта Тукай һәм Муса Җәлил урамнарында зират территориясенә киртә кую планлаштырыла.                                                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев