Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

«Мир» җәмгыятендә джерси токымлы таналар алып кайттылар

Малларны Даниядән китергәннәр.

«Мир» җәмгыятендә терлекләр саны 79 башка артты.
Джерси токымлы таналарны ике машинада Венгрия аркылы Даниядән алып кайттылар. Машина йөртүчеләр әйтүенчә, алар атна буе юлда булган.

− Бу беренче партия генә әле. Якын арада тагын 340 баш кайтарылачак, ел буена 1700ләп булыр, − ди районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов.

Чит илдән китерелгән таналар өчен 850 башка исәпләнгән яңа урын да әзерләнгән. Тагын бер шундый ук корпус төзеләчәк. 

«Мир» җәмгыятендә хәзер 2350 баш терлек, шуларның 1361е — сыерлар. Терлекләрнең баш санын арттыру аркасында, районда сөтне дә күбрәк савачаклар. Александр Косов сүзләренә караганда, тәүлегенә 90 тонна сөт савып алына, шуның яртысы диярлек — 43,5 тонна шушы хуҗалыкта җитештерелә. 

Сөт күрсәткечләрен джерси токымлы маллар яхшырта. Аларның төп өстенлеге шунда, май һәм аксымнарга бик бай сөт бирәләр. Югары сыйфатлы сыр, май һәм каймак хәзерләүдә андый сөт алыштыргысыз.

Кичә джерси токымлы таналар саны тагын 80 башка артты. Якынча ике атнадан тагын 200 баш кайтуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев