Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Морт авылында балалар өчен Чыршы бәйрәме үтте

Бәйрәм чарасында Германиядән килгән төшерү төркеме дә катнашты.

Морт авылы клубында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Балалар «Йөзек салыш», «Капкалы», «Чүпләмле» халык уеннарын яратып уйнады, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөрделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. «Яшьлек» ансамбле тамашачы хозураны биюләр тәкъдим итте. Ә Кыш бабабй белән Кар кызы татлы бүләкләр өләште.

Моннан тыш, балаларның Чыршы бәйрәмен Германиядән килгән төркем төшерде. KiKA немец иҗтимагый балалар каналы фильм төшерергә планлаштыра. Фильм төшерүнең максаты — татар мәдәнияте, аерым алганда, Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа елны каршылау һәм бәйрәм итү турында фильм төшерү. 

Авыл халкы оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев