Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Морт төзелә, яңара һәм үсә

Быел Алабуга районы Морт авылында яңа мәдәният йорты һәм полициянең терәк пункты төзеләчәк, авыл чикләре киңәячәк. Менә инде берничә ел авыл халкын борчып торган су проблемасы да, ниһаять, хәл ителер кебек.

Районда отчет сессияләре дәвам итә. Сишәмбе көнне шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов Мортта булды. Биредә ул шәхси сораулар белән килгән авыл халкын кабул итте, соңыннан авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закировның отчет сессиясендә катнашты. Очрашуга шулай ук башлык урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, аппарат җитәкчесе Александр Романов, төрле ведомство һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар килгән иде.

Кара-каршы сөйләшү

Шәхси кабул итүгә һәркем үз проблемасы белән килде. Тәкъмилә апа Гаязованың тормыш иптәше Чернобыльдәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Моннан 15 еллап элек бакыйлыкка күчкән иптәше, кызганыч, үз хокукларын рәсмиләштереп калырга җитешмәгән. Ә бит соңгы елларда элекке чернобыльчеләргә дәүләт фатирлар бирә башлады. Тәкъмилә апа бүгенге көндә бертуган апасы йортында яши, хәзерге вакытта инде икесе дә өлкән яшьтә, йорт та тузган-таушалган. Әлеге мәсьәләгә торак белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Николай Бухтияров аңлатма бирде. Җитәкче әйтүенчә, Тәкъмилә апаның ире чернобыльче буларак торак алуга исәптә тормаган, гариза язмаган. Ә "чернобыльченең тол хатыны" дигән төшенчә юк. Шуны да әйтергә кирәк, тулаем алганда Чернобыльдәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 495 кешегә фатир бирелде, узган елда гына да районда 12 кеше фатирлы булды. Геннадий Емельянов Тәкъмилә апага торак алуга чиратка басарга һәм гариза язарга киңәш итте.

Кабул итүгә килүчеләрнең күбесе авылда су белән тәэмин итүгә зарланды. Чыннан да, Морт халкы (хәер, бу күп авыллар өчен хас проблема) инде шактый вакыт су белән тәэмин итүгә зарлана. Суны гел юк дип тә әйтеп булмый. Бар ул. Кышын яхшы гына килсә, җәен, бакчаларга су сипкән вакытларда авыл халкына аеруча кыенга туры килә. Бу - су торбаларының тузган булуы белән бәйле. Әлеге мәсьәлә белән кабул итүгә Рәвил абый Вәлиуллин килде.

-"Чиста су" дәүләт программасы буенча бу хәлне яхшыртуга өмет бар. Моның өчен 1 июльгә кадәр проект-смета документациясе булдыру зарур. Шуннан соң безнең район я республика, я федераль программага кертеләчәк. Программаны тормышка ашыру өчен средстволар өлешчә җирле бюджеттан, өлешчә республика яки федераль казнадан бүлеп биреләчәк, - дип җавап бирде әлеге сорауга район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Фролов.

Геннадий Емельянов проект-смета документациясен эшләргә һәм программага кертергә дигән күрсәтмә бирде.

Моннан тыш очрашу вакытында газ торбаларын буяу, яшь белгечләргә торак алу өчен субсидия бирү, полиция терәк пунктын төзү, юлларны төзекләндерү мәсьәләләре дә каралды. Геннадий Емельянов тиешле ведомство җитәкчеләренә һәр мөрәҗәгатьне игътибарга алырга һәм хәл итәргә дигән күрсәтмә бирде.

Узган елга йомгак ясалды

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельяновның шәхси кабул итүеннән соң, мәктәпнең спорт залында авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров 2012 елда эшләнгәннәргә йомгак ясап, халык алдында отчет тотты, киләчәккә бурычлар билгеләде.

Морт авылы мәйданы 6345 гектар, шуларның 3030 гектары - авыл хуҗалыгы җирләре. Авылда 909 кеше яши, шуларның 274е пенсионер.

Авыл хуҗалыгы җирләрен "Морт" агрофирмасы эшкәртә. Узган елда хуҗалыкта 3296 гектар җирдә чәчүлек эшләре башкарылган һәм гектарыннан 25,5 центнер уңыш җыеп алынган. Матди-техник базаны тулыландыру максатыннан узган елда ике комбайн һәм азык тарату җайланмасы сатып алынган.

Авыл халкын эш белән урман хуҗалыгы идарәсе, электр челтәрләре бүлекчәсе, хастаханә, мәдәният йорты, балалар бакчасы һәм мәктәп тәэмин итә. Узган елда мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде. Биредә пластик тәрәзәләр, ишекләр куелды, җылыту системасы исә тулысынча реконструкцияләнде, кабинетларга заманча җиһазлар сатып алынды.

Суүткәргечләрне төзәтү, юлларны төзекләндерү, урам яктырткычыларына ревизия ясату кебек хуҗалык эшләреннән тыш, авылда экология һәм әйләнә-тирә табигать турында да онытмыйлар. Узган елда, мәсәлән, авыл чишмәләренең реестры булдырылган һәм Экология министрлыгына җибәрелгән. Чүп түгү полигоны күмдерелгән, урамнарда чүп контейнерлары куйдырылган.

Саннар һәм фактлар

2012 елда авыл җирлеге үзкерем планын 119,9 процентка үтәгән һәм 838 мең сум табыш алган. Керемнәрнең зур өлешен җир салымы тәшкил итә (45,3 % яки 379 мең сум). Керемгә салына торган салым 286 мең, ягъни 34,2 %, шәхси милек салымы исә 97 мең сум (11,7 %). Авыл җирлеге бюджетының чыгым өлеше 99 процентка үтәлеп, 1750,8 мең сум тәшкил итә.

Киләчәккә планнар

-Быел Мортта мәдәният йорты, полициянең терәк пункты, янгын сүндерү бүлекчәсе төзелеше планлаштырыла. Мәдәният йортының инде нигезе булдырылып, хәзерге вакытта төзелеш материаллары тупланса, полициянең терәк пункты өчен җир әле рәсмиләштерелә. Быел аны да сафка бастыру күздә тотыла, - диде җирлек башлыгы Фаиз Закиров үзенең чыгышында.

Узган елда ук авылда янгын бүлекчәсен төзү эшләре башланган иде. Берничә авылга хезмәт күрсәткән бу бүлекчә быел төзелеп бетәр, дип ышана авыл халкы.

Җитәкче әйтүенчә, авылның шәһәргә якын булуы, юлларның төзеклеге, газ һәм башка уңайлыклар булуы бик күп кешене җәлеп итә. Соңгы арада Мортта йорт төзергә теләүчеләр артты, ди җитәкче. Бүгенге көндә авылның чикләрен киңәйтергә мөмкинлек бирүче генераль план төзелә. Әлеге фикерне район башлыгы Геннадий Емельянов та хуплады.

-"Алабуга" махсус икътисадый зонасында резидентлар саны арткан саен анда эшкә килүчеләр саны да арта. Белгечләр еш кына гаиләләре белән күчеп килә. Алар шәһәрдә түгел, ә тыныч һәм чиста һавалы авылда яшәүне өстен күрә. Безгә шундый мөмкинлек бирелгәндә авылның чикләрен киңәйтергә кирәк, - диде башлык очрашуга нәтиҗә ясап.

Морт авылы яши, үсә, көннән-көн матурая. Моны авылга азга гына килеп киткән кеше дә күрә. Көндәлек проблемалар бар җирдә бар, аларсыз яшәеш тә юк. Тик мортлылыр үзләренең тормышка булган мәхәббәтләре, авылга булган тугрылыклары, эш сөючәнлекләре белән һәрдаим сокландырып, үзләренә тартып тора. Ә башлык белән очрашулар әле дәвам итә. Киләсе очрашу Юраш авылында булачак.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев