Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Мортлар бездә кунакта

Туп-тулы тамаша залы, бәйрәмчә бизәлгән сәхнә, алкышлар - болар барысы да 5 ноябрьдә Дөм-Дөм мәдәният йортын гөр китереп торды.

Бу көнне бездә зур бәйрәм булды. Бер яктан халыклар бердәмлеге көне булса, икенче яктан Татарстан конституциясе көне, ә иң мөһиме - бездә кунакта Морт авылы үзешчәннәре. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Морт үзешчәннәре Дөм-Дөм авылына "Җырлап яшик" дигән бәйрәм концерты белән кунакка килде. Ә алдагы көнне без үзебез Морт авылында концерт куеп кайткан идек. Дания Мөхәммәтҗанова һәм Гөлфинә Гаффанова башкарган җырлар халык күңеленә кереп калды, Насих Салихович һәм Рәмзия Һидиятуллинаның баянда татар көйләрен моңлы итеп уйнаулары йөрәккә үтеп керде.

Кечкенә генә артистлар Илназ белән Инсаф дәрле җырлары белән, ә Илназ Гаффанов шигырьләре белән тамашачыны таң калдырды. Биюче Райнур белән Диләрәнең аяклары хәтта идәнгә дә тими, алар сәхнәдә очып кына йөриләр кебек тоела. Райнур белән Диләрә матур итеп шаян татар биюен, румын биюен башкарды, тамашачы аларның чыгышларын алкышлар белән каршы алды, гөрләп озатып калды.

Шундый матур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен Морт авылы артистларына, мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Гаффановага Дөм-Дөм авылы халкы исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга алдагы тормышларында иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез. Тагын да шулай матур-матур бәйрәм кичәләре көтеп калабыз.

Дөм-Дөм авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев