Мәсхүдә апа
Мәсхүдә апа әтисен хәтерләми диярлек, ул сугышка алынганда аңа нибары 3 яшь кенә була. Әтисе һәм абыйсы Тимерхан икесе бер-бер артлы яуга китәләр, 1942 елда аларның икесенең дә "кара" кәгазьләре генә килә.
"Тимерхан абый - без - балалар арасында иң өлкәне иде, сугышка кадәр очучылар мәктәбен тәмамлап, очучы булды. Әни, әтинең үлеменә вакытлар үтү белән ышанса да, абыйның юкка чыгуына һич кенә дә ышанасы килмәде. Өебез өстеннән берәр самолет очып киткәнен ишетсә дә, йөгереп чыгар иде дә: "и-ии, балакаем, мин монда бит, төш санә ишегалдыбызга", - дип кычкыра иде", - дип сөйли Мәсхүдә апа. Тормышында зур авырлыклар кичерергә туры килүен искә ала ул. Әнисе Мәлиха түти май аенда ук кызларын ияртеп Чүрәкәй күленә (шундый исемдәге чокыр-ерганак - авт.) бара торган була. Алар шунда чыпчык кузгалагы җыеп, өйгә кайткач аны киледә төяләр һәм әни кеше гаиләсенә кузгалак орлыгыннан күмәч пешереп ашата. Ачы булса да, ашыйлар инде, ачтан үләсе килми бит. Карт бабай да исән әле, әкрен генә кыштыр-мыштыр йөри шунда. Еш кына сыер җигеп урманга, кыш ягар өчен корыган ботак-сатак җыярга менә. Утын төягәнче, чалгысын алып, аска хәтсез генә печән чабып сала. Кечкенә кызчыкны үзеннән бер дә калдырмый диярлек, чыбык сындырып кулына тоттыра да, сыерга күп булып ябырылган кигәвеннәрне кугалап торырга куша. Бәләкәйдән кул арасына кергәнгәдер инде, Мәсхүдә эш яратучан, тырыш булып үсә.
Әнисенең үзенә солдат шинеленнән бишмәт тегеп кигерткәнен әле дә сагынып һәм көрсенеп искә ала Мәсхүдә апа. "И-ии, бар иде заманалар, - ди ул. - бигрәкләр дә юклык белән үстек шул. Хәер, ул вакытта ил белән кимлек-җитмәүчелек кичердек инде. Ипекәйгә сирәкләрнең генә тамаклары туйгандыр. Үсеп буй җиткергәч, авылыбызның Шәрифҗан атлы кешесенә тормышка чыктым. Бер кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстердек. Алар инде күптән үз гаиләләрен корып яшиләр, балалар үстерәләр, тормышлары җитеш иде, менә улым Хәлил генә фани дөньяны вакытсыз ташлап китте".
Мин Мәсхүдә апаның яшьләнгән күзләренә карыйм һәм кызганып, хәленә керергә тырышам, үземчә җылы сүзләр әйтеп юатам. Вакыт һәм тирән кичерешләр үзенекен эшли шул, адәм баласын нык какшата. Заманында Калинин исемендәге колхозның алдынгы савымчысы булган, 1989-1990 елларда ике ел рәттән Алабуга районы буенча беренчелекне яулаган үтә тырыш ханым әнә бүген чак йөри, авыруы көчле күрәсең. Шулай да өе чип-чиста, бер чүп әсәре күрмәссең. Бакчасында да тәртип, түтәлләре ялт иткән. "Нишләп болай интегәсең? Азрак үзеңне кызганыр идең", - дим мин аңа (Мәсхүдә апа берничә баш умарта да карап-тәрбияләп тора болар өстенә). "И, туганай, йөрәге түзәме соң аның, бакчада чүп утаганда үрмәләп йөрим кайчагында", - дигән җавап ишетәм. Шулайдыр шул, ул чор кешеләре тормышларын хезмәттән башка күз алдына да китерә алмыйлар алар. Әнә ич, ире урын хастасы булып калгач, аны да алты ел буе аһ-зар итмичә бала урынына карап-тәрбияләп соңгы юлга озаткан.
Мәсхүдә апаның ул еллардагы колхоз җитәкчелегенә чак кына үпкәсе дә бар: "Эшемдә нинди югарылыкларга ирешсәм дә, "Хезмәт ветераны" исемен бирмәделәр", - ди ул. Бусы бик үк аңлашылып җитми, әлбәттә. "Аздан да күңел була, аздан да хәтер кала", - диләр бит. Тиешенчә бәяләргә кирәк булгандыр хезмәт кешесенең тырышлыгын.
Мәсхүдә апа туган авылы Илмәтнең акрынлап картаеп, күз алдында кимеп-сүнеп баруына да әрни. "Яшәрлеге бар иде әле, нишләптер югарыдагылар башта аны күмәк хуҗалык буларак юкка чыгардылар, хәзер инде юньле-рәтле эш булмагач, яшьләр дә читкә китү ягын карый", - ди ул. Аның күп урыннарда җиргә хуҗа булып алган инвесторларга карата да фикере кызыклы гына: "Килмәсен безнең авылга инвестор, кирәге юк. Чөнки ул Илмәт авылының да, аның кешеләренең дә киләчәген кайгыртмаячак, аңа керем - кесәсен тутыру гына кирәк. Ә бу безнең өчен бетү дигән сүз. Авылдашлардан кем дә булса алсын иде әле миңа тиешле 8 гектар пай җирен, бушка бирер идем. Яшь вакытым һәм сәламәтлегем булса, үзем җир җимертеп эшләр идем дә бит әби-бабаларыбыздан калган җирдә, юк шул. Гомер узган инде", - дип көрсенә өлкән яшьтәге апабыз.
Ә бит төптәнрәк уйлап карасак, Мәсхүдә апаның сүзләрендә хаклык күп, җәмәгать. Сезнеңчә ничек?
Фирдәвес Хуҗин
Мәсхүдә апаның Бөек Ватан сугышында һәлак булган очучы-абыйсы Тимерхан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев