Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ниятләргә ирешеп

Районда суктырылган бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар күләме биләнгән мәйданның 80 процентын тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкләүче Александр Косов хәбәр итүенчә, 11 сентябрьгә "Яшь көч" агрофирмасы игенчеләре урып-җыю планын 98 процентка үтәгән, "Морт" агрофирмасында бу күрсәткеч - 92, "Якты үзән" җәмгыятендә - 88 - процент тәшкил итә.

Борчакны саналган гектарларда гына җыясы калган, 4800 гектарда - язгы сабан бодаен, 464 гектарда - арыш җыясы.

Район буенча уртача күрсәткеч - гектардан 32 центнер. "Яшь көч"тә һәм "Нократ таңнары" ҖЧҖтә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышы гектарыннан 34 центнер җыеп алынган.

Кызганыч, сентябрьнең беренче ун көнендә яуган яңгырлар урып-җыю эшенә комачаулады.

Икмәк исе килгән куллар мактауга лаек!

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдус Әхмәтов өченче тапкыр урып-җыюда аеруча тырышкан комбайнчыларны бүләкләде.

Иң яхшы комбайнчыга конкурска хәзер атна саен, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чыгып, йомгак ясала.

Сезон башланганнан бирле, ярышта беренчелекне Мәүлет Кәлимуллин алып бара ("Нократ таңнары"), ул "Тукано-450" комбайны белән 2855 тонна ашлык суктырган. "Якты үзән" ҖЧҖ игенчесе Александр Пузырев йөрткән "Полесья" бункереннан 2719 тонна ашлык чыккан.

"Яңа Юраш" агрофирмасыннан "Акрос-580" комбайнчысы Динар Юнысов исәбендә - 2017 тонна ашлык. 966 тонна - Илсур Шәйдуллинның күрсәткече ("Яңа Юраш" агрофирмасы), ул да шундый ук комбайнда эшли.

"Яшь көч" агрофирмасында эшләүче Дамир Гәрәев үзенең "Нью-Холанд"ын тулы куәтенә файдалана, ул 1728 тонна ашлык суктыруга ирешкән.

Яшелчәчелек

"Нократ таңнары" җәмгыяте җирләрендә яшелчә җыю дәвам итә.

Биредә сентябрьнең икече ункөнлеге башлануга 32 гектардан бәрәңге җыеп алынган, бу планның 10 проценты дигән сүз, уңыш гектарыннан 328 центнер тәшкил иткән.

Быел кәбестә дә уңган, һәр гектарыннан 450 центнер җыелган. Барлыгы 900 тонна алынган. Хәзергә бу Татарстандагы иң яхшы нәтиҗә.

Киләсе уңышка нигез салына

Уҗым культураларын чәчү ахырына якынлаша.

Алабуга игенчеләре чәчү планын 81 процентка үтәгән, шул рәвешле 5250 гектарда уҗымнар чәчелгән. Арыш 4650 гектарда, уҗым бодае - 600 гектарда чәчелгән.

"Яңа Юраш" агрофирмасында бу эш 1100 гектарда башкарылган, "Якты үзән" җәмгыятендә - 600 гектарда.

***

Туфракны төп эшкәртү 12100 гектарда узган, бу планлаштырылганның 26 проценты. "Яшь көч" механизаторларының эш күрсәткече аннан югары: 57 процент.

***

Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ындыр табакларында 2018 ел уңышы өчен орлык әзерлиләр. Орлык салу планы 55 процентка үтәлгән (4954 тонна). "Яңа Юраш" агрофирмасында 1170 тонна орлык салынган. "Якты үзән" җәмгыятендә - 870 тонна, "Нократ таңнары"нда - 600 тонна.

***

Кышын терлекләр алды буш булмас. Моның өчен районда 19050 тонна печән әзерләнгән, аның 12500 тоннасы - җәмәгать терлеге өчен, бу пландагының 114 процентын тәшкил итә. Салынган сенаж күләме - планның 106 проценты - 56975 тонна.

Тупас һәм сусыл азыкларга килгәндә, шартлы рәвештә бер баш терлек санына 26,6 центнер терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән. Бу район буенча уртача күрсәткеч. "Алабуга" агрофирмасында исә 43 центнер терлек берәмлеге, "Морт" агрофирмасында - 34 центнер, "Башак" хуҗалыгында - 32 ңентнер, "Нократ таңнары" җәмгыятендә - 31 ңентнер.

Азык культураларыннан кукурузны гына җыясы калды, ул 1768 гектар мәйдан били.

Сентябрьдә сөт җитештерү

Бу айда "Якты үзән", "Нократ таңнары" җәмгыятьләрендә һәм "Яшь көч" агрофирмасында көн саен бер пот сөт савып алына.

Район буенча беренчелекне "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативы алып тора, анда бер сыердан 19,7 килограмм сөт савалар. Александр Косов хәбәр итүенчә, район буенча уртача күрсәткеч 15,9 килограмм тәшкил итә.Үткән елгы белән чагыштырганда, 0,7 килограммга артык. Татарстан буенча Алабуга районы сигезенче урында.

Бер тәүлек эчендә районда 58,7 тонна сөт җитештерелә - былтыргы нәтиҗәләрдән 3 тоннага күбрәк. Эшкәртү предприятиеләренә район фермаларыннан китерелгән сөт яхшы сыйфат белән кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев