Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Нәтиҗә һәм ниятләү вакыты

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә үтә. Бәйрәм алдыннан Казанда Уңыш көнен билгеләп уздылар. Ада Алабугадан район башлыгы Геннадий Емельянов җитәкчелегендә 19 кешелек делегация катнашты.

Башкалага баручылар арасында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре, өлкә ветераннары Эдуард Әшрәфҗанов һәм Роберт Портнов бар иде.

Көзге кырларда

Алабуга механизаторларының бу көннәрдә ял итәргә дә вакытлары юк - кыр эшләрен төгәлләргә ашыгалар.

Барыннан да элек, киләсе ел уңышы өчен туфрак әзерләнә. Октябрьнең беренче ункөнлеге ахырына 31700 гектар җир туңга сөрелгән. Бу ниятләнгәннең 69 проценты дигән сүз. "Яшь көч" агрофирмасында һәм "Якты үзән" җәмгыятендә туңга сөрү тәмамланган, "Яңа Юраш" һәм "Морт" агрофирмаларында да бу эш йомгаклау алдында.

Язгы чәчү өчен 8487 тонна орлык салынган - бу планлаштырылганның 94 процентын тәшкил итә.

Яшелчә җыю дәвам итә. "Нократ таңнары" җәмгыятендә 121 гектардан (бар мәйданның 36 проценты) витаминлы азык җыелган. Бәрәңге тулысынча алынган. Аның уңышы быел - гектарыннан 267 центнер. Суган - һәр гектардан 260 центнер, 30 гектардан җыелган. Кишер әлегә 17 гектардан казып алынган, быел аның уңышы гектарыннан 400 центнер тәшкил итә. Аш чөгендере - гектарыннан 350 центнер, аны тагын 77гектардан аласы калган. Кәбестә бик яхшы үскән, гектарыннан 450шәр центнер тыгыз күчәннәр җыела.

Терлек азыгы мул булсын

Районда 1200 гектардан (кукуруз басулары мәйданының 68 проценты) алынган кукуруз 10 мең тонна күләмендә - планның 69 проценты - силоска салынган. Яшел масса уңышы гетарыннан 250 центнер тәшкил итә.

Терлекләр азыгы тулы кыйммәтле һәм төрле бәлсынга, кышка 4900 тонна салам әзерләнгән.

Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-сату бүлеге җитәкчесе Александр Косов әйтүенчә, 58475 тонна сенаж салынган, печән - 19050 тонна, шул исәптән җәмәгать терлекләре өчен - 13500 тонна.

Шартлы рәвештә исәпләнгән бер баш терлеккә хәзер районда барлыгы 30 центнер терлек берәмлеге бар.

Өченче квартал йомгаклары

Александр Косов шулай ук район терлекчеләренең быел тугыз айда башкарган эшләренә йомгак белән таныштырп үтте. Иң мөһиме: терлекләрнең баш саны саклып калынган. Шул рәвешле мөгезле эре терлекләр - 10751 баш, шул исәптән 4 мең сыер, дуңгызлар - 394 баш, сарыклар һәм кәҗәләр - 3401, атлар - 257.

"Якты үзән" җәмгыятендә мөгезле эре терлек саны" үткән елның шушы аралыгы белән чагыштырганда, 8 процентка арткан. "Яшь көч" агрофирмасында бу күрсәткеч 3 процент, "Морт"та - 10 процент тәшкил итә.

Районда ит җитештерү күләме ел башыннан 1872 тонна тәшкил итә - үткән елгы дәрәҗә белән чагыштырганда, 103 процент. "Алабуга" агрофирмасында бу күрсәткеч 27 процентка, "Нократ таңнары" "Якты үзән"дә - 5 процентка, "Яшь көч" агрофирмасында - 4 процентка арткан.

Мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек артымы буенча "Якты үзән" җәмгыяте беренче урынны били (677 грамма), икенче урында - "Нократ таңнары" җәмгыяте, анда терлекләр көн саен уртача 665 граммга арта.

Мөгезле эре терлекне симертүчеләр арасында беренчелекне, элеккеге кебек үк, Азат Хуҗин алып тора ("Морт" агрофирмасы). Ел башыннан алып, ул үзе тәрбияләгән һәр 166 баш терлектән тәүлегенә 987 грамм артым алуга ирешкән.

"Башак" савымчылары - алда

Өч кварталда Алабуга районы фермаларыннан алынган сөт күләме - 15407 тонна - 2016 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда,104 процент. Бер сыерга исәпләгәндә, ул 4287 килограмм дигән сүз.

"Башак" хуҗалыгында сөт җитештерү күләме 8 процентка арткан. Анда сыерларның уртача нәтиҗәлелеге 5125 килограммга җиткән (былтыргыдан145 килограммга артык). Биредә эшләүче Галина Савина аеруча югары нәтиҗәләргә ирешкән, ул тугыз айда үз карамагындагы һәр сыердан 6008 килограмм сөт савып алган.

"Яңа Юраш", "Морт", "Алабуга" агрофирмаларында исә 5-7 процентка күбрәк сөт алынган.

"Якты үзән" җәмгыятендә бер сыердан уртача 4921 килограмм (плюс 49), "Яшь көч" агрофирмасында -4 893 килограмм сөт савылган. Район буенча алар икенче һәм өченче урыннарда. "Яшь көч" савымчысы Гөлнур Сибәгатуллина һәр сыердан 5687 килограмм сөт сауган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев