Алабуга нуры

Нәтиҗә ясар вакыт

Шәһәр халкы авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган яңалыкларны аеруча зур игътибар белән күзәтеп бара. Чөнки өстәлләребезнең муллыгы, кибетләрдәге азык-төлекнең күплеге һәм сыйфаты фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Авыл хезмәтчәннәре өчен узган ел нинди булган? Әлеге сорауга җавапны хәбәрчебез табарга тырышты.

Алабуга районы терлекчеләренең эш нәтиҗәләре турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Александр Косов сөйләде.

2011 ел белән чагыштырганда узган елда районда сөт җитештерү 3 процентка арткан һәм 193218 центнер тәшкил иткән. Бу бер сыердан елына уртача 5222 килограмм сөт савып алынган дигән сүз.

Узган елда 24917 центнер ит җитештерелгән, бу 2011 елдагыдан 1690 центнерга күбрәк дигәнне аңлата. Сыер һәм дуңгыз итеннән башка, узган елда 37 центнер кош ите дә җитештерелгән.

2012 елда район хуҗалыкларында 11847 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән, бу 2011ел белән чагыштырганда 17гә күбрәк дигән сүз. Ә менә дуңгызлар 1685 башка кимегән, хәзер район фермаларында барлыгы 5417 дуңгыз бар. Бозаулар исә 20гә арткан һәм 5089 булган. Авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре әйтүенчә, узган елда терлекләрнең төрле авырулардан үлүе дә кимегән.

Алдынгылар арасында

"Башак" авыл хуҗалыгы кооперативы сөт җитештерү буенча лидерлар арасында. Узган елда әлеге хуҗалык хезмәтчәннәре бер сыердан 6518 килограмм сөт савып алган. Икенче урында "Яшь көч" агрофирмасы. Биредә бер сыерга 6190 килограмм сөт туры килә. "Сапфир" хуҗалыгы терлекчеләре 400 сыерның һәрберсеннән 3348 килограмм сөт сауган булса, "Привольное" җәмгыятендә 2913 килограмм сөт савып алынган.

Сыер савучылар ярыша

Узган ел нәтиҗәләре буенча район сыер савучылары арасында беренче урынны "Яшь көч" агрофирмасы сыер савучысы Гөлнур Сибәгатуллина яулады. 20 еллык эш тәҗрибәсе булган Гөлнур ханым бер сыердан 6918 килограмм сөт савып алган. "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында эшләүче Надежда Горбунова аннан азга гына калыша: ул 6830 килограмм сөт савып алуга ирешкән.

Тонналар белән генә исәпләнә

Азат Хуҗин Морт авылы фермасында менә инде 22 ел эшли. Берничә ел дәвамында ул мөгезле эре терлек симертү операторлары арасында иң яхшысы булып санала. Узган елда аның карамагында 200дән артык үгез булган һәм аларның һәрберсе көн саен 945 граммга артып барган. Бу районда иң яхшы нәтиҗә, диләр авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.

Тырышкан - табар...

Узган җәй шактый коры булса да, терлек өчен азык җитәрлек күләмдә тупланган. Дөрес, бу кышта терлекләр рационында ашлык фуражы гына бераз азрак булды. Ләкин узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, җитештерүчәнлеккә бу бернинди дә йогынты ясамаган. "Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе" директоры Рамил Әндәрҗанов китергән саннарда да шул күренә:

- Бәхеткә, без терлек санын саклап кала алдык: хуҗалыкта 1227 мөгезле эре терлек һәм 3130 дуңгыз бар. 2011 ел белән чагыштырганда сөт җитештерү күләме дә 200 центнерга артты һәм хәзер ул 19618 центнер тәшкил итә. Узган елда 168 центнерга күбрәк сөт сатылды һәм сөт заводына җибәрелә торган продукциябез тулысынча югары сортлы. Узган елда, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, бозауларыбыз да 20гә күбрәк булды. Ит җитештерү 28 центнерга артты, - диде безгә җитәкче.

Рамил Әндәрҗанов әйтүенчә, бу уңышларда һәр хезмәткәрнең өлеше бар. Мәсәлән, Анатолий Колпаков узган ел нәтиҗәләре буенча дуңгыз үрчетүчеләр арасында районда беренче урын алган. Аның төркемендәге хайваннар тәүлегенә 450 граммга симергән.

Терлекләрнең кышлавы бетүгә әле шактый вакыт бар. Тик хуҗалык хезмәткәрләренә борчылыр сәбәп юк. Чөнки "Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе" җитәкчеләре нәтиҗәле хезмәт өчен бар шартны булдырган. Азык та тиешле күләмдә запасланган. Эшлә, ялкауланма гына.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: