Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Октябрьдә Алабуга районының «Мир» җәмгыятендә бер сыердан тәүлегенә уртача 20,1 килограмм сөт савып алынган

Бу — район буенча иң югары күрсәткеч, ә тулаем сөт җитештерү 15,1 тоннага җиткән.

Районда икенче урында — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы, анда бер сыерга исәпләгәндә 20 килограмм сөт алалар. «Яңа Юраш» агрофирмасы алардан азга гына калыша (19 килограмм). 
Район буенча уртача күрсәткеч 18,3 килограммга җитте — үткән елдагыдан 3,7 килограммга артык, тулаем сөт күләме — 50,1 тонна, бу 2020 ел күрсәткеченнән 17 тоннага артык.
***
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә терлекчеләрнең быелгы ун айдагы эшенә йомгак ясалды, бу турыда әлеге идарә башлыгының урынбасары Александр Косов хәбәр итте.
1 ноябрьгә райондагы мөгезле эре терлекләр саны 7 мең 866 баш (үткән елгы дәрәҗәдән 598гә артык) тәшкил итте, шул исәптән, сыерлар — 2 мең 820, бу исә 2020 елдагы шушы ара күрсәткеченнән 660ка артык. Сарыклар һәм кәҗәләр саны 3 мең 932гә җитте (плюс 289), атлар — 309 баш (плюс 22) исәпләнә.
«Мир» ҖЧҖ исәбендә бүген 1 мең 168 баш мөгезле эре терлек, үткән елгы дәрәҗәдән 762гә күбрәк. Узган айда бу терлекчелек комплексына Голландиядән һәм Даниядән сөтне күп бирә торган токымлы 306 баш тана кайтарттылар.
Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында (Морт авылы) мөгезле эре терлекләр саны 5 процентка арткан, «Яңа Юраш» агрофирмасында әлеге күрсәткеч — 1 процент.
***
Ел башыннан район фермаларында җитештерелгән сөт күләме 17 мең 162 тонна тәшкил итә, бу үткән елдагы күрсәткечтән бер ярым тапкырдан да артыграк. «Мир» җәмгыяте сөт җитештерү буенча иң алда бара. «Яңа Юраш» агрофирмасында җитештерелгән сөт күләме 14 процентка, «Яшь көч» агрофирмасында 3 процентка арткан.
Районда, бер сыерга исәпләгәндә, 6 мең 204 килограмм сөт җитештерелгән — бу былтыргы күрсәткечтән 731гә артык. «Мир» җәмгыятендә әлеге күрсәткеч 7 мең 403кә, «Яшь көч» агрофирмасында — 7 мең 157гә тигез (плюс 205).
***
Мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек артымы «Мир» җәмгыятендә 1 килограммнан артып китте, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында, «Яңа Юраш» һәм «Яшь көч» агрофирмаларында — 700 грамм, район буенча уртача күрсәткеч 718 грамм тәшкил итә.
Быел ун айда районда 1 мең 790 тонна ит җитештерелгән — үткән елның шушы аралыгы белән чагыштырганда 130 тоннага артык. Ит җитештерү «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында 14 процентка, «Якты үзән» җәмгыятендә — 2 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев